Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 25 хикәя
  • Гаилә Мисырга күчә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гаилә Мисырга күчә
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвә Йосыфны беркайчан да онытмаган
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • «Мин Аллаһы урынында түгел бит!»
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Абыйлары Йосыфны нәфрәт итә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • «Тыңлагыз, мин сезгә күргән төшемне сөйлим»
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 25 хикәя
Ягъкуб һәм Йосыф озак вакыттан соң күрешкәч елый башлый

ЕГЕРМЕ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гаилә мисырга күчә

ЙОСЫФ үз хисләрен инде яшереп тора алмый. Ул хезмәтчеләренә бүлмәдән чыгып китәргә куша. Абыйлары белән генә калгач, ул елый башлый. Алар ни өчен ул елый икәнен аңламый һәм гаҗәпләнеп карап тора. Йосыф: «Мин — Йосыф. Әтием әле исәнме?» — дип сорый.

Абыйлары гаҗәпләнүдән сөйләшә дә алмыйча тора. Алар куркудан катып калган. Әмма Йосыф: «Якынрак килегезче»,— ди. Абыйлары якынлашкач, ул: «Мин сезнең энегез Йосыф. Сез мине Мисырга саткан идегез»,— дип әйтә.

Шуннан соң Йосыф аларга йомшак тавыш белән болай ди: «Мине монда сатып җибәргәнегез өчен үзегезне гаепләмәгез. Мине Мисырга Аллаһы җибәргән. Ул моны кешеләр гомерен саклап калу өчен эшләгән. Фиргавен мине бөтен ил өстеннән идарәче итеп куйды. Шулай итеп, тизрәк әтиемә кайтыгыз һәм аңа боларны сөйләп бирегез. Һәм ул күчеп монда яшәсен».

Шуннан соң Йосыф һәрбер абыйсын кочаклый һәм үбә. Фиргавен дә Йосыф абыйлары турында ишетә һәм аңа болай ди: «Арбалар алсыннар да аталарын һәм үзләренең гаиләләрен алып, монда кире әйләнеп килсеннәр. Мин аларга Мисырдагы иң яхшы җирне бирермен».

Абыйлары нәкъ шулай эшли дә. Ягъкуб үзенең бар гаиләсе белән Мисырга күчеп килә һәм Йосыф әтисен каршы ала. Син моны рәсемдә күрәсең.

Йосыфның абыйлары һәм аларның якыннары Мисырга күченә

Ягъкуб гаиләсе инде бик зур. Ягъкуб, аның балалары һәм оныклары — барлыгы 70 кеше Мисырга күченә. Аның гаиләсендә шулай ук хатыннар һәм, күрәсең, күп хезмәтчеләр булган. Алар Мисырда яши башлый. Аллаһы Ягъкубның исемен Исраил дип үзгәрткәнгә, аларны исраиллеләр дип атыйлар. Исраиллеләр Аллаһы өчен бик кадерле булып киткән. Без моны соңыннан күрербез.

Яратылыш 45:1—28; 46:1—27.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу