Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 35 хикәя
  • Йәһвә үз кануннарын бирә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә үз кануннарын бирә
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвәгә бирелгән вәгъдә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Йәһвә юллары турында белем алабыз
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • Янып торучы куак
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Янып торган куак
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 35 хикәя
Мусага Синай тавында Аллаһының кануны бирелә

УТЫЗ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвә үз кануннарын бирә

МИСЫРДАН чыккач, якынча ике ай үтә. Исраиллеләр Синай тавы янына килә. Бу тау Хорив дип тә атала. Бу урында Йәһвә Муса белән янып торучы куак янында сөйләшкән иде. Халык монда туктый һәм берникадәр вакыт яши.

Муса халыкны калдырып тауга менә. Анда Йәһвә Мусага үз теләген ача: исраиллеләр аңа буйсынырга һәм аның максатларын үтәр өчен аңа хезмәт итәргә тиеш. Муса таудан төшкәч, халыкка Йәһвәнең сүзләрен сөйләп бирә. Һәм исраиллеләр Йәһвәнең халкы булырга тели һәм аңа буйсынырга вәгъдә бирә.

Йәһвә шунда бер могҗиза эшли. Ул тау очыннан төтен чыгара һәм күкне күкрәтә. Шуннан соң Аллаһы халыкка болай ди: «Мин Йәһвә, сезне Мисырдан алып чыккан Аллаһыгыз». Һәм аларга: «Сез миннән башка бүтән илаһларга табынырга тиеш түгел»,— дигән әмер бирә.

Бу әмергә өстәп, Аллаһы исраиллеләргә тагын тугыз әмер, яки канун бирә. Халык куркып тора. Кешеләр Мусага: «Безнең белән син сөйләш, чөнки без, безнең белән Аллаһы сөйләшсә, үләрбез дип куркабыз»,— диләр.

Берникадәр вакыт үткәч, Йәһвә Мусага: «Минем янга тауга мен. Мин сиңа кануннар язылган ике таш такта бирермен. Минем халкым аларны үтәргә тиеш»,— дип әйтә. Шуңа күрә Муса кабат тауга менә һәм анда 40 көн һәм 40 төн кала.

Аллаһы үз халкына бик күп кануннар бирә һәм Муса аларны язып бара. Аллаһы Мусага шулай ук ике таш такта бирә. Аларга Аллаһы үзе халыкка алдарак әйткән 10 канунны яза. Бу кануннар — Ун әмер дип атала.

Ун әмер — бу бик мөһим кануннар. Әмма Аллаһы исраиллеләргә биргән башка кануннар да бик мөһим. Аларның берсендә болай дип әйтелә: «Син үзеңнең Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең белән, бөтен акылың белән, бөтен җаның белән һәм бөтен көчең белән яратырга тиеш». Ә икенче канунда: «Син үзеңнең якыныңны, үзеңне яраткан кебек яратырга тиеш»,— дип әйтелә. Аллаһының улы Гайсә Мәсих болай дип әйткән: бу ике канун — Йәһвә Исраилгә биргән төп кануннар. Соңрак без Гайсә Мәсих турында һәм аның тәгълиматлары турында күбрәк белербез.

Чыгыш 19:1—25; 20:1—21; 24:12—18; 31:18; Канун 6:4—6; Левиләр 19:18; Маттай 22:36—40.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу