Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 23 хикәя 60 б.-61 б., 4 абз.
  • Йәһвәгә бирелгән вәгъдә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәгә бирелгән вәгъдә
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвә үз кануннарын бирә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Йәһвә юллары турында белем алабыз
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • Алар үз вәгъдәсен бозган
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Янып торган куак
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 23 хикәя 60 б.-61 б., 4 абз.
Исраиллеләр Синай тавы янында басып тора

ЕГЕРМЕ ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвәгә бирелгән вәгъдә

Мисырда́н чыкканнан соң ике ай үткәч, исраиллелә́р, Сина́й тавы янына килеп, лагерь корган. Муса тауга менгәч, Йәһвә аңа болай дигән: «Мин исраиллеләрне́ коткардым. Мине тыңласалар һәм кануннарымны үтәсәләр, алар минем халкым булачак». Муса кире таудан төшкән дә исраиллеләргә́ Йәһвә әйткәнне сөйләп биргән. Аларның җавабы нинди булган? «Йәһвә ни әйтсә, барысын эшләрбез!» — дип әйткән алар.

Муса яңадан тауга менгәч, Йәһвә аңа болай дигән: «Өченче көнне мин синең белән сөйләшермен. Халыкны кисәт: алар Сина́й тавына менмәсен». Муса таудан төшкән дә исраиллеләргә́: «Йәһвә сүзен тыңларга әзер булыгыз»,— дигән.

Исраиллеләр Синай тавы өстеннән яшен яшьнәвен һәм кара болыт күрә

Өченче көнне исраиллелә́р тауда яшен яшьнәгәнен һәм кара болытны күргән. Алар шулай ук күк күкрәгәнен һәм быргы тавышын ишеткән. Шуннан соң Йәһвә тауга ут эчендә иңгән. Исраиллелә́р куркудан калтырый башлаган. Тау исә, бик каты селкенеп, төтен белән капланган. Быргы тавышы көчәйгәннән-көчәя барган. Шунда Аллаһы: «Мин Йәһвә. Башка илаһларга табынмагыз»,— дигән.

Муса тагын тауга менгәч, Йәһвә аңа кануннар биргән. Бу кануннарда халык ничек гыйбадәт кылырга һәм ничек яшәргә тиеш икәне аңлатылган булган. Муса бу кануннарны язып куйган һәм исраиллеләргә́ укыган. Алар: «Йәһвә ни кушса, барысын да үтәячәкбез!» — дип вәгъдә биргән. Алар үз вәгъдәсен үтәячәкме?

«Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат» (Маттай 22:37)

Сораулар: Сина́й тавында нәрсә булган? Исраиллелә́р нинди вәгъдә биргән?

Чыгыш 19:1—20:21; 24:1—8; Канун 7:6—9; Никами 9:13, 14

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу