Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 42 хикәя
  • Сөйләшә торган ишәк

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сөйләшә торган ишәк
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бильямның ишәге сөйләшә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Ишәк баласы
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Гайсә Патша булып керә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Саннар эчтәлек
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 42 хикәя
Фәрештә юлда баскач, Бильям ишәге сөйләшә башлый

КЫРЫК ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Сөйләшә торган ишәк

СИНЕҢ сөйләшә торган ишәкне күргәнең бармы? «Юк, хайваннар сөйләшә алмый бит»,— дип әйтерсең син. Әмма Изге Язмаларда сөйләшүче бер ишәк турында әйтелә. Әйдә моның турында белик.

Исраиллеләр Кәнган җиренә керергә әзер дип әйтеп була. Моав халкының патшасы Валак Исраил халкыннан бик нык курка. Һәм исраиллеләрне килеп каргасын өчен, Бильям исемле хәйләкәр кешене чакырта. Валак Бильямга бик күп акча вәгъдә итә, һәм Бильям ишәгенә утырып, Валак янына китә.

Йәһвә Валак ниятләгән эшкә каршы. Шуңа күрә ул, Бильямны туктатыр өчен, кылыч тоткан фәрештәне җибәрә. Бильям фәрештәне күрми, әмма аны аның ишәге күрә. Шуңа күрә ишәк фәрештә торган юлдан борылып китмәкче була һәм ахыр чиктә юлга ята. Бильямның ачуы чыга һәм ул таяк белән ишәген кыйный башлый.

Шуннан соң Бильямның ишәге сөйли башлый һәм Бильям аны ишетә. Моны Йәһвә эшли. Ишәк: «Мин сиңа нәрсә эшләдем, нәрсә син мине кыйныйсың?» — дип сорый.

Бильям ачуланып, ишәгенә: «Син мине мыскыл итәсең. Кылычым булса, мин сине шунда ук үтерер идем!» — ди.

«Минем үземне берәр кайчан шулай тотканым бармы?» — дип сорый ишәк.

«Юк»,— дип әйтә Бильям уйланып.

Шунда Йәһвә Бильямның күзләрен ача, һәм ул фәрештәне күрә. Ул аның юлына аркылы төшкән һәм кулына кылыч тоткан була. Фәрештә: «Син нигә ишәгеңне кыйныйсың? Мин сине туктатыр өчен чыктым, чөнки син Исраилгә барырга һәм аны каһәрләргә тиеш түгел. Ишәгең миннән читкә китмәгән булса, мин сине үтергән булыр идем, ә ишәгеңә бернинди дә зыян китермәс идем»,— ди.

«Мин гөнаһ кылдым. Синең минем юлымда торганыңны белмәдем»,— дип әйтә Бильям. Фәрештә Бильямга юл бирә һәм ул Валак янына баруын дәвам итә. Бильям Исраилне каргарга тырышса да, Йәһвә моның урынына Бильямны Исраилне өч тапкыр фатихаларга мәҗбүр итә.

Саннар 21:21—35; 22:1—40; 23:1—30; 24:1—25.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу