Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 43 хикәя
  • Җитәкче булып Ешуа билгеләнә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җитәкче булып Ешуа билгеләнә
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвә Йошуаны сайлый
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Йошуа нәрсәне истә тоткан
    Мәкаләләр 2002
  • Муса үз таягы белән кыяга суга
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • 12 шымчы
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 43 хикәя
Ешуа, Муса һәм Елиазар рухани

КЫРЫК ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Җитәкче булып Ешуа билгеләнә

МУСА исраиллеләр белән бергә Кәнган җиренә керергә тели. Һәм Аллаһыга болай ди: «Йәһвә, миңа Үрдүн елгасы аша үтеп, бу гүзәл җирне күрергә рөхсәт ит». Әмма Йәһвә: «Җитте! Башка бу турыда исемә төшермә!» — ди. Ни өчен Йәһвә алай дип әйткән? Син беләсеңме?

Исеңдәме: Муса таягы белән кыяга суга һәм алар Һарун белән Йәһвәгә дан китермиләр. Алар халыкка суны кыядан Йәһвә чыгарды дип әйтми. Шуңа күрә Йәһвә алар Кәнганга кермәячәк дип әйтә.

Һарун үлгәч берничә ай үтә. Йәһвә Мусага: «Ешуаны ал да, аны рухани Елиазар һәм халык алдына бастыр. Һәм барысы каршында Ешуаның җитәкче булачагын игълан ит»,— дип әйтә. Рәсемгә кара: Муса нәкъ Йәһвә әйткәнчә эшли.

Аннан соң Йәһвә Ешуага болай ди: «Нык бул һәм курыкма. Син Исраил халкын мин вәгъдә иткән Кәнган җиренә алып керәчәксең, һәм мин синең белән булам».

Шуннан соң Йәһвә Мусага Нево тавына менәргә куша. Бу тау Моав җирендә урнашкан. Тауга менгәч, Муса Үрдүн елгасы аръягындагы гүзәл Кәнган җирен күрә. Йәһвә болай ди: «Менә, бу җирне мин Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб балаларына вәгъдә иттем. Син аны күрдең, әмма бу җиргә кермәячәксең».

Муса Нево тавында үлә. Аңа 120 яшь булса да, ул әле дә нык, һәм аның күзләре дә яхшы күрә. Муса үлгәнгә халык бик нык кайгырып елый. Шулай да алар үзләренең яңа җитәкчесе Ешуа булганга шатланалар.

Саннар 27:12—23; Канун 3:23—29; 31:1—8, 14—23; 32:45—52; 34:1—12.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу