Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 29 хикәя 74 б.-75 б., 2 абз.
  • Йәһвә Йошуаны сайлый

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә Йошуаны сайлый
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Җитәкче булып Ешуа билгеләнә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Йошуа нәрсәне истә тоткан
    Мәкаләләр 2002
  • Йошуа 1:9: «Кыю һәм нык бул»
    Изге Язмалардагы шигырьләргә аңлатма
  • Ешуа китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 29 хикәя 74 б.-75 б., 2 абз.
Руханилар килешү сандыгын Үрдүн елгасы аша күтәреп бара

ЕГЕРМЕ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Йәһвә Йошуаны сайлый

Йошуа Канунны укый

Муса күп еллар буе Исраилне́ң җитәкчесе булган. Мусаның гомере азагында Йәһвә аңа: «Исраиллеләрне́ Вәгъдә ителгән җиргә син кертмәячәксең. Әмма мин сиңа ул җирне күрсәтермен»,— дип әйткән. Шунда Муса Йәһвәдән, халык турында кайгыртыр өчен, яңа җитәкчене сайлавын сораган. Йәһвә аңа болай дигән: «Йошуа́ янына бар да ул яңа җитәкче булачак дип әйт».

Муса халыкка: «Озакламый мин үләчәкмен. Йәһвә, сезне Вәгъдә ителгән җиргә кертер өчен, Йошуаны́ сайлады»,— дигән. Муса Йошуага́ әйткән: «Курыкма. Йәһвә сиңа ярдәм итәчәк». Күп тә үтмәстән, Муса Нәбу́ тавына менгән. Шул таудан Йәһвә аңа Ибраһим, Исхак һәм Ягъкубка вәгъдә иткән җирне күрсәткән. Муса 120 яшендә үлгән.

Муса Йошуаны рухани һәм башка ир-атлар алдында яңа җитәкче итеп билгели

Йәһвә Йошуага́ болай дигән: «Үрдү́н елгасын кичегез һәм Кәнганга́ керегез. Мусага ярдәм иткән кебек, мин сиңа да ярдәм итәчәкмен. Канунымны һәр көн укы. Курыкма. Кыю бул. Бар һәм мин кушканны үтә».

Йошуа́ Әрихә́ шәһәренә ике шымчыны җибәргән. Киләсе хикәядә без моның турында күбрәк беләчәкбез. Әйләнеп кайткач, бу шымчылар, хәзер Кәнганга́ барыр өчен яхшы вакыт, дип хәбәр иткән. Киләсе көнне Йошуа́ бөтен халыкка чатырларын җыярга кушкан. Аннан соң ул килешү сандыгын алып барган руханиларны беренче булып Үрдү́н елгасына җибәргән. Елга ул вакытта үз ярларыннан чыккан. Әмма, руханиларның аяклары суга тиюе генә булган, елга туктаган һәм сулары корыган! Руханилар елганың уртасына килеп баскан һәм, исраиллелә́р аръякка чыкканчы, шунда басып торган. Бу могҗиза аларга Йәһвәнең Кызыл диңгездә башкарган эшләрен исләренә төшергәндер, әйеме?

Ахыр чиктә, күп еллар узгач, исраиллелә́р Вәгъдә ителгән җиргә килеп җиткән. Анда алар йортлар салган һәм шәһәрләр төзегән. Алар шулай ук иген иккән, йөзем бакчалары утырткан һәм җиләк-җимешләр үстергән. Бу җир сөт белән бал аккан җир дип аталган.

«Йәһвә сине һәрвакыт җитәкләп барыр, җаныңны хәтта корыган җирдә дә туендырыр» (Ишагыя 58:11)

Сораулар: Муса үлгәч, исраиллеләрне́ кем алып барган? Үрдү́н елгасында нәрсә булган?

Саннар 27:12—23; Канун 31:1—8; 34:1—12; Йошуа 1:1—3:17

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу