Йошуа нәрсәне истә тоткан
ЙӘҺВӘ Аллаһы Йошуага: «Минем хезмәтчем Муса үлде. Хәзер исә син һәм барлык бу халык әзерләнегез һәм мин аларга, Исраил халкына, бирергә җыенган җиргә Үрдүнне кичеп керегез»,— дип әйткән (Йошуа 1:2). Нинди авыр йөкләмә көткән Йошуаны! Ул 40 ел дәвамында диярлек Мусаның хезмәтчесе булган. Хәзер исә аңа үз хуҗасын алмаштырырга һәм исраиллеләрне — үҗәт халыкны — Вәгъдә ителгән җиргә кертергә кирәк булган.
Йошуа, үзенә бирелгән йөкләмәсе турында уйланганда, үткәндә булган авырлыкларны һәм аларны ничек җиңгәне турында уйлангандыр. Андый хатирәләр Йошуага авырлыкларны җиңәргә булышкан. Йошуаның үрнәге безгә дә файдалы булыр.
Элек кол булса, хәзер гаскәр башлыгы
Йошуа күп еллар дәвамында Мисырда кол булган (Чыгыш 1:13, 14; 2:23). Изге Язмаларда аның шул чорда нинди сынаулар кичергәне турында төгәл әйтелми. Без моны күз алдына гына китерә алабыз. Йошуа ул вакытларда, күрәсең, яхшы оештыручы булырга өйрәнгән һәм еврейләр белән «шактый күп башка халык кешеләрен» Мисырдан чыгаруда катнашкандыр (Чыгыш 12:38).
Йошуа Ифраим кабиләсеннән булган. Аның бабасы Илишама кабилә башлыгы булган һәм шулай ук 108 100 сугышчыдан торган өч кабиләле төркемне җитәкләгән, күрәсең (Саннар 1:4, 10, 16; 2:18—24; 1 Елъязма 7:20, 26, 27). Исраиллеләр Мисырдан чыккач, аларга амаликлылар һөҗүм иткән. Әмма Муса, кешеләрне сайлап, дошманнарга каршы чыгарга Йошуаның бабасына я атасына түгел, ә аның үзенә кушкан (Чыгыш 17:8, 9а). Ни өчен? Бер белешмәлектә болай диелгән: «Йошуа ышаныч казанган абруйлы кеше һәм яхшы оештыручы булганга, Муса гаскәр башлыгы итеп аны сайлаган».
Муса Йошуаны сайлагач, Йошуа барысын үзенә кушылганча эшләгән. Исраиллеләрнең әлегә сугыш тәҗрибәсе булмаса да, ул Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә бер дә шикләнмәгән. Шуңа күрә Муса аңа: «Иртәгә мин Аллаһы алырга кушкан таякны кулыма тотып, калкулык өстендә торырмын»,— дип әйткәч, Йошуа эш итәргә тәвәккәл булган. Ул, һичшиксез, Йәһвәнең күптән түгел генә ул вакыттагы иң куәтле гаскәрне юк иткәнен истә тоткан. Икенче көнне Йәһвә Мусага «Мин амаликлыларны җир йөзеннән бөтенләй юк итәрмен» дигән сүзләрен төргәккә язып куярга һәм Йошуага җиткерергә кушкан (Чыгыш 17:9ә—14). Әйе, Йәһвә, һичшиксез, бу хөкемен тормышка ашырырга җыенган.
Мусаның ярдәмчесе
Амаликлылар белән булган сугыш Йошуа белән Муса арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыткандыр. Йошуа зур хөрмәткә ия булган, ул «яшьтән үк» Мусаның үлеменә кадәр якынча 40 ел дәвамында аның хезмәтчесе, ягъни ярдәмчесе, булган (Саннар 11:28).
Мусаның ярдәмчесе булганга, Йошуага махсус йөкләмәләр бирелгән. Мәсәлән, Муса, Һарун, Һарунның уллары һәм Исраилнең 70 өлкәне Синай тавына менгәндә, Йошуа алар арасында булгандыр. Алар анда Йәһвәнең данын күргән. Мусага ярдәм иткәнгә, Йошуа, тагы да биегрәк менеп, Мусаның болытка керүен күргәндер. Бу болыт Йәһвәнең анда булуын символлаштырган. Шунысы кызык, Йошуа тауда 40 көн һәм 40 төн булган, күрәсең. Ул анда үз хуҗасы Мусаның кайтуын тугрылык белән көткән. Ни өчен алай дип әйтеп була? Чөнки Муса кулына ике шаһитлек тактасын тотып таудан төшкәндә, Йошуа аны каршы алган (Чыгыш 24:1, 2, 9—18; 32:15—17).
Алтын бозау белән булган очрактан соң, Йошуа тукталу урыныннан читтәрәк торган очрашу чатыры янында Мусага хезмәт итүен дәвам иткән. Анда Йәһвә Муса белән йөзгә-йөз сөйләшкән. Әмма Муса лагерьга киткәндә, Йошуа чатырга керү урынын саклап торган. Ул моны, күрәсең, нәҗесләнгән исраиллеләр чатырга керә алмасын өчен эшләгән. Әйе, Йошуа үзенә бирелгән йөкләмәләрне җиренә җиткереп үтәгән! (Чыгыш 33:7, 11)
Тарихчы Иосиф Флавийның сүзләре буенча, үзеннән 35 яшькә олырак булган Муса белән аралашу Йошуаның иманын бик ныгыткан. Белгечләр әйтүенчә, Йошуа белән Муса арасындагы мөнәсәбәтләр җитлеккән укытучы һәм яшь укучы арасындагы мөнәсәбәтләргә охшаган. Андый аралашу Йошуага нык һәм ышанычлы кеше булып китәргә булышкан. Бүген арабызда Муса кебек пәйгамбәрләр булмаса да, җыелышларыбызда бик тәҗрибәле һәм рухи яктан җитлеккән олы яшьтәге кардәшләребез бар. Алар безне ныгыта һәм дәртләндерә ала. Сез аларны кадерлисезме? Алар белән аралашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйсызмы?
Шымчы буларак, Кәнган җиренә бара
Исраилгә Канун бирелгәннән соң, Йошуаның тормышында бер мөһим вакыйга булган. Ул, үз кабиләсенең вәкиле буларак, башка шымчылар белән бергә Вәгъдә ителгән җирне карап чыгарга тиеш булган. Бу очрак яхшы билгеле. 12 шымчының барысы да шул җирдә, нәкъ Йәһвә вәгъдә иткәнчә, чыннан да сөт белән бал ага дип әйткәннәр. Әмма 10 шымчыга иман җитеп бетмәгәнгә, алар исраиллеләр бу җирне яулап ала алмас дип әйткән. Йошуа белән Кәлеб кенә халыкны курыкмаска, Йәһвәгә каршы чыкмаска өндәгән һәм Йәһвә аларны калдырмаячагына ышандырган. Әмма бу сүзләре өчен бөтен халык аларны ташлар атып үтерергә җыенган. Мөгаен, Йәһвә шул очракта данын күрсәтеп кушылмаса, исраиллеләр үз яман ниятләрен тормышка ашырыр иде. Шунда Йәһвә исемлеккә кертелгән 20 яшь һәм аннан олырак яшьтәгеләр, иманнары зәгыйфь булганга, Кәнган җиренә кермәячәк дип игълан иткән. Нәтиҗәдә, Йошуа, Кәлеб һәм левилеләр генә исән калган! (Саннар 13:1—16, 25—29; 14:6—10, 26—30)
Әллә бөтен исраиллеләр дә Йәһвәнең Мисырда кылган могҗизаларын күрмәгәнме? Ни өчен соң Йошуа Йәһвәнең үзләрен кайгыртачагына ышанган, ә күпчелек кеше ышанмаган? Мөгаен, Йошуа Йәһвәнең бар вәгъдәләрен һәм аның аларны ничек үтәгәнен истә тоткандыр һәм моның турында уйлангандыр. Күп еллар үткәч, ул: «Йәһвә биргән бөтен яхшы вәгъдәләрнең бер сүзе дә үтәлми калмады... Сезнең өчен алар бөтенесе үтәлде»,— дип әйткән. (Йошуа 23:14). Шуңа күрә Йошуа Йәһвәнең киләчәккә кагылышлы вәгъдәләренең дә үтәләчәгенә шикләнмәгән (Еврейләргә 11:6). Йошуаның үрнәге үзебезгә мондый сораулар бирергә дәртләндерә: «Ә минем турында нәрсә әйтеп була? Мин Аллаһының вәгъдәләрен өйрәнеп, алар турында тирәнтен уйланаммы? Бу мине аларның үтәләчәгенә ышандырамы? Мин Йәһвәнең үз халкын, шул исәптән үземне, бөек афәттә яклаячагына ышанаммы?»
Йошуа иман итеп кенә калмаган. Ул шулай ук үз карашларын кыюлык белән яклаган да. Алар Кәлеб белән генә Йәһвә ягында торган, ә бөтен халык аларны ташлар атып үтерергә теләгән. Син андый хәлгә эләксәң, нәрсә хис итәр идең? Куркуга төшәр идеңме? Йошуа курыкмаган! Ул Кәлеб белән нәрсәгә иман иткәнен ап-ачык итеп белдергән. Бәлки, безгә дә киләчәктә, Йәһвәгә тугры калыр өчен, нәкъ шулай ук эш итәргә кирәк булыр.
Муса, шымчыларны Кәнган җирен карап чыгарга җибәргәндә, Йошуаның исемен үзгәрткән. Элек аның исеме Һошай булган (мәгъ. «коткару»), хәзер исә Муса аның исеменә Йәһвә исемен аңлатучы бер иҗек өстәгән. Шулай итеп, аның исеме Йошуа яки «Йәһошуа» (мәгъ. «Йәһвә — Коткаручы») дигән исемгә үзгәртелгән. Септуагинтада бу исем Гайсә дип бирелгән (Саннар 13:8, 16, искәрмә). Йошуаның исеме җисеменә туры килгән. Йошуа бит безне Йәһвә коткарачак дип әйткән. Муса Йошуага юкка гына андый исем бирмәгән. Бу исемне биреп, Муса Йошуаның көчле холыклы кеше булганын һәм аның хөрмәтле вазифа үтәячәген — яңа буынны вәгъдә ителгән җиргә кертәчәген күздә тоткан.
Исраиллеләр 40 йончыткыч ел буе чүлдә йөргәндә, аларның ата-бабалары үлеп беткән. Без бу вакыт дәвамында Йошуа белән нәрсә булганын белмибез. Әмма ул вакыттагы вакыйгалар аны күп нәрсәгә өйрәткәндер. Ул Йәһвәнең Корахка, Датан, Абирам һәм аларның тарафдарларына, шулай ук Пигур Багалына җирәнгеч табынуда катнашкан кешеләргә нинди җәза биргәнен күргән, күрәсең. Ә Мәрибә сулары янында Йәһвәне данламаганга, Мусаның Вәгъдә ителгән җиргә кермәячәге турында ишетеп белгәч, Йошуа, һичшиксез, бик көенгәндер (Саннар 16:1—50; 20:9—13; 25:1—9).
Муса урынына җитәкче итеп билгеләнә
Мусаның үләр вакыты җиткәч, ул Йәһвәдән, «җәмгыять көтүчесез сарыклар кебек булып китмәсен өчен», үзе урынына башка җитәкчене билгеләргә сораган. Йәһвәнең җавабы нинди булган? Ул бөтен җәмгыять алдында Йошуаны — «рухка ия булган» кешене билгеләргә кушкан. Халык аны тыңларга тиеш булган, чөнки Йәһвә Йошуаны сайлаганын ап-ачык күрсәткән. Аллаһы аның иманы һәм сәләтләре Исраилнең җитәкчесе роленә бик яхшы туры килгәнен күргән (Саннар 27:15—20, искәрмә). Әмма Муса Йошуаның авырлыклар кичерәчәген дә белгән. Шуңа күрә ул аны: «Кыю һәм нык бул»,— дип әйтеп, Йәһвәнең үзен калдырмаячагына ышандырган (Канун 31:7, 8).
Йәһвә Аллаһы, Йошуаны охшаш сүзләр белән ныгытып, болай дип әйткән: «Тик кыю һәм бик нык бул һәм минем хезмәтчем Муса тотарга боерган бөтен Канунны җентекләп үтә. Кая гына барсаң да зирәклек белән эш итәр өчен, шушы Кануннан уңга да, сулга да тайпылма. Бу Канун китабында язылганнарның барысын җентекләп үтәр өчен, андагы сүзләр синең телеңнән төшмәсен, син аны көне-төне укып уйлан. Шулчак синең юлың уңышлы булыр, һәм син зирәклек белән эш итәрсең. Мин сиңа тагын бер тапкыр әйтәм: кыю һәм нык бул. Котың очмасын һәм курыкма, чөнки кая гына барсаң да, Аллаһың Йәһвә синең белән булыр» (Йошуа 1:7—9).
Йәһвәнең бу сүзләре һәм үз тәҗрибәсе Йошуаның йөрәгендә Йәһвәнең ярдәм итәчәгенә бер шик тә калдырмаган: алар Кәнган җирен яулап алачак. Әлбәттә, аларны авырлыклар да көткән. Мәсәлән, аларга Вәгъдә ителгән җиргә керер өчен, Үрдүн елгасын ташу вакытында кичәргә кирәк булган, әмма Йәһвә үзе аларга: «Әзерләнегез һәм... Үрдүнне кичеп керегез»,— дип әйткән. Әйе, Йәһвә ярдәме белән алар бар авырлыкларны да җиңә алган (Йошуа 1:2).
Йошуа тормышындагы вакыйгалар — Әрихәне яулап алу, дошманнарны җиңү һәм җирне бүлү — аның Йәһвә вәгъдәләрен исендә тотканын күрсәтә. Дошманнарыннан яклап, Йәһвә Исраилгә тынычлык биргәч, Йошуа үз тормышының ахырында исраиллеләргә Йәһвәнең үзләре турында ничек кайгыртканын исләренә төшергән. Шулай ук аларны Аллаһыга чын күңелдән хезмәт итәргә дәртләндергән. Нәтиҗәдә, исраиллеләр, үз җитәкчесеннән үрнәк алып, Йәһвәгә алга таба да хезмәт итәргә вәгъдә иткән. Изге Язмаларда: «Исраил Йошуаның бөтен көннәрендә... Йәһвәгә хезмәт итте»,— дип әйтелгән (Йошуа 24:16, 31).
Йошуа безгә искиткеч үрнәк калдырган. Бүгенге көндә мәсихчеләр дә күп төрле сынаулар кичерә. Йәһвәнең хуплавын алыр өчен һәм ул вәгъдә иткән фатихаларны күрер өчен, безгә алга таба да сынауларда тугры булып калырга кирәк. Әлбәттә, без, Йошуа кебек, Йәһвәнең бөек могҗизаларын күрмәдек, әмма безнең Йәһвә вәгъдәләренең үтәләчәгенә шикләнер өчен сәбәпләребез юк. Чөнки без Йошуа исемен йөрткән китапта шул могҗизаларны үз күзләре белән күргән кешенең шаһитлеге турында укый алабыз, һәм бу Аллаһы Сүзенең дөреслеген раслый. Без, Йошуа кебек, Аллаһы Сүзен көн саен укысак һәм укыганнарыбызны тормышыбызда кулланырга тырышсак, һичшиксез, зирәклек белән уңыш безгә юлдаш булыр.
Бәлки, сезне имандашларыгызның сүзләре я эшләре кайвакыт абындырадыр? Йошуаның чыдамлыгы турында уйланыгыз. Ул бернинди начарлык кылмаса да, иманнары зәгыйфь исраиллеләр белән бергә чүлдә 40 ел йөрергә мәҗбүр булган. Ә бәлки, сезгә кайвакыт карашларыгызны яклау авырдыр? Алай булса, Йошуа һәм Кәлеб мисаллары турында уйланыгыз. Алар үз иманнары һәм тыңлаучанлыгы өчен зур әҗер алган. Йошуа Йәһвәнең бар вәгъдәләрен үтәячәгенә тамчы да шикләнмәгән. Безнең дә иманыбыз шундый нык булсын! (Йошуа 23:14)
[10 нчы биттәге иллюстрациядә]
Йошуа белән Кәлеб Йәһвәнең кодрәтенә инанган булган
[10 нчы биттәге иллюстрациядә]
Муса белән аралашу Йошуаның иманын ныгыткан
[10 нчы биттәге иллюстрациядә]
Йошуа халыкны Йәһвәгә тугры булырга дәртләндергән