Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 45 хикәя
  • Үрдүн елгасы аша үтү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Үрдүн елгасы аша үтү
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвә Йошуаны сайлый
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Үрдүн елгасы
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Килешү сандыгы. Нәрсә ул?
    Рухи сорауларга җавап
  • Ешуа китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 45 хикәя
Исраил халкы Үрдүн елгасы аша үтә

КЫРЫК БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Үрдүн елгасы аша үтү

РӘСЕМГӘ кара. Исраил халкы Үрдүн елгасы аша чыга! Әмма елга суы кая киткән? Бу вакытта яңгыр күп ява, шуңа күрә елга сулары үз ярларыннан ташып чыга. Әле берничә минут элек кенә шулай иде. Ә хәзер кара: елгадагы бөтен су юкка чыккан! Исраиллеләр хәзер, Кызыл диңгез аша чыккан кебек, коры елга төбе буенча чыгалар. Кая киткән соң елга суы? Әйдә моны белик.

Исраиллеләргә Үрдүн елгасы аша үтәргә кирәк. Һәм Йәһвә Ешуага халыкка болай дип әйтергә куша: «Руханилар килешү сандыгын алып, халык алдыннан барырга тиеш. Аларның аяклары Үрдүн суларына тию белән, елганың суы туктаячак».

Шуннан соң руханилар килешү сандыгын алып, халык алдыннан бара башлый. Үрдүн елгасы янына килгәч, алар суга керә. Елга тирән һәм агымы көчле. Әмма аларның аяклары суга тию белән, су агымы туктап кала! Бу могҗиза! Йәһвә елганы өстәрәк туктата. Шуңа күрә, тиздән елгада су калмый!

Килешү сандыгын күтәргән руханилар елга төбенең уртасына басалар, исраиллеләр алга аша үтәләр

Килешү сандыгын күтәргән руханилар елга төбенең уртасына барып басалар. Күрәсеңме аларны бу рәсемдә? Алар басып торганда, исраиллеләр корыган Үрдүн елгасы аша үтә.

Ешуа

Барысы да үткәч, Йәһвә Ешуага 12 көчле ир кешегә болай дип әйтергә куша: «Елга уртасындагы килешү сандыгы белән торган руханилар янына барып 12 таш алыгыз. Аларны төн үткәрәчәк урынга куегыз. Киләчәктә балаларыгыз: „Бу нинди ташлар?“ — дип сорагач, сез аларга аңлатырсыз. Йәһвәнең килешү сандыгын Үрдүн аша алып чыкканда елга агымы туктап торды дип әйтерсез. Ул ташлар сезгә бу могҗизаны исегезгә төшерер!» Ешуа шулай ук руханилар торган елга төбенә 12 таш сала.

Һәм килешү сандыгын күтәреп торган руханиларга Ешуа: «Үрдүннән чыгыгыз»,— ди. Алар чыгу белән, елга яңадан ага башлый.

Ешуа 3:1—17; 4:1—18.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу