Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 50 хикәя
  • Ике кыю хатын

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ике кыю хатын
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Яңа җитәкче һәм ике кыю хатын
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • «Мин, ана кебек, Исраилгә ярдәмгә күтәрелдем»
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Иман ярдәмендә Барак куәтле гаскәрне җиңгән
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Фидакарьлек рухыгыз Йәһвәгә дан китерсен!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 50 хикәя
Барак Җаиләдән Сисараның үлгәнен белгәч гаҗәпкә кала

ИЛЛЕНЧЕ ХИКӘЯ

Ике кыю хатын

БӘЛАГӘ эләккәндә исраиллеләр Йәһвәгә ялваралар. Йәһвә аларга җавап итеп, ярдәмгә кыю җитәкчеләр җибәрә. Изге Язмаларда алар хакимнәр дип атала. Беренче хаким — Ешуа булган. Аннан соң хакимнәр булып Отниел, Ехуд, Шамгар хезмәт иткән. Әмма Исраилгә ярдәм иткән ике кеше — хатыннар. Аларның исеме — Дебора белән Җаилә.

Дебора һәм Барак

Дебора пәйгамбәр була. Йәһвә аңа киләчәктә булачакны әйтә, ә Дебора бу сүзләрне халыкка җиткерә. Дебора шулай ук хаким дә. Ул тауда пальма астында утыра һәм кешеләр аңа киңәш сорап килә.

Бу вакытта Кәнган патшасы итеп Иабин куела. Аның 900 хәрби арбасы бар. Аның гаскәрләре бик көчле, шуңа күрә күп исраиллеләр аңа хезмәт итәргә мәҗбүр. Патша армиясенең җитәкчесе Сисара исемле.

Бер көн Дебора Барак исемле хаким артыннан кеше җибәрә һәм аңа болай ди: «Йәһвә мондый боерык бирде: „10 000 кеше алып, Табор тавына мен. Ә мин шул җиргә Сисараны алып килермен. Син аның үзен дә һәм армиясен дә җиңәрсең“».

Барак Деборага: «Син барсаң, мин дә барам»,— ди. Дебора аның белән бергә бара, әмма Баракка мондый сүзләр әйтә: «Син җиңү өчен дан алмаячаксың, чөнки Йәһвә Сисараны хатын-кыз кулына бирәчәк». Нәкъ шулай була да.

Барак Сисараның гаскәрләренә каршы Табор тавыннан төшә. Кинәт Йәһвә дошманны су белән каплый һәм күп кенә дошман гаскәрләре суга батып үлә. Ләкин Сисара арбасыннан сикереп төшә дә кача.

Берникадәр вакыт үткәч, Сисара Жаиләнең чатыры янына килә. Җаилә Сисараны чатырына чакыра һәм сөт бирә. Сисараның йокысы килә башлый, һәм тиздән ул бик каты йоклап китә. Шул вакыт Жаилә чатырның бер казыгын ала да, бу начар кешенең башына кадый. Соңрак Барак килгәч, ул аңа үлгән Сисараны күрсәтә. Дебора алдан әйткән сүзләр төгәл үтәлә!

Соңыннан Иабин патшаны да үтерәләр, һәм исраиллеләр кабат берникадәр вакыт тыныч яши.

Хакимнәр 2:14—22; 4:1—24; 5:1—31.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу