Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 32 хикәя 80 б.-81 б., 2 абз.
  • Яңа җитәкче һәм ике кыю хатын

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яңа җитәкче һәм ике кыю хатын
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Иман ярдәмендә Барак куәтле гаскәрне җиңгән
    Күзәтү манарасы 2003 ел
  • Ике кыю хатын
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • «Мин, ана кебек, Исраилгә ярдәмгә күтәрелдем»
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Фидакарьлек рухыгыз Йәһвәгә дан китерсен!
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2017 ел
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 32 хикәя 80 б.-81 б., 2 абз.
Барак Дибраны үзе белән барырга чакыра

УТЫЗ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яңа җитәкче һәм ике кыю хатын

Йошуа́ Йәһвәнең халкы белән күп еллар җитәкләгән һәм 110 яшендә вафат булган. Ул исән чакта исраиллелә́р Йәһвәгә гыйбадәт кылган. Әмма, Йошуа́ үлгәч, алар, кәнганлыла́р кебек, потларга табына башлаган. Алар Аллаһыны калдырганга, Йәһвә Йави́н исемле Кәнга́н патшасының исраиллеләрне́ җәберләвенә юл куйган. Халык Йәһвәдән ярдәм сораган. Шунда Йәһвә алар өстеннән яңа җитәкчене — Баракны́ билгеләгән. Ул халыкка Йәһвәгә кире кайтырга булышкан.

Бер көнне Баракны́ Дибра́ исемле пәйгамбәр хатын чакырткан. Ул аңа Йәһвәдән мондый хәбәр җиткергән: «Үзең белән 10 000 кешене ал да Кишо́н ташкыны янына бар. Анда Йави́н гаскәре белән очрашырсың. Син Йави́н гаскәренең башлыгы Сисарны́ җиңәчәксең». Бара́к Дибрага́: «Син минем белән барсаң гына, барырмын»,— дип әйткән. Дибра́ аңа: «Барам,— дигән.— Әмма Сисарны́ син үтермәячәксең. Йәһвә, аны хатын-кыз үтерәчәк, дип әйтте».

Дибра́, Бара́к һәм аның гаскәре, Табу́р тавына менеп, сугышка әзерләнә башлаган. Моның турында ишеткәч, Сиса́р тау астындагы үзәндә үзенең сугыш арбаларын һәм гаскәриләрен җыйган. Дибра́ Баракка́: «Бүген Йәһвә сиңа җиңү бирәчәк»,— дип әйткән. Шунда Бара́к таудан үзенең 10 000 кешесе белән Сисарны́ң куәтле гаскәренә һөҗүм иткән.

Шуннан соң Йәһвә, Кишо́н ташкынын агызып, Сисарны́ң сугыш арбаларын пычракка батырган. Бара́к үз гаскәриләре белән дошман гаскәрен җиңгән, Сиса́р исә, үзенең арбасын калдырып, качып киткән. Ул Йаилә́ исемле бер хатынның чатырында яшеренгән. Йаилә́ аңа эчәргә сөт биргән һәм аны юрган белән каплаган. Арыган Сиса́р йоклап киткән. Шунда Йаилә́, чатыр казыгын алып, шым гына аның янына килгән дә казыкны башына кагып керткән, һәм Сиса́р үлгән.

Барак белән Дибра Йәһвәне данлап җырлый

Сисарны́ эзләгәндә, Бара́к Йаиләне́ң чатырына килгән. Йаилә́, аның каршысына чыгып, болай дигән: «Кер чатырга. Син эзләгән кешене күрсәтәм». Бара́к, кереп, Сисарны́ң үлеп ятканын күргән. Шулай итеп Йәһвә исраиллеләргә́ дошманнары өстеннән җиңү биргән. Бара́к белән Дибра́, Йәһвәне данлап, җыр җырлаган. Киләсе 40 ел буе Исраи́л имин яшәгән.

«Яхшы хәбәрне игълан итүче хатын-кызлар зур гаскәрдәй күп» (Зәбур 68:11)

Сораулар: Дибра́ исраиллеләргә́ ничек ярдәм иткән? Йаилә́ ничек кыюлык күрсәткән?

Хакимнәр 4:1—5:31

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу