Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 58 хикәя
  • Давыт һәм Голиаф

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Давыт һәм Голиаф
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Бу сугыш — Йәһвәнең сугышы»
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Давыт һәм Голиат
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Давыт куркуга бирешмәгән
    Балаларыгызны өйрәтегез
  • «Мине үз ихтыярыңны кылырга өйрәт»
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 58 хикәя
Исраилле сугышчылар карап тора, ә Давыт таш ату коралын алып ата

ИЛЛЕ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Давыт һәм Голиаф

ФИЛИСТИ халкы кабат исраиллеләргә каршы сугышырга чыга. Давытның өч абыйсы Шаул армиясендә хезмәт итәләр. Шуңа күрә Ишай Давытка: «Абыйларыңа ашлык белән бераз икмәк алып бар һәм хәлләрен белеп кайт»,— ди.

Хәрби лагерьга килеп җиткәч, Давыт абыйларын күрер өчен, сугыш барган җиргә йөгереп бара. Филистиләрнең Голиаф исемле әзмәвере исраиллеләрне мыскыллар өчен алга чыга. Ул инде 40 көн — иртә һәм кич шулай эшли. Голиаф болай дип кычкыра: «Бер кешене сайлап алыгыз да, ул минем белән сугышырга чыксын. Ул мине җиңеп үтерсә, без сезнең колларыгыз булырбыз. Ләкин мин җиңеп аны үтерсәм, сез безнең колларыбыз булырсыз. Әгәр батырлыгыгыз җитсә, сайлагыз берәр кемне һәм ул минем белән сугышырга чыксын».

Голиаф һәм филисти сугышчылары

Давыт сугышчылардан: «Бу филистине үтереп, Исраилне хурлыктан коткарган кешегә нәрсә биреләчәк?» — дип сорый.

«Ул кешегә Шаул бик күп байлык һәм үзенең кызын кияүгә бирәчәк»,— ди сугышчылар.

Әмма Голиаф бик зур һәм бөтен исраиллеләр аңардан курка. Голиафның буе 3 метрга якын һәм аның калканын күтәреп йөри торган тагын бер сугышчысы бар.

Кайбер сугышчылар Шаул патша янына барып, Давыт Голиаф белән сугышырга тели дип әйтә. Ләкин Шаул Давытка: «Син бу филистигә каршы сугыша алмыйсың. Син бит әле бик яшь, ә ул гомере буе сугышчы булган»,— ди. Давыт мондый җавап кайтара: «Мин әтиемнең сарыкларын алып киткән аюны һәм арысланны үтердем. Бу филистине дә үтерәм. Йәһвә миңа ярдәм итәчәк». Шунда Шаул: «Бар, Йәһвә синең белән булсын»,— ди.

Давыт елга янына төшеп, биш шома таш сайлап ала да, аларны сумкасына сала. Шуннан соң ул таш ата торган коралын ала һәм әзмәвергә каршы чыга. Голиаф аны күрә һәм үз күзләренә ышанмыйча карап тора. Ул Давытны үтерү бик җиңел булачак дип уйлый.

«Кил яныма һәм мин сине кошлар белән ерткычларга азык итеп бирермен»,— ди Голиаф. Ләкин Давыт аңа: «Син миңа каршы кылыч һәм сөңге белән киләсең, ә мин сиңа каршы Йәһвә исеме белән барам. Бүген Йәһвә сине миңа бирәчәк, һәм мин сине үтерәчәкмен»,— ди.

Һәм Давыт Голиаф ягына йөгерә. Сумкасыннан таш ала һәм таш ату коралына салып, бар булган көче белән Голиафка ата. Таш Голиафның маңгаена кадала, һәм ул егылып үлә! Филистиләр аларның иң көчле сугышчылары егылган икәнен күреп, кача башлыйлар. Исраиллеләр аларны куып китә һәм җиңәләр.

1 Патшалык 17:1—54.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу