Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 40 хикәя 98 б.-99 б., 2 абз.
  • Давыт һәм Голиат

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Давыт һәм Голиат
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Бу сугыш — Йәһвәнең сугышы»
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2016 ел
  • Давыт һәм Голиаф
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Давыт куркуга бирешмәгән
    Балаларыгызны өйрәтегез
  • Исраиллеләр үзләренә патша сорый
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 40 хикәя 98 б.-99 б., 2 абз.
Давыт Голиатка таш атып җибәрә

КЫРЫГЫНЧЫ ХИКӘЯ

Давыт һәм Голиат

Йәһвә Ишмуилга́ болай дигән: «Иша́й йортына бар. Аның улларының берсе Исраилне́ң киләсе патшасы булачак». Шунда Ишмуи́л Ишайны́ң йортына киткән. Аның олы улын күргәч, Ишмуи́л: «Менә бу егет патша булачактыр»,— дип уйлап куйган. Әмма Йәһвә Ишмуилга́: «Бу егет патша булмаячак,— дигән.— Мин кешенең тышкы кыяфәтен генә түгел, ә чынлыкта нинди икәнен күрәм».

Ишмуил Давытның башына май агыза

Иша́й Ишмуилга́ тагын алты улын күрсәткән. Әмма Ишмуи́л: «Йәһвә аларның берсен дә сайламаган. Бүтән улларың бармы?» — дип сораган. Иша́й: «Әле иң яшь улым Давыт бар. Ул сарыклар көтә»,— дип җавап биргән. Давыт килгәч, Йәһвә Ишмуилга́: «Менә ул патша булачак!» — дигән. Ишмуи́л, Давытның башына май агызып, аны Исраилне́ң булачак патшасы итеп билгеләгән.

Голиат

Күпмедер вакыт узгач, исраиллелә́р һәм филистилелә́р бер-берсенә каршы сугышка чыккан. Филистилелә́р өчен Голиа́т исемле әзмәвер сугышкан. Ул көн саен исраиллеләрдә́н мыскыллап көлгән. «Бер кешене сайлагыз да, ул миңа каршы чыксын,— дип кычкырган Голиа́т.— Ул мине җиңсә, без сезгә кол булырбыз. Мин җиңсәм, сез безгә кол булырсыз».

Давытның абыйлары Исраи́л гаскәрендә хезмәт иткән. Давыт сугыш кырына алар өчен ризык китергән. Голиатны́ң сүзләрен ишеткәч, ул: «Аның белән мин сугышам!» — дигән. Шау́л патша: «Син бит әле бик яшь»,— дип әйткән. Ләкин Давыт: «Миңа Йәһвә ярдәм итәчәк»,— дип җавап биргән.

Шау́л Давытка хәрби кием кидертмәкче булган, әмма Давыт: «Мин болай сугыша алмам»,— дигән. Давыт пращ дип аталган таш ату коралын алган да, ерганак буена барып, биш шома таш сайлап алган һәм сумкасына салган. Аннан соң ул Голиа́т янына йөгергән. Шул әзмәвер: «Әйдә, кил, малай,— дип кычкырган.— Мин сине күктәге кошларга һәм кыргый хайваннарга ашатам». Әмма Давыт курыкмаган. Ул аңа болай дигән: «Син миңа каршы кылыч һәм сөңге белән чыгасың, ә мин сиңа каршы Йәһвә исеме белән чыгам. Син безгә каршы түгел, ә Аллаһыга каршы сугышасың. Монда басып торган һәркем шуны күрер: Йәһвә кылычсыз да, сөңгесез дә коткара ала. Йәһвә барыгызны да безнең кулыбызга бирәчәк».

Давыт бер таш алган да, пращка салып, бар көче белән атып җибәргән. Таш, очып барып, Йәһвә ярдәмендә Голиатны́ң маңгаена батып кергән. Көчле әзмәвер җиргә авып үлгән. Шунда филистилелә́р кача башлаган. Әйе, Давыт Йәһвәгә таянган. Ә син Йәһвәгә шулай ук таянасыңмы?

«Кешеләр моны булдыра алмый, ә Аллаһы барысын да булдыра ала» (Марк 10:27)

Сораулар: Йәһвә Исраилне́ң киләсе патшасы итеп кемне сайлаган? Давыт Голиатны́ ничек җиңгән?

1 Ишмуил 16:1—13; 17:1—54

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу