Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 75 хикәя
  • Бабылдагы дүрт егет

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бабылдагы дүрт егет
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвәгә тыңлаучан дүрт егет
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Данил китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Изге Язмаларда Даниял турында нәрсә әйтелә?
    Рухи сорауларга җавап
  • Алар баш имәячәк
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 75 хикәя
Данил, Седрах, Мисах һәм Авденаго Набуходоносор патшаның ризыгыннан һәм шәрабыннан ваз кичә

ҖИТМЕШ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Бабылдагы дүрт егет

БАБЫЛ патшасы үз иленә иң белемле исраиллеләрне алып китә. Анда ул алар арасыннан иң чибәр һәм акыллы егетләрне сайлап ала. Бу рәсемдә син аларның дүртесен күрәсең. Берсе — Данил исемле, ә калган өчесенә бабыллылар Седрах, Мисах һәм Авденаго дигән исем бирә.

Набуходоносор аларны үзенең патша сараенда хезмәт итәр өчен өйрәтергә куша. Өч ел өйрәткәч, патша алар арасыннан иң акыллыларын сайлаячак, һәм алар аңа авырлыкларны чишәргә ярдәм итәчәк. Ул аларның нык һәм сәламәт булып калуларын тели. Шуңа күрә ул хезмәтчеләренә егетләрне, үзен һәм гаиләсен ашап-эчерткән кебек, яхшы ашап-эчертергә куша.

Рәсемдәге яшь Данилга кара. Ул патшаның баш хезмәтчесе Әсфиназга нәрсәдер аңлата. Беләсеңме нәрсә? Ул Әсфиназга патша өстәленнән ризык ашарга теләми икәнен аңлата. Әмма Әсфиназ моңа бик нык борчыла. «Патша сезгә нәрсә ашарга һәм эчәргә икәнлеген алдан билгеләп куйды,— ди ул.— Әгәр сез, башка егетләр кебек, таза булмасагыз, ул мине үтерәчәк».

Шунда Данил үзен һәм өч дустын саклый торган сакчы янына бара. Данил аңа болай ди: «Безне сынар өчен безгә 10 көн бирче. Ризык итеп безгә җиләк-җимеш белән су гына бир. Шуннан соң патша ризыгын ашаган егетләр белән безне чагыштырырсың. Һәм кем яхшырак булып күренә икәнен күрерсең».

Сакчы ризалаша. Ун көн үткәч, Данил һәм аның өч дусты башка егетләргә караганда тазарак булып күренә. Һәм сакчы аларга патша ризыклары урынына җиләк-җимеш кенә ашарга рөхсәт итә.

Өч ел үтә. Егетләрнең барысын Набуходоносор янына алып киләләр. Патша һәрберсе белән сөйләшә һәм Данил белән аның өч дусты иң акыллы икәнен күрә. Шуңа күрә ул аларны үзенең сараенда хезмәтчеләр итеп калдыра. Патша Данил, Седрах, Мисах һәм Авденагога төрле сораулар һәм мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә. Һәм алар патшаның руханилары яки акыл ияләре белән чагыштырганда ун тапкыр яхшырак җавап бирәләр.

Данил 1:1—21.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу