Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 59 хикәя 142 б.-143 б., 5 абз.
  • Йәһвәгә тыңлаучан дүрт егет

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәгә тыңлаучан дүрт егет
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Бабылдагы дүрт егет
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Хәнания, Мисаил һәм Азария
    Йәһвәнең дусларыннан үрнәк алыгыз. Йөкләмәләр
  • Данил китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Изге Язмаларда Даниял турында нәрсә әйтелә?
    Рухи сорауларга җавап
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 59 хикәя 142 б.-143 б., 5 абз.
Даниял, Хәнания, Мисаил һәм Азария патша өстәлендәге ризыктан баш тарта

ИЛЛЕ ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Йәһвәгә тыңлаучан дүрт егет

Нәбукадниза́р Бабылга́ Яһүд җиреннән югары дәрәҗәле кешеләрне алып килгән һәм алар өстеннән Ашпина́з исемле башлыкны куйган. Нәбукадниза́р Ашпиназга́, алар арасыннан иң сәламәтләрен һәм иң акыллыларын сайлап, аларны өч ел дәвамында өйрәтергә кушкан. Бу өйрәтү ярдәмендә алар Бабылда́ күренекле кешеләр булып китәргә тиеш булган. Егетләрне Бабы́л телендә укырга, язарга һәм сөйләшергә өйрәткәннәр. Алар патша өстәлендәге ризык белән тукланырга тиеш булган. Бу егетләр арасында Дания́л, Хәнания́, Мисаи́л һәм Азария́ булган. Ашпина́з аларга Бабы́л исемнәрен биргән: Бәлтишәзә́р, Сидра́х, Миса́х һәм Әбдина́х. Бабылдагы́ өйрәтү аркасында, алар Йәһвәгә хезмәт итүдән туктармы?

Бу дүрт егет Йәһвәгә тыңлаучан булып калырга тәвәккәл булган. Алар патша өстәлендәге ризыкны ашарга ярамый икәнен белгән, чөнки, Йәһвә кануны буенча, кайбер хайваннарны ашау тыелган булган. Шуңа күрә алар Ашпиназга́: «Зинһар, безне патша табынындагы ашамлыкларны ашарга кыстама»,— дип әйткән. Ашпина́з аларга болай дигән: «Сезнең, ашамаганга күрә, ябык булуыгызны күрсә, патша мине үтерәчәк!»

Дания́л Ашпиназга́ болай дип тәкъдим иткән: «Зинһар, безгә ун көн дәвамында яшелчә ризыгы гына ашат һәм эчәргә су гына бир. Аннары безне патша табыныннан тукланган егетләр белән чагыштырырсың». Ашпина́з ризалашкан.

Ун көн үткәч, Дания́л һәм аның өч дусты бөтен егетләргә караганда тазарак булган. Йәһвә аларның үзенә тыңлаучан булып калганнарына бик шат булган. Ул Даниялга́ хәтта күренешләр белән төшләрне аңлар өчен зирәклек биргән.

Өйрәтү тәмамлангач, Ашпина́з егетләрне Нәбукадниза́р янына китергән. Патша алар белән сөйләшкән һәм Дания́л, Хәнания́, Мисаи́л һәм Азарияне́ң башка егетләргә караганда акыллырак һәм тапкыррак булуларын күргән. Ул бу дүрт егетне үзенең сараенда хезмәт итү өчен сайлаган. Патша еш кына алардан төрле мөһим сораулар буенча киңәш сораган. Йәһвә аларны сарайдагы бар зирәк кешеләрдән һәм сихерчеләрдән акыллырак иткән.

Дания́л, Хәнания́, Мисаи́л һәм Азария́, чит илдә торсалар да, үзләренең Йәһвә халкыннан булуларын онытмаган. Ә син, хәтта әти-әниең яныңда булмаса да, Йәһвәне һәрвакыт истә тотарсыңмы?

«Син яшь булганга, һичкем дә сиңа түбәнсетеп карамасын; моңа юл куйма. Ләкин тугрыларга сөйләмдә, тәртиптә, мәхәббәттә, иманда, сафлыкта үрнәк бул» (1 Тимутигә 4:12)

Сораулар: синеңчә, ни өчен Дания́л һәм аның өч дусты Йәһвәгә тыңлаучан булган? Йәһвә аларга ничек ярдәм иткән?

Даниял 1:1—21

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу