БИШЕНЧЕ КИСӘК
Бабыл әсирлегеннән алып Иерусалим стеналарын торгызганчыга кадәр
Бабыл әсирлегендә исраиллеләрнең иманы күп мәртәбә сынала. Седрах, Мисах һәм Авденагоны кызып торган мичкә ташлыйлар, әмма Аллаһы аларны коткара. Мидия һәм Фарсы иле Бабылны яулап ала. Шуннан соң, Данилны арысланнар янына чокырга ташлыйлар, әмма арысланнарның авызын каплап, Аллаһы аны бу юлы да коткара.
Ахыр чиктә исраиллеләрне Фарсы патшасы Кир азат итә. Алар Бабыл әсирлегендә 70 ел була һәм туган җирләренә кире кайталар. Иерусалимга кайткач, алар иң элек Йәһвәнең гыйбадәтханәсен яңадан торгыза башлый. Ләкин тиздән аларның дошманнары төзелешне туктата. Шуңа күрә Иерусалимга кайтып гыйбадәтханәне торгызып бетергәнчегә кадәр 22 елга якын вакыт үтә.
Шуннан соң без Езраның гыйбадәтханәне бизәр өчен Иерусалимга барганы турында белербез. Бу вакыйга гыйбадәтханәне төзеп бетергәч якынча 47 ел үткәннән соң була. Шуннан соң тагын 13 ел үтә, һәм Нихами Иерусалимның җимерелгән стеналарын торгызырга булыша. Тулаем алганда, БИШЕНЧЕ кисәктә тарихның 152 ел дәвамында булган вакыйгалары турында сүз бара.