Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 81 хикәя
  • Алар Аллаһы ярдәменә таянган

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Алар Аллаһы ярдәменә таянган
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы халкы Бабылдан чыга
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Езра китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Авыр вакытларда Йәһвә сезгә булышачак
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Бабыл әсирлегеннән алып Иерусалим стеналарын торгызганчыга кадәр
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 81 хикәя
Езра һәм исраиллеләр Йәһвәгә дога кыла

СИКСӘН БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Алар Аллаһы ярдәменә таянган

БАБЫЛДАН Иерусалимга озын юлны 50 меңгә якын кеше үтә. Ләкин туган җирләренә кайткач, алар Иерусалим урынына җимерекләр генә күрә. Монда беркем дә яшәми. Алар барысын яңадан төзергә тиеш була.

Иң беренче итеп алар Йәһвәгә бүләкләр, ягъни корбаннар, китерү урыны төзиләр. Берничә ай үткәч, алар гыйбадәтханәне төзи башлый. Әмма тирә-яктагы дошманнарга бу ошамый. Шуңа күрә алар төзелешне туктатыр өчен, исраиллеләрне куркытырга тырышалар. Ахыр чиктә алар Фарсының яңа патшасын төзелешне туктату турында закон чыгарырга мәҗбүр итә.

Еллар уза. Исраил халкының Бабылдан кайтуына 17 нче ел үтеп бара. Йәһвә үз пәйгамбәрләрен, Аггей белән Зәкәрияне җибәрә. Алар халыкны төзелешне дәвам итәргә чакыра. Халык Аллаһының ярдәменә таянып, бу пәйгамбәрләрнең сүзен тыңлый. Төзелеш эшләрен закон тыйса да, исраиллеләр кабат төзи башлый.

Шунда Фафнай исемле Фарсы хакиме килә һәм исраиллеләрдән: «Сезгә кем гыйбадәтханәне төзергә рөхсәт бирде?» — дип сорый. Исраиллеләр Кир патшаның: «Иерусалимга барып, Аллаһыгыз Йәһвәгә гыйбадәтханә төзегез»,— дигән боерыгын әйтеп бирә. Ул бу боерыкны алар әле Бабылда булганда биргән.

Фафнай Бабылга хат җибәрә. Кир ул вакытта инде үлгән була, шуңа күрә Фафнай бу боерыкны тикшереп чыгуларын сорый. Тиздән Фарсы иленең яңа патшасыннан җавап хаты килә. Ул Кир бу сүзләрне чыннан да әйтте дип яза. Һәм патша боерык бирә: «Исраиллеләр үзләренең Аллаһысына гыйбадәтханәне төзесеннәр. Ә сез аларга һәрьяктан ярдәм күрсәтегез». Якынча дүрт ел үткәч гыйбадәтханә төзелеп бетә, һәм исраиллеләр моңа бик куана.

Күп еллар үтә. Гыйбадәтханә төзелеп беткәнгә 48 елга якын вакыт үтә. Иерусалимдагы халык хәерчелектә яши. Шәһәр белән Аллаһының гыйбадәтханәсе дә бик ярлы күренә. Аллаһының гыйбадәтханәсен төзекләндерергә кирәк. Моның турында ул вакытта Бабылда яшәүче Езра исемле исраиллегә хәбәр итәләр. Беләсеңме нәрсә ул эшли?

Езра фарсы патшасы Артаксеркс янына бара, һәм бу игелекле патша аңа үзе белән Иерусалимга бик күп бүләкләр биреп җибәрә. Езра бу бүләкләрне Иерусалимга кадәр алып барырга булышсын дип Бабылда яшәүче исраиллеләргә мөрәҗәгать итә. Аның белән 6 меңгә якын кеше барырга ризалаша. Алар үзләре белән күп алтын, көмеш һәм кыйммәтле әйберләр алып бара.

Езра борчыла, чөнки юлда начар кешеләр бик күп. Бу кешеләр аларның алтын белән көмешләрен талап алып, үзләрен үтереп тә китәргә мөмкин. Шуңа күрә ул бөтен халыкны җыя һәм Йәһвәгә аларны Иерусалимга барганда сакласын дип дога кыла. Син моны рәсемдә күрәсең.

Йәһвә аларны саклый. Дүрт айдан соң алар исән-имин Иерусалимга барып җитә. Без бу очрактан шуны күрәбез: Йәһвә аның ярдәменә таянган кешеләрне саклый.

Езра китабының 2—8 нче бүлекләре.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу