Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 85 хикәя
  • Гайсә абзарда туа

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә абзарда туа
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Бу — минем... Улым»
    Бөек Остаздан өйрән
  • Гайсә кайда һәм кайчан туа?
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Фәрештәләр Гайсәнең тууын игълан итә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Гайсә кайда һәм кайчан туа?
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 85 хикәя
Йосыф, Мәрьям һәм сабый Гайсә абзарда

СИКСӘН БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә абзарда туа

РӘСЕМДӘГЕ сабыйның кем икәнен беләсеңме? Бу Гайсә. Ул яңа гына абзарда туган. Монда малларны тоталар. Мәрьям Гайсәне утлыкка сала. Утлык — ишәк һәм башка маллар өчен азык салына торган урын. Әмма ни өчен Мәрьям белән Йосыф абзарда? Бу бала табу өчен уңайлы урын түгел, шулай бит?

Әлбәттә, юк. Ни өчен соң алар монда? Рим хакиме Август кайсар мондый закон чыгарган: һәрбер кеше туган шәһәренә кайтырга һәм үз исемен китапка яздырырга тиеш. Ә Йосыф Бәйтлехемдә туган була. Әмма Йосыф белән Мәрьям шәһәргә килгәч, аларга туктар өчен урын булмый. Шуңа күрә аларга монда, абзарда, урнашырга туры килә. Һәм шул көнне Мәрьям Гайсәне таба! Рәсемнән күрәсеңдер: алар барысы да сау-сәламәт.

Көтүчеләр Бәйтлехемгә Гайсәне күрергә килә

Ә Гайсәне карарга дип килгән көтүчеләрне күрәсеңме? Алар төнлә кырда сарык көтүен саклаганда, кинәт, бар җирне якты ут яктырткан. Бу фәрештә булган! Көтүчеләр бик нык куркып калган. Әмма фәрештә шунда ук аларны тынычландырган һәм: «Курыкмагыз! Мин сезгә яхшы хәбәр алып килдем. Бүген Бәйтлехемдә Раббы Мәсих туды. Ул кешеләрне коткарачак! Сез аны төргән килеш утлыкта табарсыз»,— дип әйткән. Кинәт Аллаһыны данлаучы күп фәрештәләр күренгән. Көтүчеләр тизрәк Гайсәне эзләргә китә һәм аны абзарда табалар.

Ни өчен Гайсәгә шундый хөрмәт күрсәтелә? Ул чынлыкта кем икәнен беләсеңме? Бу китапның беренче хикәясеннән без Аллаһының беренче Улы турында белгән идек. Ул Йәһвә белән бергә күкне, җирне һәм башка барлык нәрсәне барлыкка китерүдә катнашкан. Менә кем ул Гайсә!

Әйе, Йәһвә үз Улын күктән ала да аны Мәрьям карынына күчерә. Башка балалар аналарының карынында үскән кебек, Мәрьямнең карынында да бала үсә башлый. Әмма бу бала Аллаһы Улы була. Һәм Гайсә Бәйтлехемдә шушы абзарда туа. Менә ни өчен фәрештәләр кешеләргә шундый зур шатлык белән Гайсәнең тууы турында хәбәр иткәннәр.

Лүк 2:1—20.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу