Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 70 хикәя 166 б.-167 б., 2 абз.
  • Фәрештәләр Гайсәнең тууын игълан итә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Фәрештәләр Гайсәнең тууын игълан итә
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә кайда һәм кайчан туа?
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гайсә абзарда туа
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Гайсә кайда һәм кайчан туа?
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә Мәсих. Сабыймы, куәтле патшамы?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 70 хикәя 166 б.-167 б., 2 абз.
Фәрештәләр көтүчеләргә Гайсәнең тууын игълан итә

ҖИТМЕШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Фәрештәләр Гайсәнең тууын игълан итә

Рим империясенең идарәчесе кайса́р А́вгуст, кешеләр санын белер өчен, боерык чыгарган: бар яһүдләр, үз шәһәрләренә кайтып, теркәлергә тиеш булган. Шуңа күрә Йосыф Мәрьям белән үзенең туган шәһәре Бәйтлеһемгә́ киткән. Ул вакытта Мәрьям тиздән бала табарга тиеш булган.

Бәйтлеһемгә́ килгәч, алар абзарда тукталган, чөнки бүтән урын таба алмаган. Бу абзарда Мәрьям Гайсәне тудырган да. Ул аны, йомшак биләүләргә биләп, назлы гына утлыкка салган.

Бәйтлеһе́м янында көтүчеләр төне буе кырда үз көтүләрен саклаган. Кинәт алар алдында бер фәрештә пәйда булган һәм Йәһвәнең даны аларны яктыртып җибәргән. Көтүчеләр куркып киткән, ләкин фәрештә аларга: «Курыкмагыз. Мин сезгә яхшы хәбәрне игълан итәр өчен килдем. Бүген Бәйтлеһемдә́ Мәсих туды»,— дип әйткән. Шул мизгелдә күктә күп фәрештәләр пәйда булган һәм болай дигән: «Күктәге Аллаһыга дан, җиргә иминлек булсын!» Шунда алар юкка чыккан. Көтүчеләр нәрсә эшләгән?

Алар бер-берсенә: «Әйдәгез, хәзер үк Бәйтлеһемгә́ барыйк»,— дигән һәм ашыгып юлга чыккан. Килгәч, алар Мәрьям белән Йосыфны һәм утлыкта яткан сабыйны күргән.

Көтүчеләрнең сүзләрен ишеткән һәр кеше таң калган. Мәрьям исә, фәрештәләрнең хәбәрен күңеленә салып, аның мәгънәсе турында тирән уйланган. Көтүчеләр исә, ишеткәннәре һәм күргәннәре өчен Йәһвәне мактап, үз көтүләренә кайтып киткән.

«Мин Аллаһыдан килеп монда торам. Мин үземнән-үзем килмәдем, Ул мине җибәрде» (Яхъя 8:42)

Сораулар: фәрештәләр Гайсәнең тууын ничек игълан иткән? Көтүчеләр Бәйтлеһемдә́ кемне тапкан?

Лүк 2:1—20; Ишагыя 9:6

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу