Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 86 хикәя
  • Кешеләрне йолдыз алып бара

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кешеләрне йолдыз алып бара
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвә Гайсәне яклый
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Гайсә һәм йолдызчылар
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Йолдызчылар Гайсә янына килә
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • «Йолдызны» кем җибәргән?
    Күзәтү манарасы 2012 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 86 хикәя
Йолдызчылар якты йолдызга ияреп килә

СИКСӘН АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Кешеләрне йолдыз алып бара

КҮРӘСЕҢМЕ: бер ир-ат якты йолдызга күрсәтеп тора? Бу йолдыз алар Иерусалимнан чыккач туган. Бу кешеләр көнчыгыштан килгәннәр, алар йолдызларны өйрәнә. Алар бу яңа йолдыз аларны бер бөек кеше янына алып бара дип ышаналар.

Бәйтлехем өстеннән күктә якты йолдых пәйда була

Иерусалимга килгәч алар: «Яһүдләрнең Патшасы булачак сабый кайда?» — дип сорый. «Яһүдләр» — бу исраиллеләрнең башка исеме. «Без көнчыгыштан аның йолдызын күрдек һәм аңа сәҗдә кылырга килдек»,— ди бу кешеләр.

Моны ишеткәч, Иерусалим патшасы Һируд бик борчыла. Ул үзе урынына башка кешенең патша булуын теләми. Шуңа күрә Һируд руханиларны җыя да: «Вәгъдә ителгән патша кайда туарга тиеш?» — дип сорый. Алар: «Изге Язмаларда Бәйтлехемдә дип әйтелгән»,— ди.

Һируд көнчыгыштан килгән кешеләрне чакыра да: «Барыгыз, баланы эзләп табыгыз. Ә тапкач, миңа хәбәр итәрсез. Мин дә барып аңа сәҗдә кылырга телим»,— ди. Чынлыкта Һируд баланы үтерергә тели!

Шуннан соң йолдыз бу кешеләрне Бәйтлехемгә алып бара һәм бала яшәгән җиргә җиткәч туктый. Өйгә кергәч, алар Мәрьям белән кечкенә Гайсәне күрәләр һәм бүләкләрен чыгарып, аңа бирәләр. Йәһвә аларга төшләрендә Һируд янына кайтмаска куша. Һәм алар туган илләренә башка юл белән кайтып китә.

Көнчыгыштан килгән кешеләрнең киткәннәрен белгәч, Һируд бик ярсый. Ул Бәйтлехемдәге ике яшькә кадәр булган барлык ир балаларны үтерергә куша. Әмма Йәһвә Йосыфка төшендә моның турында әйтә, һәм Йосыф гаиләсе белән Мисырга кача. Соңрак Йосыф, Һирудның үлгәнен белгәч, Мәрьям белән Гайсәне алып үз өйләренә, Насара шәһәренә, кайта. Гайсәнең яшүсмер еллары шунда үтә.

Кем бу яңа йолдызны кабызган булган? Син ничек уйлыйсың? Хәтерлисеңме: йолдызны күреп, бу кешеләр башта Иерусалимга киткән? Шайтан Иблис Аллаһының Улын үтерергә теләгән. Һәм ул Иерусалим патшасы Һируд та моны эшләргә тырышачак икәнен белгән. Шуңа күрә йолдызны Шайтан кабызган булган.

Маттай 2:1—23; Михей 5:2.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу