ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Йолдызчылар Гайсә янына килә
ЙОЛДЫЗЧЫЛАР, «ЙОЛДЫЗГА» ИЯРЕП, ИЕРУСАЛИМГА, Ә СОҢЫННАН ГАЙСӘ ЯНЫНА БАРА
Көнчыгыштан берничә ир-ат килә. Бу — йолдызчылар. Алар йолдызларның торышына карап, кешеләрнең тормышларында булган вакыйгаларны аңлата ала дип әйтә (Ишагыя 47:13). Әле Көнчыгышта булганда, алар бер «йолдыз» күреп алган һәм, аңа ияреп, йөзләрчә километр үткән. Әмма алар Бәйтлеһемгә түгел, ә Иерусалимга килә.
Иерусалимга килеп җиткәч, йолдызчылар: «Яһүдләрнең яңа туган патшасы кайда? — дип сорый.— Без Көнчыгышта булганда, аның йолдызын күрдек һәм аңа сәҗдә кылырга дип килдек» (Маттай 2:1, 2).
Һируд патша, бу турыда ишеткәч, хафага төшә. Ул баш руханиларны һәм башка дини җитәкчеләрне чакырып, алардан Мәсихнең кайда туарга тиешлеген сораша башлый. Язмаларга нигезләнеп, алар: «Бәйтлеһемдә»,— диләр (Маттай 2:5; Микай 5:2). Шул чакта Һируд, йолдызчыларны үзенә яшертен генә чакыртып, аларга: «Барыгыз, баланы эзләп табыгыз. Тапкач, миңа хәбәр итегез, минем дә барып аңа сәҗдә кыласым килә»,— дип әйтә (Маттай 2:8). Чынлыкта исә Һирудның баланы үтерәсе килә!
Йолдызчылар киткәч, гаҗәеп бер хәл була. Алар Көнчыгышта күргән «йолдыз» аларның алларыннан бара. Билгеле, бу гади генә йолдыз түгел, ә аларга юл күрсәтер өчен махсус кабызылган «йолдыз». Йолдызчылар аңа ияреп бара. Һәм ахыр чиктә ул Йосыф белән Мәрьям үзләренең кечкенә улы белән бергә торган өй өстендә туктый.
Өйгә кергәч, йолдызчылар Мәрьямне һәм аның кечкенә баласы Гайсәне күрә. Алар бала каршына тезләнеп баш ия һәм аңа алтын, ладан һәм мирра бүләк итә. Аннары алар, Һируд янына барырга җыенганда, төшләрендә Аллаһыдан моны эшләмәскә кисәтү ала. Шуңа күрә йолдызчылар үз илләренә башка юл белән кайтып китә.
Сезнеңчә, йолдызчыларга юл күрсәткән бу «йолдызны» кем кабызган? Исегездәдер, бу «йолдыз» аларны турыдан-туры Бәйтлеһемгә Гайсә янына түгел, ә Иерусалимга алып килгән. Алар анда Гайсәне үтерергә теләгән Һируд патша белән очрашкан. Аллаһы бу хәлгә катнашмаган булса һәм йолдызчыларны Һирудка Гайсәнең кайда булганын әйтмәскә дип кисәтмәгән булса, Һируд баланы үтерер иде. Гайсәне Аллаһының дошманы Шайтан үтерергә теләгән, нәкъ ул, үз ниятен үтәр өчен, бу «йолдызны» кулланган.