Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 87 хикәя
  • Яшь Гайсә гыйбадәтханәдә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яшь Гайсә гыйбадәтханәдә
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Яшь Гайсә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Гайсәнең гаиләсе Иерусалимга бара
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гайсә тыңлаучан булырга өйрәнгән
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Укучыларның сораулары
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 87 хикәя
Яшь Гайсә укытучылар белән гыйбадәтханәдә

СИКСӘН ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Яшь Гайсә гыйбадәтханәдә

КАРА: бу яшь кенә малай олылар белән сөйләшә. Алар — Иерусалимдагы Аллаһының гыйбадәтханәсендәге укытучылар. Ә бу яшүсмер — Гайсә. Ул инде үсеп җиткән. Аңа 12 яшь.

Укытучылар бик нык гаҗәпләнә, чөнки Гайсә Аллаһы һәм Изге Язмалар турында шулкадәр күп белә. Әмма ни өчен монда Йосыф белән Мәрьям юк? Кайда алар? Әйдә, моны белик.

Һәр елны Йосыф гаиләсе белән Иерусалимга Коткарылу бәйрәменә килә. Насара шәһәре Иерусалимнан ерак, һәм ул вакытта машиналар да һәм поездлар да әле булмаган. Шуңа күрә күпчелек кеше җәяү бара һәм якынча өч көннән соң Иерусалимга барып җитә.

Хәзер Йосыфның гаиләсе зур. Шуңа күрә аңа Гайсәнең кечкенә энеләре белән сеңелләрен дә карарга кирәк. Бәйрәмнән соң Йосыф белән Мәрьям балаларын алып, өйләренә, ерак Насарага, китәләр. Алар Гайсә башкалар белән кайта торгандыр дип уйлый. Әмма бер көнлек юл үтеп туктагач, алар Гайсәне таба алмый. Ул танышлар һәм туганнар арасында да юк! Шуңа күрә алар кире Иерусалимга китәләр һәм Гайсәне анда эзлиләр.

Һәм алар Гайсәне шушы укытучылар янында таба. Ул аларны игътибар белән тыңлап, сораулар биреп утыра. Барысы да аның тирән акылына хәйран кала. Әмма Мәрьям: «Улым, ни өчен син безнең белән болай эшләдең? Без әтиең белән бик кайгырып сине эзләп йөрдек»,— ди. «Сез мине нигә эзләдегез? — дип гаҗәпләнә Гайсә.— Атам йортында булырга тиеш икәнемне әллә белмәдегезме?»

Әйе, Гайсә Аллаһы турында белем бирелә торган урында булырга ярата. Бездә дә андый ярату булырга тиеш түгелме? Һәр атна Гайсә туган ягында, Насарада, гыйбадәт кылу очрашуларына йөри. Һәрвакыт игътибарлы булганга күрә, ул Изге Язмаларны бик яхшы белә. Без дә Гайсә кебек булырга тырышыйк.

Лүк 2:41—52; Маттай 13:53—56.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу