Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w10 1.4. 30-31 б.
  • Гайсә тыңлаучан булырга өйрәнгән

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә тыңлаучан булырга өйрәнгән
  • Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә һәрвакыт тыңлаучан булган
    Балаларыгызны өйрәтегез
  • «Мин — Йәһвәнең колы!»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Ул уйланган һәм нәтиҗәләр ясаган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Мәрьям, кияүдә булмаса да, авырлы
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2010 ел
w10 1.4. 30-31 б.

Балаларыгызны өйрәтегез

Гайсә тыңлаучан булырга өйрәнгән

СИҢА тыңлаучан булырга кайчакта авырмы?a ~ Авыр булса, моңа гаҗәпләнмә. Башкаларга да бу кайчакта авыр. Хәтта Гайсәгә дә тыңлаучан булырга өйрәнергә туры килгән. Син моны белә идеңме? ~

Бар балалар кемгә тыңлаучан булырга тиеш? Син беләсеңме? ~ Дөрес, ата-аналарына. Инҗилдә: «Ата-аналарыгызны Раббы теләгәнчә итагать итегез»,— дип әйтелә (Эфеслеләргә 6:1). Ә Гайсәнең атасы кем? ~ Йәһвә Аллаһы. Һәм ул безнең дә Атабыз (Маттай 6:9, 10). Әмма Гайсәнең ата-анасы Йосыф белән Мәрьям булган дип әйтсәң, бу да дөрес булыр. Ничек алар Гайсәнең ата-анасы булып киткән? ~

Җәбраил фәрештә Мәрьямгә, ул ир белән якынлык кылмаса да, балага узачак дигән һәм моның ничек булачагын аңлатып биргән. Мәрьям балага узсын өчен, Йәһвә бөек могҗиза эшләгән. Җәбраил Мәрьямгә болай дигән: «Синең өстеңә Аллаһы Тәгаләнең кодрәте төшәчәк, шуңа күрә син тудырачак Бала изге булачак һәм Аллаһы Улы дип аталачак» (Лүк 1:30—35).

Аллаһы үз Улының тормышын күктән Мәрьямнең карынына күчергән. Шуннан соң Гайсә, башка балалар үз әниләренең карынында үскән кебек, Мәрьям карынында үскән. Якынча тугыз ай узганнан соң, Гайсә туган. Ул вакытка Йосыф белән Мәрьям өйләнгән булганнар, шуңа күрә күпчелек кеше Гайсәнең чын атасы дип Йосыфны санаган. Чынында Йосыф аның үги әтисе булган. Шулай итеп Гайсәнең ике атасы булган дип әйтеп була!

Гайсәгә нибары унике генә яшь булганда, ул үзенең күктәге Атасын Йәһвәне никадәр нык яратканын күрсәтеп бер эш кылган. Ул вакытта Гайсәнең гаиләсе, үз гадәтләре буенча, Коткарылу бәйрәмен үткәрергә Иерусалимга барган. Аларга зур ара үтәргә туры килгән. Шуннан соң алар Насара шәһәрендәге үз йортларына кайтып киткән. Кайтканда, Йосыф белән Мәрьям Гайсәнең үзләре белән булмаганына бер дә игътибар итмәгән. Ничек инде алар үз улларын оныткан? Син моңа гаҗәпләнмисеңме? ~

Ул вакытка Йосыф белән Мәрьямнең инде башка балалары да булган (Маттай 13:55, 56). Алар белән бергә Иерусалимга шулай ук туганнары да баргандыр. Мәсәлән, Мәрьямнең апасы Салуми үз гаиләсе белән аларга кушылгандыр. Салуми үз ире Зебедәй, уллары Ягъкуб һәм Яхъя белән булгандыр. Шуңа күрә Мәрьям Гайсә шул туганнары белән бергә кайта дип уйлагандыр (Маттай 27:56; Марк 15:40; Яхъя 19:25).

Йосыф белән Мәрьям Гайсәне туганнары арасында тапмагач, ашыгып кире Иерусалимга киткән. Алар аны тырышып эзли башлаганнар. Өченче көнне алар Гайсәне гыйбадәтханәдә тапкан. Мәрьям аңа: «Ни өчен Син безнең белән шулай эшләдең? Без әтиең белән Сине эзләдек, бик борчылдык»,— дигән. Гайсә аларга: «Сез мине нигә эзләдегез? Атам Йортында булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә?» — дип җавап кайтарган (Лүк 2:45—50).

Йосыф белән Мәрьям Гайсәне гыйбадәтханәдә таба

Ни өчен Йосыф белән Мәрьям Гайсәне иң элек гыйбадәтханәдә эзләргә тиеш булган? Син ничек уйлыйсың?

Гайсәнең үз әнисенә болай итеп җавап бирүе дөрес булганмы? Син ничек уйлыйсың? ~ Ул Аллаһы йортында гыйбадәт кылырга яраткан һәм аның ата-анасы моны белгәннәр (Мәдхия 121:1). Шуңа күрә Гайсә аны иң беренче итеп Аллаһы гыйбадәтханәсендә эзләячәкләр дип уйлаган. Аның алай дип уйлавы дөрес түгел идеме? ~ Мәрьям исә Гайсәнең сүзләрен истә калдырган.

Гайсә Йосыф белән Мәрьямгә тыңлаучан булганмы? ~ Инҗилдә болай дип әйтелгән: «Гайсә алар белән бергә Насарага кайтты һәм әти-әнисенә итагатьле булды» (Лүк 2:51, 52). Гайсә безгә нинди үрнәк калдырган? ~ Безгә дә әти-әниебезгә итагатьле, ягъни тыңлаучан, булырга кирәк.

Әмма Гайсәгә хәтта үзенең күктәге Атасына да тыңлаучан булу кайвакыт авыр булган.

Йәһвә Гайсәгә бер эш башкарырга кушкан. Үзенең үлеме алдыннан Гайсә Аллаһыдан бу эшне башкармаска рөхсәт итсен дип үтенгән (Лүк 22:42). Шулай да Гайсә, бу авыр булса да, Аллаһыга тыңлаучан булып калган. Инҗилдә: «Ул Үз газаплары аша тыңлаучан булырга өйрәнде»,— дип әйтелә (Еврейләргә 5:8). Без дә тыңлаучан булырга өйрәнә алабызмы? Син ничек уйлыйсың? ~

a Әгәр сез бу мәкаләне бала белән бергә укыйсыз икән, тильда билгесе (~) шуны аңлата: пауза ясап баланы үз фикерен әйтергә дәртләндерергә кирәк.

СОРАУЛАР

  • Ничек Мәрьям Гайсәнең анасы булып киткән, һәм нинди мәгънәдә Гайсәнең ике атасы булган?

  • Йосыф белән Мәрьям кайтканда, яннарында Гайсә булмаган. Ни өчен алар моны сизми калган?

  • Гайсә аның ата-анасы үзен кайда эзләячәкләр дип уйлаган?

  • Гайсә синең өчен нинди үрнәк калдырган?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу