Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yc 10 дәрес 22-23 б.
  • Гайсә һәрвакыт тыңлаучан булган

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә һәрвакыт тыңлаучан булган
  • Балаларыгызны өйрәтегез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә тыңлаучан булырга өйрәнгән
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Ул уйланган һәм нәтиҗәләр ясаган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • «Бу — минем... Улым»
    Бөек Остаздан өйрән
  • Яшь Гайсә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
Күбрәк карарга
Балаларыгызны өйрәтегез
yc 10 дәрес 22-23 б.
Йосыф белән Мәрьям кечкенә Гайсәне гыйбадәтханәдә таба

10 НЧЫ ДӘРЕС

Гайсә һәрвакыт тыңлаучан булган

Сиңа әти-әниеңә тыңлаучан булу кайвакыт авырмы?~ Әйе, кайвакыт бу авыр. Гайсә Йәһвәгә дә, әти-әнисенә дә тыңлаучан булган. Син моны белә идеңме?~ Әти-әниеңә тыңлаучан булу авыр булган чакларда, Гайсәнең үрнәге сиңа ярдәм итә ала. Әйдә, моның турында күбрәк белик.

Җиргә килер алдыннан Гайсә үз Атасы Йәһвә белән күктә яшәгән. Әмма Гайсәнең җирдә дә әти-әнисе булган. Аларның исемнәре Йосыф һәм Мәрьям. Ничек алар Гайсәнең әти-әнисе булып киткән?~

Йәһвә, Гайсә җирдә туып яшәсен өчен, аның тормышын күктән Мәрьям карынына күчергән. Бу могҗиза булган! Шуннан соң Гайсә, башка балалар үз әниләренең карынында үскән кебек, Мәрьям карынында үскән. Якынча тугыз ай узганнан соң, Гайсә туган. Менә ничек Мәрьям һәм аның ире Йосыф Гайсәнең җирдәге әти-әнисе булып киткән!

Гайсәгә нибары 12 яшь булганда, ул үзенең күктәге Атасын Йәһвәне никадәр нык яратканын күрсәткән. Ул вакытта Гайсәнең гаиләсе Пасах бәйрәмен үткәрер өчен Иерусалимга бара. Аларга зур ара үтәргә туры килә. Кайтканда, Йосыф белән Мәрьям Гайсәне эзли, әмма таба алмый. Гайсә кайда, беләсеңме?~

Ни өчен Гайсә гыйбадәтханәгә барган?

Йосыф белән Мәрьям ашыгып кире Иерусалимга китә һәм Гайсәне тырышып эзли башлый. Алар аны таба алмый, шуңа күрә бик нык борчыла. Өченче көнне алар Гайсәне гыйбадәтханәдә таба! Ничек уйлыйсың, ни өчен Гайсә гыйбадәтханәдә булган?~ Чөнки анда ул үз Атасы Йәһвә турында күбрәк белә ала. Ул Йәһвәне ярата һәм, аның хуплавын алыр өчен, нәрсә эшләргә икәнен белергә тели. Гайсә үскәч һәм ир-ат булып киткәч тә, Йәһвәне һәрвакыт тыңлый. Аңа җиңел булмаса да һәм аңа газаплар кичерергә туры килсә дә, Гайсә күктәге әтисенә тыңлаучан булып кала. Ә Йосыф белән Мәрьямгә Гайсә тыңлаучан булганмы?~ Әйе, Изге Язмаларда ул тыңлаучан булган дип әйтелә.

Гайсә сиңа нинди үрнәк калдырган?~ Әти-әниеңә тыңлаучан булырга кайвакыт авыр булса да, сиңа аларны тыңларга кирәк. Син шулай эшләрсеңме?~

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АЧЫП УКЫ

  • Лүк 1:30—35; 2:45—52

  • Эфеслеләргә 6:1

  • Еврейләргә 5:8

СОРАУЛАР:

  • Ничек Мәрьям һәм Йосыф Гайсәнең җирдәге әти-әнисе булып киткән?

  • Әти-әнисе Гайсәне Иерусалимда эзләгәндә, аны кайда тапкан?

  • Гайсә синең өчен нинди үрнәк калдырган?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу