Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 91 хикәя
  • Гайсә тауда өйрәтә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә тауда өйрәтә
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Унике рәсүл сайлау
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә унике рәсүл сайлый
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гайсә унике рәсүлне сайлый
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Гайсәнең шәкертләре
    Бөек Остаздан өйрән
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 91 хикәя
Гайсә халыкны Таудагы вәгазь ярдәмендә өйрәтә

ТУКСАН БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә тауда өйрәтә

РӘСЕМДӘ Гайсәне күрәсеңме? Ул Гәлиләядәге тауларның берсендә утырып кешеләрне өйрәтә. Аңа якынрак шәкертләре утыра. Ул аларның 12 сен рәсүл итеп сайлаган. Рәсүлләр — Гайсәнең махсус шәкертләре. Аларның исемнәрен беләсеңме?

Берсен Шимун Петер дип атыйлар, аның абыйсының исеме Әндри. Ике бертуган абый: Ягъкуб белән Яхъя. Тагын икесе рәсүл Ягъкуб белән Шимун исемле. Ике рәсүлнең исеме — Яһүд. Берсе — Яһүд Искариот, ә икенчесе — Яһүд Таддай. Ә калган рәсүлләрнең исемнәре мондый: Филип, Натанаил (аны шулай ук Бартулумай дип тә атыйлар), Маттай һәм Томас.

Самареядән кайтканнан соң, Гайсә беренче тапкыр «Күкләр патшалыгы якынлашты»,— дип вәгазьли башлый. Нинди патшалык турында ул сөйли? Син беләсеңме? Патшалык — бу Аллаһының чын хөкүмәте. Ә Гайсә — бу хөкүмәтнең патшасы. Күктән идарә иткәндә Гайсә җирдә тынычлык урнаштырачак. Аллаһы патшалыгы идарә иткәндә җир ямьләнеп, матур оҗмахка әйләнәчәк.

Хәзер Гайсә патшалык турында өйрәтә. «Сез болай дога кылырга тиеш,— дип әйтә ул.— Безнең күктәге Атабыз, исемең данлы булсын. Синең патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың үтәлсен». Күп кенә кешеләр бу сүзләрне «Раббы догасы» дип атый. Ә башкалар — «Атабыз» догасы дип тә атый. Син бу доганы тулысынча кабатлап әйтә аласыңмы?

Халык Гайсәнең Таудагы вәгазен тыңлап утыра

Кешеләр үзләрен бер-берсе белән ничек тотарга тиеш? Гайсә болай ди: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез». Башкалар сиңа игелек эшләгәндә, сиңа бу ошыймы? Шуңа күрә Гайсә без дә башкалар хакына шундый эшләр башкарырга тиеш ди. Җирдәге оҗмахта һәрбер кеше игелек эшләячәк. Анда яшәү искитәрлек булачак, шулай бит?

Маттай, 5—7 нче бүлекләр; 10:1—4.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу