Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 80 хикәя 188 б.-189 б., 1 абз.
  • Гайсә унике рәсүлне сайлый

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә унике рәсүлне сайлый
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә унике рәсүл сайлый
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Унике рәсүл сайлау
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә тауда өйрәтә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Гайсәнең шәкертләре
    Бөек Остаздан өйрән
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 80 хикәя 188 б.-189 б., 1 абз.
Гайсә һәм аның 12 рәсүле

СИКСӘНЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә унике рәсүлне сайлый

Якынча бер ярым ел вәгазьләгәннән соң, Гайсә мөһим карар кабул итәргә тиеш булган. Ул кем белән якын хезмәттәшлек итәр? Мәсихче җыелышта җитәкчеләр булсын өчен, кемне өйрәтергә? Дөрес сайлау ясар өчен, Гайсәгә Йәһвә белән киңәшләшергә кирәк булган. Шуңа күрә ул, тауга менеп, төне буе берүзе дога кылган. Иртән ул, кайбер шәкертләрен чакырып, рәсүлләр итеп 12 кешене сайлаган. Син аларның исемнәрен беләсеңме? Менә аларның исемнәре: Пете́р, Әндри́, Ягъкуб, Яхъя, Фили́п, Бартолма́й, Тома́с, Матта́й, Алфа́й улы Ягъкуб, Фадда́й, Шиму́н һәм Яһүд Искарио́т.

Әндри, Петер, Филип, Ягъкуб

Әндри, Петер, Филип, Ягъкуб

Бу 12 рәсүл Гайсә белән бергә вәгазьләп сәяхәт иткән. Ул аларны өйрәткәч, алар үзләре вәгазьли башлаган. Йәһвә аларга җеннәрне куып чыгарыр өчен һәм авыруларны савыктырыр өчен көч биргән.

Яхъя, Маттай, Бартолмай, Томас

Яхъя, Маттай, Бартолмай, Томас

Гайсә үз рәсүлләрен дусларым дип атаган һәм аларга таянган. Фарисейлар аларны белемсез һәм гади кешеләр дип санаган. Шулай да Гайсә рәсүлләрне йөкләнгән эшне башкарырга өйрәткән. Алар Гайсә тормышының иң мөһим вакытларында, мәсәлән үлеме алдыннан һәм терелүеннән соң, аның белән бергә булган. Гайсә кебек, 12 рәсүлнең күбесе Гәлилә́ядән булган. Кайберәүләре өйләнгән булган.

Алфай улы Ягъкуб, Яһүд Искариот, Фаддай, Шимун

Алфай улы Ягъкуб, Яһүд Искариот, Фаддай, Шимун

Рәсүлләр камилсез булган һәм еш кына хаталар ясаган. Кайвакыт алар уйламыйча сөйләгән һәм дөрес булмаган карарлар кабул иткән. Кайвакыт аларның сабырлыгы җитмәгән. Алар хәтта араларында кем иң мөһиме дип бәхәсләшкән. Әмма рәсүлләр яхшы кешеләр булган һәм Йәһвәне яраткан. Соңрак алар мәсихче җыелышның беренче әгъзалары булып киткән һәм җыелышта мөһим роль уйный башлаган.

«Мин сезне дусларым дип атыйм, чөнки сезгә Атамнан ишеткәннәрнең һәммәсен билгеле иттем» (Яхъя 15:15)

Сораулар: Гайсә үзенең 12 рәсүле итеп кемне сайлаган? Гайсә үз рәсүлләренә нинди эш тапшырган?

Маттай 10:1—10; Марк 3:13—19; 10:35—40; Лүк 6:12—16; Яхъя 15:15; 20:24, 25; Рәсүлләр 2:7; 4:13; 1 Көринтлеләргә 9:5; Эфеслеләргә 2:20—22

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу