Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • my 108 хикәя
  • Дәмәшәкъ юлында

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Дәмәшәкъ юлында
  • Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә Шаулны сайлый
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Начарлык эшләүчеләр үзгәрә аламы?
    Бөек Остаздан өйрән
  • «Җыелыш тыныч яши башлады»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Шаул Дәмәшекъкә юл тота
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Күбрәк карарга
Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
my 108 хикәя
Дәмәшәкъкә барганда Шаулны күктән яктылык сукырайта һәм ул җиргә егыла

ЙӨЗ СИГЕЗЕНЧЕ ХИКӘЯ

Дәмәшекъ юлында

БЕЛӘСЕҢМЕ кем җирдә ята? Бу кешенең исеме Шаул. Хәтерлисеңме, ул Эстефәнгә ташлар атып үтергән кешеләрнең киемнәрен саклап торган иде? Кара, нинди күз чагылдыра торган яктылык төшә! Нәрсә булган соң?

Эстефән үлгәч, Шаул Гайсә шәкертләрен эзәрлекләүче кешеләрнең җитәкчесе булып китә. Алар шәкертләргә явызлык эшли. Шаул өйдән-өйгә йөри, мәсихчеләрне сөйрәп чыгарып төрмәгә яба. Күп кенә шәкертләр башка шәһәрләргә качып китә һәм анда яхшы хәбәрне вәгазьли. Әмма Шаул аларны башка шәһәрләргә дә барып эзәрлекли. Ә хәзер ул Дәмәшекъкә бара. Әмма юлда гаҗәеп бер нәрсә була.

Кинәт Шаулны күктән иңгән яктылык сукырайта. Рәсемдә күрсәтелгәнчә, Шаул җиргә егыла. Шуннан соң: «Шаул! Шаул! Нигә син мине эзәрлеклисең?» — дигән тавыш ишетелә. Шаулның юлдашлары да яктылыкны күрә һәм тавышны ишетә, әмма алар аның әйткәнен аңламыйлар.

«Син кем, Раббы?» — дип сорый Шаул.

«Мин — син эзәрлекли торган Гайсә»,— дип җавап бирә аңа тавыш. Гайсәгә аның шәкертләрен эзәрлекләгәндә авыр: аның өчен бу аның үзен эзәрлеклиләр кебек. Шуңа күрә Гайсә шулай дип әйтә.

«Раббы, миңа нәрсә эшләргә соң?» — дип сорый Шаул.

«Тор һәм шәһәргә бар,— дип әйтә Гайсә.— Анда сиңа нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтерләр». Шаул торып, күзләрен ача, әмма бернәрсә дә күрми. Ул сукырайган! Шуңа күрә аның юлдашлары аны кулыннан җитәкләп, Дәмәшекъкә алып баралар.

Шуннан соң Гайсә үзенең Дәмәшекътәге шәкертләренең берсенә болай ди: «Һанани, тор да Туры урам дип аталган урамга бар. Шунда Яһүднең өенә кереп, Шаул исемле кешене сора. Мин аны үземнең махсус хезмәтчем итеп сайладым».

Һанани нәкъ шулай эшли дә. Шаулны тапкач, ул аның өстенә кулларын салып: «Раббы мине күзләрең күрә башласын һәм сине изге рух белән сугарырга дип җибәрде»,— дип әйтә. Шунда ук Шаулның күзләреннән тәңкәләр коелып төшкәндәй була, һәм ул яңадан күрә башлый.

Шаул төрле милләт кешеләренә бик күп вәгазьли. Хәзер аны рәсүл Паул итеп беләләр. Киләсе бүлекләрдә без аның турында әле тагын бик күп белербез. Әмма башта әйдә шуны белик: нинди эшне Аллаһы Петергә башкарырга куша.

Рәсүлләр 8:1—4; 9:1—20; 22:6—16; 26:8—20.

Өйрәнү сораулары

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу