Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 96 хикәя 224 б.-225 б., 2 абз.
  • Гайсә Шаулны сайлый

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә Шаулны сайлый
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Дәмәшәкъ юлында
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • «Җыелыш тыныч яши башлады»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Начарлык эшләүчеләр үзгәрә аламы?
    Бөек Остаздан өйрән
  • «Тыңлаучанлык корбаннан яхшырак»
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 96 хикәя 224 б.-225 б., 2 абз.
Шаулны көчле яктылык яктырта

ТУКСАН АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Гайсә Шаулны сайлый

Шау́л Тарс шәһәрендә туган Рим гражданы булган. Фарисей буларак, ул яһүдләрнең Канунын бик яхшы белгән һәм мәсихчеләрне нәфрәт иткән. Ул, мәсихче ир-атларның һәм хатын-кызларның өйләренә бәреп кереп, аларны сөйрәп алып чыккан һәм төрмәгә япкан. Котырынган халык Стифәнне́ таш атып үтергәндә, Шау́л, моны хуплап, якында гына басып торган.

Әмма Шау́л мәсихчеләрне Иерусалимда гына кулга алу белән чикләнмәгән. Ул, Дәмәше́къ шәһәрендә дә мәсихчеләрне эзәрлекләргә теләп, баш руханидан үзен анда җибәрүен үтенгән. Шау́л шәһәргә якынлашканда, кинәт аны яктылык чолгап алган, һәм ул җиргә егылган. Шунда ул мондый тавыш ишеткән: «Шау́л, ник син мине эзәрлеклисең?» Шау́л: «Кем син?» — дип сорагач, тавыш: «Мин Гайсә. Дәмәшекъкә́ бар. Анда мин сиңа нәрсә эшлисен әйтермен»,— дип җавап биргән. Шау́л сукыр булып киткән, һәм аны шәһәргә җитәкләп алып киткәннәр.

Дәмәшекътә́ Һанани́ исемле тугры мәсихче яшәгән. Күренештә Гайсә аңа: «Туры дип аталган урамга бар һәм Яһүд йортында Шау́л исемле кешене эзләп тап»,— дип кушкан. Һанани́ аңа: «Хуҗам, мин аны яхшы беләм. Ул шәкертләреңне төрмәгә утырта!» — дип җавап биргән. Гайсә исә аңа болай дигән: «Бар. Мин Шаулны́ төрле халыкларга яхшы хәбәрне вәгазьләсен дип сайладым».

Көчле яктылык аркасында Шаул сукырая

Һанани́ Шаулны́ эзләп тапкан да аңа: «Шау́л, кардәшем, Гайсә мине күзләреңне ачарга җибәрде»,— дигән. Шаулны́ң күзләре шунда ук күрә башлаган. Ул Гайсә турында күбрәк белем алган һәм аның шәкерте булып киткән. Хәзер инде суга чумдырылган мәсихче буларак, Шау́л башка шәкертләр белән бергә си нагогаларда вәгазьләгән. Синеңчә, яһүдләр Шаулны́ң башкаларны Гайсә турында өйрәткәненә ничек караган? Алар, шаккатып: «Әллә бу Гайсә шәкертләрен эзәрлекләгән теге кеше түгелме?» — диешкән.

Өч ел буе Шау́л Дәмәшекътәге́ халыкка вәгазьләгән. Яһүдләр Шаулны́ нәфрәт иткән һәм аны үтерергә ниятләгән. Кардәшләр исә, моның турында белеп, аңа качарга булышкан. Алар аны, кәрзингә утыртып, шәһәр стенасының тишеге аша төшергән.

Иерусалимга килгәч, Шау́л андагы кардәшләргә кушылмакчы булган. Ләкин алар аңардан курыккан. Шунда Барна́б исемле киң күңелле бер шәкерт Шаулны́ рәсүлләр янына китергән һәм аларны Шау́л чыннан да үзгәргән дип ышандырган. Шау́л Иерусалимдагы җыелыш белән бергә яхшы хәбәрне ашкынып вәгазьли башлаган. Соңрак ул Пау́л буларак билгеле булып киткән.

«Мәсих Гайсә дөньяга гөнаһ кылучыларны коткару өчен килде... Ә гөнаһлыларның иң гөнаһлысы — мин» (1 Тимутигә 1:15)

Сораулар: ни өчен мәсихчеләр Шаулда́н курыккан? Ул ничек үзгәргән?

Рәсүлләр 7:54—8:3; 9:1—28; 13:9; 21:40—22:15; Римлыларга 1:1; Гәләтиялеләргә 1:11—18

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу