15 нче җыр
Кардәшләрем исәпсез күп
1. Кардәшләрем исәпсез күп, минем якта тора.
Тугры тора һәрберсе, сафлыгын нык саклап.
Әйе, кардәшлегебез — бихисап күп куәт.
Бар җирдә Алланы мактап, җырлыйлар шатлыкта.
2. Кардәшләрем исәп сез күп, ак киемдә алар.
Йәһвә йортында көн-төн бар хезмәт итәләр.
Кардәшләр исәпсез күп вәгазьли барсына:
безнең коткару өчен дан — Аллага, Бәрәнгә.
3. Кардәшләрем исәпсез күп, барсына вәгазьли.
Мәңге яхшы хәбәрне бар җирләрдә сөйли.
Кайгы алар күрсә дә, хәбәр тараталар.
Мәсих болыннарга илтә, тынлык таба алар.