Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • be 1 дәрес 83 б.-85 б., 3 абз.
  • Дөрес уку

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Дөрес уку
  • Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Охшаш мәкаләләр
  • Үзеңне укуга багышла
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Паузалар
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Изге Язмаларны уку файдалы һәм күңелле
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Дөрес уку
    Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
Күбрәк карарга
Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
be 1 дәрес 83 б.-85 б., 3 абз.

1 НЧЕ ДӘРЕС

Дөрес уку

Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Сиңа нәрсә язылган, шуны кычкырып укырга кирәк. Сүзләрне һәм аларның өлешләрен төшереп калдырма, бер сүзне икенче сүз белән алмаштырма. Сүзләрне дөрес укы. Тыныш һәм диакритик билгеләргә игътибар ит.

Ни өчен бу мөһим?

Игътибар белән һәм дөрес уку — Изге Язмалардагы хакыйкатьләрне җиткерүнең төп ысулы.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА әйтелгәнчә, Аллаһы барлык кешеләрнең «хакыйкать турында төгәл белем алуын тели» (1 Тим. 2:4). Шуңа күрә Изге Язмалардан кычкырып укыганда, төгәл белем бирергә теләгебез яхшырак укырга дәртләндерсен.

Яшьләр дә, олылар да Изге Язмаларны һәм аны аңлатучы басмаларны дөрес итеп кычкырып укый белергә тиеш. Без — Йәһвәнең Шаһитләре, һәм безгә Йәһвә һәм аның эшләре турында башкаларга вәгазьләргә кирәк. Вәгазьләгәндә, безгә еш кына башка кешеләр алдында укырга туры килә. Без гаиләбез алдында да кычкырып укыйбыз. Теократик хезмәт мәктәбендә укып, кардәшләр — яшьләр дә, олылар да — киңәшләр ярдәмендә кычкырып уку сәләтләрен яхшырта алалар.

Изге Язмаларны бер кеше алдында яки җыелыш алдында укыйбызмы, һәрхәлдә, аны кешеләр алдында уку — бик җитди нәрсә. Изге Язмалар Аллаһы тарафыннан рухландырылган, ул «тере һәм кодрәтле... һәм йөрәгебездәге уй-ниятләребезне ачыклый» (Евр. 4:12). Аллаһы Сүзендә башка чыганакларда булмаган кыйммәтле белем бар. Ул белем кешегә бердәнбер хак Аллаһыны белергә, аның белән якын мөнәсәбәтләр булдырырга һәм тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итә ала. Анда Аллаһының яңа дөньясындагы мәңгелек тормышка ничек ия булырга икәне аңлатыла. Без Изге Язмаларны кычкырып укыганда, моны мөмкин кадәр яхшырак башкарырга тиеш (Мәд. 118:140; Ирем. 26:2).

Дөрес укыр өчен нәрсә эшләргә? Яхшы укыр өчен, иң беренче чиратта дөрес укырга өйрәнергә кирәк. Ә дөрес уку — нәрсә язылган, нәкъ шуны уку. Сүзләрне төшереп калдырма һәм кушымчаларны йотма, охшаш сүзләрне бер-берсе белән бутама.

Сүзләрне дөрес укыр өчен, контекстны белергә кирәк. Моның өчен яхшы әзерлән. Вакыт узу белән син укыганда алдарак торган сүзләрне һәм фикерләрнең бәйләнешен күрергә өйрәнерсең, һәм синең укуың яхшырыр.

Тыныш билгеләре һәм диакритик билгеләр язма телнең мөһим яклары булып тора. Тыныш билгеләре паузаны кайда ясарга, ул никадәр озын булырга тиеш һәм интонацияне ничек үзгәртергә икәнен күрсәтә. Кайбер телләрдә текстны дөрес интонация белән укымасаң, сорау җөмлә хикәя җөмләгә әйләнергә, хәтта җөмләнең мәгънәсе үзгәрергә мөмкин. Кайвакыт тыныш билгеләре грамматика ягыннан гына әһәмияткә ия. Күп телләрдә текстта куелган я контексттан аңлашыла торган диакритик билгеләрне (хәрефнең өстенә яки астына куела торган өстәмә билгеләрне) исәпкә алмасаң, текстны дөрес укый алмаячаксың. Үз телеңдә тыныш билгеләре һәм диакритик билгеләр ничек кулланыла икәнен тикшер. Бу сиңа укыганыңны аңлап укырга ярдәм итәчәк. Исеңдә тот: максатың — язылган сүзләрне генә укып чыгу түгел, ә тыңлаучыларыңа фикерләрне җиткерү.

Дөрес укырга өйрәнер өчен, материалны бер тапкыр гына уку җитәрлек түгел. Башта бер абзацны гына укып чык; хата җибәрсәң, аны кат-кат хатасыз укырга өйрәнгәнче укы. Шуннан соң икенче абзацка күч. Ахырда, сүзләрне төшереп калдырмыйча, кабатламыйча һәм хаталар җибәрмичә берничә битне укып чык. Аннан соң берәр кеше син укыганда текстны карап барсын һәм сине төзәтсен.

Кайбер очракларда начар күргәнгә һәм яктылык җитәрлек булмаганга, дөрес уку авыр. Бу яктан кирәкле чаралар күрсәң, укуың һичшиксез яхшырачак.

Кайвакыт яхшы укый торган абый-кардәшләргә, Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнгәндә һәм өйрәнү мәкаләсен үткәндә, кычкырып укырга кушалар. Ләкин бу йөкләмәне яхшы башкарып чыгар өчен, сүзләрне дөрес укый белү генә җитәрлек түгел. Җыелышта сәхнәдән яхшы итеп кычкырып укыр өчен, сиңа һәрвакыт яхшы итеп укый белергә кирәк. Җөмләдә һәрбер сүз мөһим икәнен исеңдә тот. Сүзләрне төшереп калдырсаң, текстның мәгънәсен аңламаячаксың. Эчтән генә укыганда да сүзләрне дөрес укымасаң, текстның мәгънәсе үзгәрәчәк. Шулай ук диакритик билгеләргә игътибар итмәсәң яисә контекстны исәпкә алмасаң, укуың дөрес булмас. Контексттагы һәрбер сүзнең мәгънәсен аңларга тырыш. Шулай ук тыныш билгеләре җөмләнең мәгънәсенә ничек тәэсир итә икәненә игътибар ит. Онытма, фикер берничә сүздән тора. Андый сүзләргә игътибар ит һәм кычкырып укыганда аерым сүзләрне түгел, ә сүзтезмәләрне һәм фразаларны укы. Текстны үзең яхшы аңлап укысаң, башкаларга укыганда хакыйкатьне җиткерә алырсың.

Рәсүл Паул тәҗрибәле бер мәсихче өлкәнгә: «Башкалар алдында кычкырып укы»,— дип язган (1 Тим. 4:13). Әйе, без барыбыз да кешеләр алдында яхшы итеп кычкырып укуыбызны яхшырта алабыз.

ТЫНЫШ БИЛГЕЛӘРЕ

Нокта (.) җөмлә ахырын һәм туктарга кирәк икәнен күрсәтә.

Өтер (,) кыска пауза ясарга кирәк икәнен күрсәтә, чөнки җөмлә әле дәвам итә.

Нокталы өтер (;) өтергә караганда зуррак, ләкин ноктага караганда кыскарак пауза ясарга кирәк икәнен күрсәтә.

Ике нокта (:) исемлек алдыннан яки туры сөйләм алдыннан куела; бу чакта да пауза кирәк.

Өндәү билгесе (!) көчле тойгыны белдерә, һәм моны тавыш белән күрсәтергә кирәк.

Сорау билгесе (?) җөмлә сорау интонациясе белән укыла икәнен күрсәтә.

Куштырнаклар (« » яки „“) эчендә язылган сүзләрне кыска пауза ясаганнан соң укырга кирәк (туры сөйләм булса, пауза озынрак булырга тиеш).

Сызык (—) куелганда, гадәттә, пауза ясала, кайчакта интонацияне һәм темпны да үзгәртергә кирәк.

Түгәрәк ( ) һәм квадрат [ ] җәяләр эчендә язылган сүзләрне укыганда кайвакыт тонны түбәнәйтергә кирәк. Түгәрәк җәяләрдә чыганак исеме язылган булса, аны укырга кирәкми. Квадрат җәяләрдәге сүзләр текстның мәгънәсен тулыландыра; аларны укыганда тонны үзгәртәсе юк.

КИҢӘШЛӘР

  • Укы! Укы! Укы! Кычкырып укы.

  • Берәр кеше син укыганда текст буенча карап барсын һәм сине төзәтсен.

  • Шәхси өйрәнү вакытында игътибар белән укырга өйрән.

  • Аерым сүзләрне түгел, ә сүзтезмәләрне укырга өйрән.

КҮНЕГҮ Маттай китабының 5—7 нче бүлекләрен, аларны яхшы укырга өйрәнер өчен, берничә тапкыр кычкырып укып чык. Аннан соң дустың яки туганың, син бу өзекнең берәр өлешен кычкырып укыганда, текст буенча карап барсын. Син 1) берәр сүзне төшереп калдырсаң, 2) сүзне дөрес укымасаң яки сүзләр тәртибен үзгәртсәң һәм 3) текстта тыныш билгеләре я диакритик билгеләр очраганда, пауза ясамасаң яисә интонацияне үзгәртмәсәң, ул сине туктатсын. Бу күнегүне ике-өч тапкыр ясасаң, яхшы булыр иде. Һәр тапкыр аны кимендә ун минут дәвамында яса.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу