Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • be 5 дәрес 97 б.-100 б., 4 абз.
  • Паузалар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Паузалар
  • Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Охшаш мәкаләләр
  • Дөрес уку
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Изге Язмаларның шигырьләрен сәнгатьле уку
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Шома сөйләм
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Төп фикерләрне кабатлагыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Күбрәк карарга
Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
be 5 дәрес 97 б.-100 б., 4 абз.

5 НЧЕ ДӘРЕС

Паузалар

Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Паузалар ясалырга тиеш урыннарда туктап ал. Кайчак паузаларың кыска гына булсын. Билгеле бер максат белән генә ясалган паузалар урынлы була.

Ни өчен бу мөһим?

Паузаларны дөрес куйсаң, сөйләмеңне аңлау җиңел булачак. Паузалар мөһим фикерләргә басым ясарга булыша.

НОТЫК сөйләгәндә дә, берәрсе белән сөйләшкәндә дә, паузаларны дөрес кую бик мөһим. Паузасыз сөйләм мәгънәсез һәм аңлаешсыз сөйләмгә әйләнә. Тиешле урыннарда куелган паузалар сөйләгәннәреңә ачыклык кертә һәм тыңлаучыларыңа төп фикерләрне исләрендә калдырырга булыша.

Паузаларны кайсы очракларда ясарга? Алар никадәр озын булырга тиеш?

Тыныш билгеләренә карап куела торган паузалар. Тыныш билгеләре язма сөйләмдә зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, алар җөмләнең хикәя я сорау җөмләме икәнен күрсәтә, җөмләдә туры сөйләм булганда кулланыла. Кайбер тыныш билгеләре җөмләнең бер өлеше икенчесе белән ничек бәйле икәнен күрсәтә. Эчтән генә укыганда, без бар тыныш билгеләрен күрәбез, ә кычкырып укыганда, аларны интонация белән күрсәтергә кирәк. (Моның турында күбрәк белер өчен, «Дөрес уку» дигән 1 нче дәресне кара.) Тыныш билгеләре куелган урыннарда паузалар ясамасак, башкаларга укылган текстны аңлау кыен булыр я хәтта аның мәгънәсе бозылыр.

Кайвакыт паузаларны җөмләнең мәгънәсенә карап куярга кирәк. Бер танылган пианист болай дигән: «Мин башка пианистлар уйнаганны гына уйныйм. Бөтен хикмәт ноталар арасында ясаган паузаларымда». Сөйләм турында да шуны ук әйтеп була. Паузаларны дөрес куллансаң, чыгышың күпкә матуррак һәм мәгънәлерәк булачак.

Әйтик, сиңа башкалар алдында берәр текстны укырга кирәк. Әзерләнгәндә, текстта билгеләр куйсаң, уку җиңелрәк булачак. Кыска гына пауза ясарга кирәк булса, шул урында — кечкенә генә бер вертикаль сызык, ә озынрак пауза ясарга кирәк булса, ике сызык куй. Берәр җөмләне дөрес укый алмасаң һәм кирәк булмаган урыннарда паузалар ясасаң, тоташ укылырга тиешле урынны каләм белән билгеләп куй. Аннан соң бөтен җөмләне яңадан укып чык. Бу ысулны күп кенә тәҗрибәле докладчылар куллана.

Гадәттә, кешеләр белән аралашканда паузалар ясау авыр түгел, чөнки без нәрсә әйтәсе килгәнебезне беләбез. Әмма кайберәүләрнең кирәк булса да, булмаса да паузалар ясау гадәте бар. Алар сөйләгәндә андый паузаларны билгеле бер вакыт үткәч ясыйлар. Андый гадәт сөйләмнең тәэсир итү көчен киметә, һәм аның аркасында сөйләм үз ачыклыгын югалта. Бу яктан үзгәрешләр ясар өчен, «Шома сөйләм» дигән 4 нче дәрестәге киңәшләрне кара.

Алдагы фикергә күчкәндә куела торган паузалар. Бер төп фикердән икенчесенә күчкәндә паузалар ясау тыңлаучыларыңа уйланып алырга, фикер барышының үзгәрүен күрергә булыша һәм чираттагы фикерне ачыграк аңларга ярдәм итә. Без машинада барганда борылышта тизлекне киметәбез. Нәкъ шулай ук бер фикердән икенче фикергә күчкәндә дә, паузалар ясап, «тизлекне» киметергә кирәк.

Кайбер докладчылар, сөйлисе материал бик күп булганга, бер фикердән икенчесенә паузалар ясамыйча күчә. Ә кайберәүләр аралашканда да шулай эшли. Моның сәбәбе, күрәсең, тирә-яктагы кешеләрнең гадәте. Ләкин моның аркасында өйрәтүнең сыйфаты кими. Төп фикерләрне исләрендә калдыруларын теләсәң, аларны ачык әйтеп бирер өчен җитәрлек вакыт бүлеп куй. Фикерләрең ачык аңлаешлы булсын өчен, паузалар яса.

Әйтик, сиңа нотыгыңны план буенча сөйләргә кирәк, ди. Ул чакта төп фикерләр арасындагы паузаларны кайда ясарга кирәк икәне ачык күренеп торсын. Ә нотыгың әзер текст буенча булса, бер төп фикердән икенчесенә күчү урыннарын билгеләп куй.

Бер фикердән икенчесенә күчкәндә ясалган паузалар тыныш билгеләренә карап куелган паузалардан, гадәттә, озынрак була. Әмма чиктән тыш озын булсалар, башкалар син начар әзерләнгәнсең һәм нәрсә әйтергә икәнен белмисең дип уйларга мөмкин.

Фикерне ассызыклаучы паузалар. Фикерне ассызыклаучы паузаның максаты — тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итү. Алар билгеле бер фикерне әйтер алдыннан я әйткәннән соң, берәр сорауны бирер алдыннан я биргәннән соң куела. Андый паузалар әйтелгән фикер турында уйланырга мөмкинлек бирә яисә тыңлаучыларны яңгыраячак фикергә әзерли. Күргәнебезчә, бу паузаларның максатлары төрле, шуңа күрә паузаны кайда куярга икәнен үзең хәл ит. Ләкин андый паузаларны иң мөһим фикерләрне ассызыклау өчен генә кулланырга кирәк, югыйсә кайсы фикер иң мөһим икәне аңлашылмаячак.

Гайсә Насара шәһәренең синагогасында Язмалардан бер өзекне кычкырып укыганда, паузаларны оста итеп кулланган. Ул Ишагыйя пәйгамбәр төргәгеннән үзе башкарачак эш турында әйтелгән урынны укыган. Аннары төргәкне төреп хезмәтчегә биргән дә, үз урынына утырган. Шуннан соң гына, синагогадагы бар кеше аңа игътибар белән карап торганда, ул бу өзекне аңлаткан һәм болай дигән: «Сез әле генә ишеткән Язма өзеге бүген үтәлде» (Лүк 4:16—21).

Пауза таләп итүче хәлләр. Кайвакыт берәр хәл аркасында пауза ясарга туры килә. Мәсәлән, өйдән-өйгә вәгазьләгәндә үткән машина я елаган бала тавышы аркасында кеше белән сөйләшүне беразга туктатып торырга кирәк булыр. Чыгыш ясаганда берәр тавыш комачауласа, бәлки, кычкырыбрак сөйләү дә җитәр. Әмма тавыш көчле һәм дәвамлы булса, тыңлаучыларың бернәрсә дә ишетмәячәк, шуңа күрә пауза ясарга кирәк. Шулай итеп, кирәк булганда бераз туктап торып, син кешеләргә әйтергә теләгән фикереңнән күбрәк файда алырга булышырсың.

Уйланырга һәм җавап бирергә мөмкинлек бирүче паузалар. Әйтик, син чыгышыңда риторик сораулар кулланасың, ди. Кешеләр аларга турыдан-туры җавап бирергә тиеш булмаса да, соравың турында уйлансыннар өчен, аларга вакыт бир. Әгәр дә син тыңлаучыларыңа уйланырга дәртләндерүче сорау биреп тә, тиешле пауза ясамасаң, соравың үз максатына ирешмәячәк.

Паузаларны сәхнәдән чыгыш ясаганда гына түгел, ә шулай ук вәгазьләгәндә дә ясау мөһим. Кайбер кешеләр бертуктаусыз сөйли. Синең дә андый гадәтең булса, паузалар ясарга өйрәнер өчен эчкерсез тырышлыклар куй. Шулай итеп башкаларга синең белән аралашу күңеллерәк булачак, ә вәгазеңнең сыйфаты артачак. Пауза — дәшми тору. Ә дәшми тору фикерне ассызыклый, игътибарны җәлеп итә һәм колакка ял бирә.

Аралашканда, бер кеше, икенчесен тыңлап, үз фикерен әйтә. Башка кешене тыңласаң, әйткәннәренә игътибарлы булсаң, кеше сине теләбрәк тыңлаячак. Шуңа күрә сөйләгәндә, паузалар яса һәм кешегә үз фикерен әйтергә мөмкинлек бир.

Вәгазьләгәндә, кеше белән фикер алышсак, сөйләшүебез күбрәк файда китерәчәк. Мәсәлән, күп кенә Шаһитләр кеше белән исәнләшкәннән соң башта нәрсә турында сөйләшергә җыенганнарын аңлаталар һәм шуннан соң сорау бирәләр. Аннары алар, кеше җавап бирсен өчен, пауза ясыйлар һәм аның әйткәннәре өчен үз рәхмәтләрен белдерәләр. Аның белән сөйләшкәндә алар аңа үз фикерен әйтеп бирергә мөмкинлек бирәләр. Чөнки кешенең фикерен белгәндә, аңа булышу җиңелрәк (Гыйб. сүз. 20:5).

Әлбәттә, кайбер кешеләр соравыбызга без бер дә көтмәгән җавап бирә. Әмма Гайсә, пауза ясап, хәтта үзенә каршы килгән кешеләргә дә үз фикерләрен әйтергә мөмкинлек биргән (Марк 3:1—5). Башкаларга сөйләргә мөмкинлек биреп, без аларны уйланырга дәртләндерәбез. Нәтиҗәдә, алар үз күңелендәгене сөйләп бирер. Вәгазьләгәндә, максатларыбызның берсе — кешене Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләргә карата үз фикерен эчкерсез белдерергә дәртләндерү. Бу мөһим хакыйкатьләр турында әйткәндә, кеше билгеле бер карарга килергә тиеш (Евр. 4:12).

Хезмәттә паузаларны дөрес кулланыр өчен осталык кирәк. Аларны дөрес куллансак, мөһим фикерләрне ассызыклый алырбыз, һәм алар тыңлаучыларның хәтерендә озакка калачак.

КИҢӘШЛӘР

  • Кычкырып укыганда, аеруча тыныш билгеләренә игътибар ит.

  • Яхшы докладчыларны дикъкать белән тыңла. Аларның кайда һәм никадәр озын паузалар ясаганнарына игътибар ит.

  • Тыңлаучыларыңның берәр фикерне истә калдыруларын теләсәң, алар фикергә төшенә алсын өчен, пауза яса.

  • Сөйләшкәндә, башкаларны үз фикерләрен әйтергә дәртләндер. Аларны бүлдермичә тыңла.

КҮНЕГҮ Марк 9:1—13 не кычкырып укыганда, тыныш билгеләренә карап, паузалар яса. Игътибарлы бул: укуың сүлпән булып китмәсен. Аннан соң берәрсе үзеңне тыңлап чыксын һәм паузалар турында киңәшләр бирсен.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу