4 НЧЕ ДӘРЕС
Шома сөйләм
ТЕКСТНЫ кычкырып укыганда аерым сүзләрне әйтә алмыйча төртелеп калганың бармы? Яисә нотык сөйләгәндә сүз таба алмыйча торганың бармы? Андый хәлгә эләккәнең булса, сөйләмеңә, бәлкем, шомалык җитмидер. Шома сөйләүче һәм укучы кешенең сүзләр һәм фикерләр агымы өзлексез. Аның өчен сөйләү яисә уку авыр түгел кебек тоела. Ләкин шома итеп сөйләү бу тын алмыйча һәм уйламыйча сөйләргә кирәк дигән сүз түгел. Шома сөйләм матур һәм колакка ятышлы. Теократик хезмәт мәктәбендә шома сөйләмгә зур игътибар бирелә.
Ни өчен сөйләм кайвакыт шома түгел? Аста кайбер сәбәпләр китерелә: 1) Текстны кычкырып укыганда таныш булмаган сүзләр очрый һәм нәтиҗәдә укучы төртелеп кала. 2) Кыска, әмма артык еш ясалган паузалар сөйләмне өзек итә. 3) Начар әзерләнү. 4) Нотык материалы логик тәртиптә төзелмәгән. 5) Кешенең сүз байлыгы җитми, аңа кирәкле сүзне озак эзләргә туры килә. 6) Сөйләмдә бик күп сүзләргә басым ясала. 7) Сөйләүче телнең грамматикасын белми. Сиңа да бу сәбәпләрнең берәрсенә игътибар итәргә кирәк түгелме?
Сөйләмеңә шомалык җитмәсә, әлбәттә, тыңлаучыларың үз урыннарыннан торып Патшалык Залыннан чыгып китмәсләр, әмма алар башка нәрсәләр турында уйлый башларга мөмкин. Һәм шул чакта бар сөйләгәннәрең бушка гына булуы бик ихтимал.
Ләкин икенче яктан ышандырырлык итеп һәм шома сөйләгәндә боеручан тонга күчмә, чөнки андый очракта тыңлаучылар үзләрен уңайсыз хис итәчәк. Тыңлаучыларың башка шартларда тәрбияләнгәнгә сөйләмеңне эчкерсез түгел һәм тупас дип санаса, син үз максатыңа ирешмәдең дип әйтеп була. Шунысы кызык: рәсүл Паул чыгыш ясау ягыннан тәҗрибәле булган булса да, үзенә артык игътибар җәлеп итмәс өчен көринтлеләргә «көчсез, курыккан хәлдә һәм бик калтыранып» сөйләгән (1 Көр. 2:3).
Нәрсәдән сакланырга. Күп кешеләр үз сөйләмнәрендә «вәт», «алай», «шулай шул», «ни» кебек сүзләр һәм ымлыклар куллана. Башкалар исә һәр җөмләдән соң диярлек «әйеме» дип өсти, яисә җөмләне «беләсеңме» я «карале» дигән сүзләр белән башлый. Син сөйләгәндә андый сүзләрне еш кулланасыңмы? Моны белер өчен, берәр кешегә мөрәҗәгать ит. Ул синең сөйләгәнеңне тыңласын һәм син андый сүзләрне әйткән саен аларны кабатлап торсын. Син, бәлки, бик нык гаҗәпләнерсең.
Кайбер кешеләр укыганда я сөйләгәндә инде әйтелгән сүзләрне кабат әйтә. Алар җөмләне башлап җибәрәләр дә, ярты юлда туктап, әйткәннәренең ким дигәндә бер өлешен яңадан кабатлыйлар.
Башка кешеләрнең исә сүзләрне әйтү тизлеге яхшы, әмма алар җөмләне бер фикер белән башласа, икенчесе белән тәмамлап куя. Аларның сөйләм агышы өзелмәсә дә, бер фикердән икенче фикергә күчү аркасында сөйләмнең шомалыгы кими.
Яхшырыр өчен нәрсә эшләргә. Сөйләгәндә, кирәкле сүзне табарга тырышып газапланганың бармы? Алайса, сиңа сүз байлыгын арттырыр өчен махсус тырышлыклар куярга кирәк. Безнең басмаларыбызны укыганда, таныш булмаган сүзләр очраса, аларга игътибар ит. Шуннан соң бу сүзләрне сүзлектән кара, аларның әйтелешен һәм мәгънәсен тикшер. Куллануда файдалы булса, аларны исеңдә калдырырга тырыш. Сүзлегең булмаса, телне яхшы белгән кешегә мөрәҗәгать ит.
Регуляр рәвештә кычкырып уку да сиңа ярдәм итәчәк. Таныш булмаган сүзләр очраса, аларны кат-кат кычкырып әйт.
Укуың шома булсын өчен, сүзләр бер-берсе белән ничек бәйле икәнен аңларга тырыш. Тыңлаучыларга авторның фикерләрен җиткерер өчен, аерым-аерым сүзләрне түгел, ә фразаларны укы. Андый фразаларны текстта күрергә өйрән һәм, кирәк булса, аларны билгеләп куй. Синең максатың сүзләрне дөрес уку гына түгел, ә фикерләрне төгәл итеп җиткерү дә. Абзацның һәр җөмләсен чиратлап анализла. Фикер барышын аңларга тырыш. Аннан соң тулаем абзацны кычкырып укып чык. Абзацны кат-кат укы, сүзләрне әйтә алмыйча төртелеп торган урыннарны шома укырга һәм кирәкмәгән урыннарда паузалар ясамаска өйрән. Бу максатыңа ирешкәч, киләсе абзацка күч.
Киләсе адым — уку тизлеген арттыру. Сүзләрнең бер-берсе белән ничек бәйле икәнен күрергә өйрәнсәң, алдарак торган сүзләрне күрергә һәм фикер барышын аңларга да өйрәнерсең. Шулай итеп син яхшы укый башларсың.
Көндәлек шигырьне һәм комментарийны кычкырып укып чык. Моны гадәтеңә керт. Андый алдан әзерләнмичә уку синең өчен яхшы күнегү булыр. Тексттагы аерым сүзләрне түгел, ә фразаларны — тәмамланган мәгънәне белдерә торган сүзләр тезмәсен күрергә өйрән.
Аралашканда шома гына сөйләшер өчен, нәрсә әйтергә теләгәнеңне алдан уйлап куй. Һәрвакыт шулай эшлә. Башта нинди фикерләрне һәм нинди тәртиптә әйтергә икәне турында уйлан; аннан соң гына сөйлә. Ашыкма. Фикердән фикергә күчмичә һәм төртелмичә, фикереңне ахырына кадәр әйтеп бирергә тырыш. Кыска гына, гади җөмләләр куллансаң, яхшы булыр иде.
Нәрсә әйтергә теләгәнеңне белсәң, сүзләр үзләреннән-үзләре табылыр. Һәр сүз өчен борчылып торма. Башта әйтәсе фикереңне эчтән әйтеп кара, ә инде сөйли башлагач, сүзләр турында уйла. Игътибарыңны фикерләргә тупласаң, сүзләр җиңел генә табылачак, һәм әйтәсе фикерләрең әзер булганга, аларны әйтү авыр булмас. Ләкин кабат сүзләр турында уйлый башласаң, сөйләмең өзек-өзек булып китәр. Сөйләмеңне шома итәр өчен куелган тырышлыкларың тиздән җимеш китерер, һәм шома сөйләм чыгышларыңның үзенчәлеге булып китәр. Ә бу сыйфат укучы өчен дә, докладчы өчен дә бик мөһим.
Йәһвә Мусаны Исраил халкы һәм Мисыр фиргавене янына үз сүзләрен җиткерергә җибәргәч, Мусага бу йөкләмә үти алмаслык булып тоелган. Ни өчен? Чөнки аның сөйләмендә, бәлкем, ниндидер кимчелек булгандыр (Чыг. 4:10; 6:12). Муса, Аллаһы йөкләмәсен үтәмәс өчен, үзен акларлык сәбәпләр китерсә дә, Йәһвә аларның берсен дә җитди дип тапмаган. Ул Мусаның вәкиле итеп абыйсы Һарунны билгеләгән һәм Мусага үзенә дә сөйләргә ярдәм иткән. Муса аерым кешеләр һәм кешеләрнең кечкенә төркемнәре алдында гына түгел, ә бөтен халык алдында да күп тапкырлар яхшы чыгышлар ясаган (Кан. 1:1—3; 5:1; 29:2; 31:1, 2, 30; 33:1). Сөйләмең шома булсын өчен бар кирәкле адымнарны ясап Йәһвәгә таянсаң, үз сөйләмең белән Аллаһыга дан китерерсең.