14 НЧЕ ДӘРЕС
Үзеңне табигый тоту
СӨЙЛӘГӘНДӘ үзеңне табигый тотсаң, башкаларның ышанычын яулап алырсың. Үзең уйлап кара: берәрсе маска киеп берәр нәрсә әйтсә, син аңа ышаныр идеңме? Ә аның маскасы үз битеннән дә матуррак булса? Әлбәттә, ышанмас идең. Шуңа күрә маска кимә, үзеңне табигый тот.
Табигый сөйләм ничек телим, шулай сөйлим дигән сүз түгел. Сөйләгәндә грамматиканы дөрес кулланмасак, сүзләрне дөрес әйтмәсәк һәм мыгырдап сөйләсәк, бу урынлы булмас иде. Жаргонны кулланма. Әйткән сүзләребездә дә, үзебезне тотышыбызда да хөрмәт аңкып торсын. Үзләрен табигый тотучылар чиктән тыш официаль да түгел, шулай ук кешеләр минем турында нәрсә уйлый дип тә чиктән тыш борчылмыйлар.
Вәгазьләгәндә. Вәгазьдә ишек шакыр алдыннан я урамда берәр кешегә шаһитлек бирер алдыннан дулкынланасыңмы? Күпчелегебез дулкынлана, кемдер күбрәк, кемдер әзрәк дулкынлана. Моның аркасында тавышыбыз үзгәрә, калтырый башлый, дулкынланганга үзебез дә сизмәстән кирәкмәгән хәрәкәтләр ясыйбыз.
Ни өчен без дулкынланабыз? Бәлки, без кешеләр безнең турында нәрсә уйлар я кереш сүзләребез уңышлы булырмы дип борчылабыздыр. Андый борчылулар табигый, әмма алар безне яулап алса, бу вәгазебездә кыенлыклар тудырыр. Андый борчылуны вәгазьгә җыенганда сизсәң, нәрсә эшләргә? Вәгазьгә яхшылап әзерлән һәм Йәһвәгә ялварып дога кыл (Рәс. 4:29). Йәһвәнең кешеләрне Оҗмахтагы мәңгелек камил тормышка чакырып күрсәткән бөек мәрхәмәте турында уйлан. Яхшы хәбәргә һәм синең ярдәмеңә мохтаҗ булган кешеләр турында уйла.
Онытма: кешеләрнең ихтыяр иреге бар, шуңа күрә кайберәүләр хәбәрне кабул итә, ә кайберәүләр кире кага. Гайсә борынгы Исраилдә вәгазьләгәндә дә, кешеләр үзләрен шулай тоткан. Борчылма, үз йөкләмәңне үтә, вәгазьлә (Мат. 24:14). Хәтта кешеләр сүз әйтергә бирмәгәндә дә, синең анда булуың инде үзе шаһитлек бирә. Син үзеңне Йәһвәгә аның ихтыярын үтәр өчен тапшырдың, шуңа күрә уңышлы булачаксың. Ә вәгазьләгәндә ничек сөйлисең? Башкаларның ихтыяҗлары турында уйларга тырышсаң, сөйләмең табигый булачак һәм кешеләргә сине тыңлау кызыграк булачак.
Вәгазьләгәндә үзеңне табигый тотсаң һәм табигый сөйләсәң, кешеләргә сине тыңлау җиңелрәк булачак. Алар хәтта Изге Язмаларга нигезләнгән фикерләрне дә теләбрәк кабул итәчәк. Вәгазең нотык түгел, ә фикер алышу булсын. Үзеңне дусларча тот. Кешеләр белән кызыксын, әйткән сүзләрен игътибар белән тыңла. Кайбер халыкларда таныш булмаган кеше белән сөйләшкәндә, билгеле әдәп кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Шуңа күрә кешеләр белән сөйләшкәндә, моны исәпкә ал. Әмма шуны онытма: ягымлы елмаю һәрвакыт урынлы.
Чыгыш ясаганда. Чыгыш ясаганда үзеңне табигый тот, гадәттә ничек сөйләсәң, шулай сөйлә. Әлбәттә, тыңлаучы кешеләр саны күп булса, кычкырыбрак сөйләргә туры килер. Синдә нотыгыңны ятлау я чиктән тыш җентекле язулар ясау гадәте булса, димәк, син сүзләр турында артык борчыласың. Әлбәттә, дөрес сүз әйтеп сөйләү бик мөһим, әмма аларга зур игътибар бирелсә, чыгышың табигый түгел, ә официаль һәм купшы булачак. Әйтеләчәк фикерләрең турында алдан уйла, әмма күбрәк әйтеләчәк сүзләргә түгел, ә фикерләргә игътибар ит.
Берәр очрашуда синнән интервью алсалар, шул ук киңәшләрне куллан. Яхшылап әзерлән, әмма җавапларыңны ятлама һәм язып укыма. Җавап биргәндә интонацияң табигый булсын. Шунда сине тыңлау рәхәт булыр.
Сөйләгәндә, һәр нәрсәне чаманы белеп кулланырга кирәк. Чамасын белмәсәң, чыгышың инде табигый булмаячак. Мәсәлән, син сүзләрне дөрес һәм ачык сөйләргә тиеш, әмма сак бул: сөйләмең купшы һәм ясалма булып китмәсен. Тасвирлаучы һәм басым ясаучы ишарәләр чыгышыңны җанландырып җибәрә ала, әмма алар артык иркен булса, кешеләргә сине тыңларга комачаулар гына. Тавышыңның көче тиешле булсын, артык кычкырып сөйләмә. Чыгышыңның кайбер урыннарын илһамланып әйтү урынлы булыр, шулай да андый урыннар күп булса, чыгышың купшы яңгырар. Интонацияне үзгәрткәндә, илһамланып сөйләгәндә һәм хисләрне белдергәндә, игътибарны үзеңә җәлеп итәргә тырышма һәм тыңлаучыларны уңайсыз хәлдә калдырма.
Кайбер кешеләр хәтта чыгыш ясамаганда да үз фикерләрен дөрес һәм төгәл аңлатып бирә ала. Кайберәүләр күбрәк сөйләм телен кулланалар. Иң мөһиме шул: сөйләмебез һәрвакыт әдәпле булсын һәм үзебезне һәрвакыт мәсихчеләрчә тотыйк. Шулай эшләсәк, чыгыш ясаганда, табигый сөйләячәкбез һәм үзебезне табигый тотачакбыз.
Кычкырып уку. Укуың табигый булсын өчен тырышлыклар куй. Моның өчен материалның төп фикерләрен тап һәм аларның ничек аңлатылганына игътибар ит. Укыганда моны исеңдә тот, югыйсә сүзләрне генә укыячаксың. Таныш булмаган сүзләрнең әйтелешен тикшер. Кирәкле интонация сайла һәм фикерләрне дөрес җиткерер өчен сүзтезмәләр төзеп укы. Моның өчен берничә тапкыр кычкырып укып чык, укуың шомарганчы шулай эшлә. Кычкырып укуың илһамланып сөйләшүдәй яңгырасын өчен, материал белән яхшылап таныш. Шулчак укуың табигый булачак.
Без укыган материалның күпчелеге — Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар. Изге Язмаларның үзеннән Теократик хезмәт мәктәбендә, шулай ук вәгазьләгәндә һәм чыгышлар ясаганда укырга туры килә. Абый-кардәшләргә кайвакыт өйрәнү мәкаләсен укырга һәм Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнүдә берәр өзекне укырга кушалар. Тәҗрибәле кардәшләргә конгрессларда әзер нотыкны уку йөкләмәсен бирәләр. Изге Язмаларны я башка материалны укыганда туры сөйләм очраса, аны тиешле тавыш белән укы. Диалог очраса, тавышыңны үзгәртеп, төрле кешеләрнең сөйләшкәннәрен күрсәт. Әмма сак бул: укуың театраль тамаша булып китмәсен, табигый яңгырасын.
Табигый уку сөйләм теленә якынрак. Ул ясалма түгел, андый уку ышанычлы яңгырый.