9 НЧЫ ДӘРЕС
Интонация
ЛОГИК басым ясау әйткәннәрне аңларга булыша. Әмма сөйләгәндә, башка чараларны да куллансаң — тавыш көчен, темпны һәм тонны үзгәртсәң, сине тыңлау күпкә рәхәтрәк булачак, һәм тыңлаучыларың әйткәннәреңә карата хисләреңне күрәчәк. Материалга карата синең карашың материалга карата аларның карашына тәэсир итә ала. Җыелышта чыгыш ясаганда да, вәгазьләгәндә дә моны исәпкә ал.
Кеше тавышы — гаҗәеп корал һәм күп нәрсәләргә сәләтле. Аны дөрес куллану чыгышыңны җанландырып җибәрә, хисләр тудыра һәм эш итәргә дәртләндерә. Аны дөрес куллансаң, тыңлаучыларыңның йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйләрсең. Әмма бу максатка язуларыңда кайда тавыш көчен, кайда темпны, ә кайда тонны үзгәртергә кирәк икәнен күрсәтеп кенә ирешеп булмый. Андый билгеләргә карап интонацияне үзгәртсәң, сөйләмең табигый яңгырамаячак. Чыгышыңны җанландырып, аңа ямь өстәр урынына, андый интонация тыңлаучыларыңны уңайсыз хәлдә калдырачак кына. Интонацияне ничек үзгәртергә икәнен йөрәгең әйтеп торсын.
Интонацияне игътибарны үзеңә җәлеп итәр өчен кулланма. Ул чыгышыңның рухын аңларга булышсын.
Тавыш көчен үзгәрт. Сөйләмеңне матуррак итәр өчен бер мөмкинлек — тавыш көчен үзгәртү. Әмма тавышыңны бер көчәйтеп, бер әкренәйтеп сөйләү сөйләмеңне бер төрле итә, талчыктыра һәм әйтелгәннең мәгънәсен боза. Тавышыңны еш көчәйтеп сөйләсәң, бу башкаларга ошамаячак.
Тавыш көчен материалга карап үзгәрт. Әйтик, сиңа Ачылыш 14:6, 7 дә яки Ачылыш 18:4 тә язылган боерыкларны я Чыгыш 14:13, 14 тәге Аллаһыга нык ышануны күрсәтүче сүзләрне укырга кушканнар, ди. Ул сүзләрне катырак тавыш белән укы. Ә инде Иремия 25:27—38 дәге катгый хөкемнәрне укыганда, тавыш көчен үзгәртеп, бу өзекнең кайбер урыннарына басым яса.
Шулай ук үз максатыңны исәпкә ал. Тыңлаучыларыңны берәр эшкә дәртләндерәсең киләме? Үз чыгышыңның төп фикерләренә басым ясыйсың киләме? Алайса, катырак тавыш белән, шулай да чамасын белеп сөйлә. Әмма максатыңа тавышыңны көчәйтеп кенә ирешеп булмас, чөнки кайвакыт моның өчен җылылык белән һәм хисләр белдереп сөйләргә кирәк. Без моңа 11 нче дәрестә игътибар итәрбез.
Тавыш көчен киметеп сөйли башлау тыңлаучыларның игътибарын җәлеп итә. Әмма аннан соң, гадәттә, шунда ук югарырак тон белән сөйли башларга кирәк. Түбәнрәк тавыш һәм шул ук вакыт югары тон белән сөйләп, борчылуны яки куркуны күрсәт. Тыныч тавыш белән шулай ук әллә ни мөһим булмаган фикерләрне әйтеп була. Әмма һәрвакыт тыныч тавыш белән сөйләсәң, тыңлаучылар син үз әйткәннәреңә үзең ышанып бетмисең я әйткәннәрең үзеңә кызык түгел дип уйларга мөмкин. Шулай итеп, түбән тавышны акыл белән кулланырга кирәк.
Темпны үзгәрт. Сөйләшкәндә, сөйләм темпы, гадәттә, үзеннән-үзе үзгәрә бара. Мәсәлән, дулкынланганда, без тизрәк сөйлибез. Ә тыңлаучыларның әйткәннәребезне истә калдыруларын теләсәк, әкренрәк сөйли башлыйбыз.
Ләкин күптән түгел генә чыгыш ясый башлаган докладчылар, гадәттә, сөйләм темпын үзгәртмичә сөйлиләр. Ни өчен? Чөнки алар чиктән тыш зур игътибарны үз сүзләренә бирә. Алар, бәлки, үз чыгышларын тулысынча язып куядыр. Я аны укып чыгыш ясамасалар да, үз чыгышларын ятлап сөйлидер. Нәтиҗәдә, алар сөйләм темпын үзгәртмиләр. Аларга план буенча чыгыш ясарга өйрәнергә кирәк.
Тыныч кына баручы песи этне күрсә, шунда ук читкә ыргыла. Ул песигә охшаш булма һәм сөйләм темпын кискен үзгәртмә. Дикцияңне бозмас өчен, чиктән тыш тиз дә сөйләмә.
Темпны үзгәртү — бер тизрәк, бер әкренрәк сөйләү дигән сүз түгел. Андый сөйләм кешеләргә материалны тыңларга комачаулар гына. Сөйләм темпы материалның эчтәлегенә, чагылдырасы килгән хисләргә һәм максатка карап үзгәрергә тиеш. Тулаем алганда, чыгышыңның темпы уртача булсын. Гадәттә, дулкынлануны я шатлыкны күрсәтер өчен, без тизрәк сөйлибез. Чыгыш ясаганда да шулай эшлә. Әллә ни мөһим булмаган фикерләрне әйткәндә я вакыйгаларны сөйләгәндә шул ук ысулны куллансаң, яхшы булыр иде. Шулай итеп чыгышың җанланып китәчәк һәм чиктән тыш җитди яңгырамаячак. Ә нигезле дәлилләр китергәндә, төп фикерләрне әйткәндә һәм басым ясыйсы урыннар булганда, темпны әкренәйтергә кирәк.
Тонны үзгәрт. Әйтик, берәү музыкаль коралда уйнап утыра, ди. Син аны инде бер сәгать тыңлап утырасың. Ул бер нотаны гына куллана һәм аны я көчлерәк, я ишетелер-ишетелмәслек итеп уйный һәм уйнавын я тизләтә, я әкренәйтә. Шулай итеп ул тавыш көчен һәм темпны үзгәртә, ә тонны үзгәртми. Андый «музыканы» тыңлау әллә ни рәхәт түгел. Нәкъ шулай ук без дә тонны үзгәртмичә сөйләсәк, тавышыбыз колакка ятышлы булмас.
Шуны да әйтергә кирәк: тонны үзгәртү төрле телләрдә төрле роль уйный. Мәсәлән, кытай телендә тонны үзгәртү сүзнең мәгънәсен үзгәртергә мөмкин. Ә кайбер телләрдә, мәсәлән, югарырак тон һәм катырак тавыш ярдәмендә логик басым ясап була. Тонны үзгәртеп, шулай ук әйбернең яки араның зурлыгын күрсәтеп була. Җөмлә азагын югарырак, ә кайбер телләрдә киресенчә түбәнрәк тон белән әйтү аның сорау җөмлә булуын күрсәтә.
Дулкынлануны күрсәтер өчен һәм күтәренке рух белән әйтер өчен, югарырак тон, ә кайгы белән борчылуны күрсәтер өчен, түбәнрәк тон куллан. Андый хисләрне чагылдыру тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керерлек итеп сөйләргә булыша. Сүзләрне әйтеп кенә чикләнмә. Тавышың сүзләрне тойганыңны да күрсәтсен.
Алдан әзерлән. Чыгышыңның кайсы урыннарында интонацияне үзгәртергә кирәк? Моның турында әле материал җыйганда уйлан. Чыгышыңда дәлилләр белән үгетләү сүзләре генә яңгыраса, интонацияне үзгәртер өчен бик әз мөмкинлек булыр. Шуңа күрә чыгышыңның планын карап чык. Чыгыш җанлы һәм кызык булырмы? Аны «пешергәндә», бар кирәклесе дә «салынганмы»?
Әйтик, чыгыш ясаганда, син чыгышың кызык түгел һәм нәрсәнедер үзгәртергә кирәк икәнен сизәсең, ди. Нәрсә эшләргә? Чыгышыңа үзгәрешләр керт. Нинди? Мәсәлән, тыңлаучыларыңа Изге Язмаларны ачып берәр шигырьне укырга тәкъдим ит. Я берәр җөмләңне сорау итеп үзгәрт һәм басым ясар өчен пауза өстә. Я кыска гына бер мисал китер. Еш кына бу ысулларны тәҗрибәле докладчылар куллана. Син дә, тәҗрибәңә карамастан, чыгышыңны әзерләгәндә андый ысулларны куллан.
Интонация — ул тәмләткеч кебек. Аның кирәкле төрен куллан һәм күпме кирәк, шулкадәр генә «сал». Шул чакта чыгышың «тәмле» булачак, һәм кешеләргә сине тыңлау рәхәт булачак.