Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • be 15 дәрес 131 б.-134 б., 4 абз.
  • Килеш-килбәт

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Килеш-килбәт
  • Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кием һәм тышкы кыяфәт
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Кием-килбәтегез Аллаһыны данлыймы?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Ни өчен без җыелыш очрашуларына пөхтә киенеп киләбез?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
  • Сораулар рамкасы
    Безнең изге хезмәтебез 2008
Күбрәк карарга
Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
be 15 дәрес 131 б.-134 б., 4 абз.

15 НЧЕ ДӘРЕС

Килеш-килбәт

Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Киемең пөхтә, чиста һәм тыйнак, ә чәчләрең матур итеп таралган булсын. Үзеңне тотышыңнан башкаларны хөрмәт итүең күренсен.

Ни өчен бу мөһим?

Килеш-килбәтеңә карап башкалар динең һәм тормыш итү рәвешең турында билгеле бер фикергә киләчәк.

КИЛЕШ-КИЛБӘТЕҢӘ карап синең турында күп кенә нәрсә әйтеп була. Йәһвә кешенең йөрәген күрә, ә кешеләр, гадәттә, «күзләре күргәнне» исәпкә алып нәтиҗә ясыйлар (1 Пат. 16:7). Киемең дә, үзең дә чиста, ә чәчләрең таралган булса, кешеләр син үз-үзеңне хөрмәт итәсең дигән нәтиҗәгә килер һәм сине күпкә теләбрәк тыңлар. Синең тиешле киемеңә карап, кешеләр оешмаңны һәм Аллаһыңны уңай яктан бәяләр.

Киңәшләр. Изге Язмаларда килеш-килбәт турында кагыйдәләр булса да, алар әллә ни күп түгел. Шулай да анда дөрес карарлар кабул итәр өчен акыллы принциплар бар. «Һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез» дигән принцип аларның иң мөһиме (1 Көр. 10:31). Килеш-килбәт турында әйткәндә, нинди принципларны кулланырга?

Беренчедән, Изге Язмаларда без үзебез дә, киемебез дә чиста булырга тиеш дип әйтелә. Йәһвәнең борынгы халкы Исраилгә бирелгән Канунында чисталык турында әйтелә. Мәсәлән, руханилар үз хезмәтләрен башкарыр алдыннан үз киемнәрен билгеле бер вакытта юарга тиеш булган (Лев. 16:4, 24, 26, 28). Мәсихчеләр Муса канунын тотарга тиеш булмаса да, андагы принциплар әле дә кулланырлык (Яхъя 13:10; Ачыл. 19:8). Гыйбадәт кылу урынына я вәгазьгә барганда тәнебез һәм киемебез чиста, ә сулышыбыз саф булырга тиеш, шунда без беркемгә дә киртә булмабыз. Сәхнәдән чыгыш ясаучылар я демонстрациядә катнашучылар бу яктан яхшы үрнәк булсын. Үз килеш-килбәтебезгә игътибарлы булып, без Йәһвәгә һәм аның оешмасына хөрмәт күрсәтәбез.

Икенчедән, Изге Язмалар безне тыйнак һәм төпле булырга чакыра. Рәсүл Паул мәсихче «хатын-кызлар да чәчләрен төрлечә үреп, алтын-энҗеләр яки бик кыйммәтле киемнәр киеп түгел, ә үзләрен тыйнаклык, төплелек... белән, Аллаһыга бирелеп яшибез диюче хатын-кызларга хас булганча» бизәсеннәр дигән (1 Тим. 2:9, 10). Ир-атлар да үзләрен тыйнаклык һәм төплелек белән бизәргә тиеш.

Тыйнак кеше башкаларга киртә булмаска һәм үзенә игътибар җәлеп итмәскә тырыша. Ә төпле кеше уйлап һәм акыл белән эш итә. Тыйнак һәм төпле кеше, Аллаһы нормаларын хөрмәт иткәнгә, акыллы карарлар кабул итә һәм матур киенә белә. Бу сыйфатлар килеш-килбәт турында әйткәндә акыл белән эш итәргә һәм экстравагант булмаска ярдәм итә (1 Яхъя 2:16). Бу принципларны гыйбадәт кылу урыннарыбызда, вәгазьләгәндә я башка төрле эштә катнашканда тотыйк. Хәтта көндәлек киемебездә дә тыйнаклык һәм төплелек чагылсын. Мәктәптә я эштә очраклы вәгазьләр өчен мөмкинлекләр туарга мөмкин. Андый очракларда киемебез очрашуларга я конгрессларга кигән киемебез кебек булмаса да, ул пөхтә, чиста һәм тыйнак булсын.

Әлбәттә, һәр кеше үзенчә киенә. Беркем дә бездән бер төрле киенүебезне таләп итми. Гадәттә, бер кешегә бер нәрсә ошый, ә икенчесенә икенче нәрсә. Шулай да Изге Язмалардагы киңәшләрне һәрвакыт кулланыйк.

Рәсүл Петер «эчке матурлыгыбыз» килеш-килбәтебезгә караганда күпкә мөһимрәк дип язган (1 Пет. 3:3, 4). Йөрәгебез мәхәббәт, шатлык, тынычлык, игелек һәм нык нигезгә салынган иман белән тулы булса, без Аллаһыга дан китерүче рухи киемнәр кигәнбез дип әйтеп була.

Өченчедән, Изге Язмалар безне пөхтә булырга өнди. 1 Тимутигә 2:9 да «пөхтә кием» турында әйтелә. Рәсүл Паул бу хатында хатын-кызлар турында язса да, мондагы принципларны ир-атлар да кулланырга тиеш. Пөхтә дигән сүз җыйнак һәм чиста дигәнне аңлата. Пөхтә киенер өчен күп акча кирәкми.

Кешеләр безне күргәч, гадәттә чәчебезгә игътибар итәләр. Чәчләребез чиста һәм матур итеп тарап куелган булсын. Һәр кеше чәчен үзенчә тарап куя. Моңа кайвакыт ул яшәгән җирдәге гадәтләр я нәселдәнлек үз өлешен кертә. 1 Көринтлеләргә 11:14, 15 тә рәсүл Паул чәчкә кагылышлы киңәш биргәндә, күрәсең, бу ике якны да исәпкә алган. Ләкин кеше үзен каршы җенестәге кешегә охшаш итүче чәч йөртсә, ул Изге Язмалардагы принципларга каршы чыга (Кан. 22:5).

Пөхтә кеше дип саналыр өчен, ир кеше чиста кырынган булырга тиеш. Син яшәгән җирдә ир-атлар гадәттә мыек йөрткәнгә, мыек йөртергә булсаң, аның турында кайгыртып тор.

Дүртенчедән, килеш-килбәтебездә бу дөньяны һәм аның юлларын ярату чагылмасын. Рәсүл Яхъя мондый киңәш биргән: «Дөньяны да, дөньядагы нәрсәләрне дә яратмагыз» (1 Яхъя 2:15—17). Бу дөньяга күп кенә гөнаһлы теләкләр хас. Яхъя, мәсәлән, гөнаһлы тәннең теләкләрен һәм байлык белән мактануны искә ала. Изге Язмаларда шулай ук фетнәчелек рухы һәм хакимлеккә буйсынмау турында әйтелә (Гыйб. сүз. 17:11; Эфес. 2:2). Андый теләкләр һәм карашлар кешеләрнең тышкы күренешендә чагыла. Нәтиҗәдә, килеш-килбәтләре тыйнаксыз, шапшак булып китә, җенси теләкләр уята яки кычкырып тора. Андый килеш-килбәт мәсихчеләргә хас түгел, ә без, Йәһвә хезмәтчеләре буларак, үзебезне мәсихчеләрчә тотарга телибез.

Килеш-килбәт турында әйткәндә, бу дөньяга ияреп яшәгәнче, мәсихчеләр җыелышындагы рухи яктан җитлеккән ир-ат белән хатын-кызлардан үрнәк алу күпкә яхшырак! Докладчы булырга омтылган яшь абый-кардәшләр нотыклар белән чыгыш ясаучы абый-кардәшләрнең ничек киенгәннәренә игътибар итеп алардан үрнәк алсыннар. Йәһвәгә күп еллар тугры хезмәт иткән кардәшләрдән барыбыз да үрнәк ала ала (1 Тим. 4:12; 1 Пет. 5:2, 3).

Бишенчедән, килеш-килбәт турында әйткәндә һәркем шуны истә тотсын: «Мәсих... үз файдасы турында уйламаган» (Рим. 15:3). Гайсә иң элек Аллаһы ихтыярын үтәү турында уйлаган. Башкаларга ярдәм итү аның өчен үз уңайлыкларына караганда мөһимрәк булган. Әйтик, без бер территориядә вәгазьлибез, ди. Анда яшәгән кешеләр өчен киемебез я прическабыз киртә булып торса, безгә нәрсә эшләргә? Мәсихтән, аның басынкы рухыннан үрнәк алу акыл белән эш итәргә булышачак. Рәсүл Паул мондый принцип биргән: «Без берәр кемнең иманына киртә булырлык һичнәрсә эшләмибез» (2 Көр. 6:3). Шуңа күрә без тыңлаучыларыбыз өчен киртә була алырлык прическалар ясамыйбыз һәм киртә була алырлык кием кимибез.

Гәүдә торышы. Килеш-килбәтебез тиешле булсын өчен, гәүдә торышына да игътибар итәргә кирәк. Әлбәттә, һәр кешенең үз сыны һәм бу яктан кемгәдер иярәсе юк. Шулай да, Изге Язмалар буенча, төз тору үз-үзеңне хөрмәт итү билгесе булып санала һәм кешенең киләчәккә өмет белән караганын күрсәтә (Лев. 26:13; Лүк 21:28). Шуны да әйтергә кирәк: күп еллар буе иелеп эшләгәнгә, картлык я берәр авыру аркасында кайбер кардәшләребез туры басып тора алмаска мөмкин я аларга берәр нәрсәгә таянып торырга кирәк булыр. Ләкин тураеп басып тора алган кардәшләребез башкаларга сөйләгәндә төз торсалар, яхшырак булыр иде. Югыйсә алар үзләрен гафу итенгәндәй тотар иде я торышларында ваемсызлык чагылыр иде. Чыгыш ясаганда кулларны вакыт-вакыт пюпитрга куеп алсак та, аңа һәрвакыт тотынып тору матур булмас.

Барысын тәртиптә тот. Килеш-килбәтебез генә түгел, ә вәгазьдә кулланган һәр әйберебез дә тиешле булсын.

Изге Язмалар китабыңа игътибар ит. Кайбер кардәшләребезнең Изге Язмалар китаплары таушалып бетсә дә, аны яңасына алмаштырырга мөмкинлекләре юк. Шулай да Изге Язмалар китабын күпме генә куллансак та, аны ипләп кулланганыбыз күренеп торсын.

Әлбәттә, һәр кеше вәгазьгә җыенганда басмаларны сумкасына үзенчә урнаштыра. Ләкин сумка җыйнак һәм чиста булырга тиеш. Кайвакыт вәгазьче Изге Язмалардан берәр өзекне укырга җыенганда аның китабыннан төрле битләр коела башлый, я андый хәлгә кайвакыт чыгыш ясаучылар эләгә. Әлбәттә, бу башкаларга тыңларга комачаулый гына. Шуңа күрә андый битләрне башка җиргә куйсаң, яхшырак булыр иде. Шунсын да исеңдә тот: кайбер халыкларда Изге Язмаларны я дини басмаларны идәнгә кую аларны хөрмәтләмәү дип санала.

Килеш-килбәтебез тиешле булсын өчен тырышлыклар куйыйк. Кием-прическабызга карап, башкалар безнең турында билгеле бер фикергә килә. Әмма иң мөһиме шул: кием-прическабызга игътибарлы булып, без «Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматын бар яктан бизибез» (Тит. 2:10).

КИЛЕШ-КИЛБӘТЕҢНЕ ТИКШЕРЕП ЧЫК

  • Барсы да чистамы?

  • Тыйнаклык һәм акыл белән эш итүең чагылып торамы?

  • Барысы да пөхтәме?

  • Чәчләрең чиста һәм таралганмы?

  • Берәр нәрсәдә дөньяны ярату чагылмыймы?

  • Берәр кемгә киртә булырлык берәр нәрсә юкмы?

КҮНЕГҮ Бер атна дәвамында, кая гына җыенсаң да, һәр көн 132 нче биттәге «Килеш-килбәтеңне тикшереп чык» дигән рамкадагы сорауларны кулланып үзеңне тикшереп тор.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу