8 НЧЕ ДӘРЕС
Ни өчен без очрашуларыбызга пөхтә киенеп киләбез?
Исландия
Мексика
Гвинея-Бисау
Филиппин
Бу брошюрадагы рәсемнәргә игътибар итегез. Йәһвә Шаһитләре үз җыелыш очрашуларына пөхтә киенеп киләләр. Ни өчен без очрашуларга чиста киенеп, тышкы кыяфәтебезне тәртипкә китереп киләбез?
Без Аллаһыны хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез. Әлбәттә, Аллаһы өчен кешенең тышкы кыяфәте түгел, ә йөрәк торышы мөһимрәк (1 Ишмуил 16:7). Әмма Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен җыелганда, безнең аны да, имандашларыбызны да хөрмәт итүебезне күрсәтәсебез килә. Президент янына барсак, без һичшиксез, аның югары дәрәҗәсенә хөрмәт күрсәтеп, тиешенчә киенер идек. Нәкъ шулай ук очрашуларга килгәндә, тышкы кыяфәтебезне тәртипкә китереп, без «бөтен җирнең Хакиме» Йәһвә Аллаһыга һәм аңа гыйбадәт кылу урынына хөрмәтебезне күрсәтәбез (Яратылыш 18:25).
Аллаһы принципларын тотканыбызны күрсәтәбез. Изге Язмалар мәсихчеләргә «Аллаһыга бирелеп» яшәргә, үзләрен «тыйнаклык, төплелек һәм тиешле кием белән» бизәргә куша (1 Тимутигә 2:9, 10). «Тыйнаклык... белән» киенү үзеңә чиктән тыш игътибар җәлеп итмәгән кием кию дигән сүз. Тыйнаклык белән киенә торган кеше күзгә бәрерлек, дәрт уятырлык я әдәпсез кием кими. «Төплелек» сыйфаты безгә шапшак яки артык купшы киенүдән тыелырга, әмма шул ук вакыт матур итеп, зәвык белән киенергә ярдәм итә. Бу принциплар кайбер яклардан чикләр салса да, безнең зур сайлау ирегебез кала. Матур итеп һәм зәвык белән киенүебез «Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматын бар яктан бизи» һәм Аллаһыны данлый (Титуска 2:10; 1 Петер 2:12). Очрашуларга пөхтә киенеп килү башкаларга Йәһвәгә гыйбадәт кылуга тиешенчә карарга булыша.
Официаль киемегез булмаса да, барыбер Патшалык Залында үткән очрашуга килегез. Җыйнак, чиста һәм яраклы кием кыйбат я модалы булмаска да мөмкин.
Ни өчен Аллаһыга гыйбадәт кылганда пөхтә киенү мөһим?
Киемебез һәм тышкы кыяфәтебез турында әйткәндә, без нинди принципларны тотабыз?