Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • be 40 дәрес 223 б.-225 б., 3 абз.
  • Төгәл һәм ышанычлы мәгълүмат

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Төгәл һәм ышанычлы мәгълүмат
  • Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Охшаш мәкаләләр
  • Төгәл һәм ышанычлы мәгълүмат
    Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
  • Тикшерүне ничек үткәрергә?
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Изге Язмаларны уку сезгә күбрәк файда китерсен
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Шәкертләр булдыру өчен вәгазьлә
    Күзәтү манарасы 2004 ел
Күбрәк карарга
Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
be 40 дәрес 223 б.-225 б., 3 абз.

40 НЧЫ ДӘРЕС

Төгәл һәм ышанычлы мәгълүмат

Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Әйткәннәрең фактларга нигезләнгән булсын.

Ни өчен бу мөһим?

Төгәл һәм ышанычлы мәгълүмат биреп, син үзең турында, оешмабыз һәм Аллаһыбыз турында уңай тәэсир калдырасың.

НИ ӨЧЕН кайчак мәсихче берәр дөрес булмаган фикер әйтә? Ул, бәлки, ишеткәннәрен тикшереп тормыйча кабатлагандыр. Яисә ул берәр нәрсәне, өстән-өстән генә укыган да үзе аңлаганча сөйләп биргән. Әмма хәтта кечкенә нәрсәләрдә дә төгәл булсак, тыңлаучылар безгә мөһимрәк нәрсәләрдә ышаныр.

Вәгазьдә. Белемнәре аз дип, күпләр вәгазьли башларга курка. Әмма тиздән алар шуны аңлый: хәтта төп хакыйкатьләрне генә белсәң дә, яхшы шаһитлек биреп була. Аларга уңышлы булырга нәрсә ярдәм итә? Әзерләнү.

Вәгазьгә барыр алдыннан кеше белән фикер алышырга теләгән сорауны яхшылап карап чык. Кеше бирә алган сорауларны алдан билгеләргә тырыш. Шул сорауларга Изге Язмаларга нигезләнгән җаваплар тап. Андый әзерләнү сиңа үзеңне тыныч тотып, төгәл җаваплар бирергә булышачак. Изге Язмалар өйрәнүе үткәрергә җыенсаң, каралачак материалны җентекләп әзерлә. Изге Язмалардагы шигырьләр абзацларга китерелгән сорауларга җавап бирергә ничек ярдәм итә икәнен аңларга тырыш.

Йорт хуҗасы яки хезмәттәшең син җавабын белмәгән берәр сорау бирсә, нәрсә эшләргә? Фаразлар кылып торма. «Тәкъва кеше әйтер сүзен төптән уйлап әйтер» (Гыйб. сүз. 15:28). Сиңа «Изге Язма нигезендә сөйләшү» (рус) яки «Изге Язмаларга нигезләнеп сөйләшү өчен темалар» дигән басмалар ярдәм итәр. Бу басмалар үзең белән булмаса, бирелгән сорау буенча тикшерү үткәреп, икенче тапкыр сөйләшергә тәкъдим ит. Кеше эчкерсез булса, ул җавапны көтәргә ризалашыр. Чынлыкта, синең басынкылыгың аңарда әйбәт тәэсир калдырырга мөмкин.

Тәҗрибәле вәгазьче белән хезмәттәшлек итү сиңа Аллаһы Сүзен дөрес өйрәтү осталыгыңны үстерергә ярдәм итәр. Аның нинди шигырьләр кулланганына һәм алар нигезендә ничек фикер йөрткәненә игътибар ит. Аның киңәшләрен һәм сине төзәтеп әйткән сүзләрен басынкы гына кабул ит. Башкаларның ярдәме Аполлос исемле ашкынучан шәкерткә файда китергән. Лүк Аполлосны «телгә оста», «Язмаларны яхшы белгән», «изге рух ярдәмендә ялкынланып» торган һәм «Гайсә турында дөрес итеп сөйләгән һәм өйрәткән» кеше итеп сурәтләгән. Шулай да Аполлос кайбер нәрсәләрне аңлап бетермәгән. Прискиллә белән Әкил, моны күргәч, «аны үзләре белән алганнар» һәм «Аллаһы юлын аңа төгәлрәк аңлатканнар» (Рәс. 18:24—28).

«Хак сүздән тайпылмыйча эш ит». Җыелыш — «хакыйкатьнең терәге һәм нигезе». Чыгышларыңда син аның бу ролен тирән хөрмәт итәсең икәне күренсен (1 Тим. 3:15). Хакыйкатьне бозмас өчен, чыгышыңда кулланылачак Изге Язмалар шигырьләренең мәгънәсен аңлау мөһим. Аларның контекстын һәм ни өчен язылганын исәпкә ал.

Җыелышта әйткән сүзләреңне кайберәүләр кабатлап сөйләр. Әлбәттә, «барыбыз да еш кына абына» (Ягък. 3:2). Төгәл мәгълүмат бирү гадәтен үстер. Бу сиңа файда китерәчәк. Теократик хезмәт мәктәбенә язылган күп кенә абый-кардәшләр вакыт узу белән мәсихче өлкәннәр булып китәчәк. Андый җаваплылык тапшырылган кардәшләрдән «гадәттәгедән күбрәк» таләп ителә (Лүк 12:48). Берәр өлкәннең уйламыйча дөрес булмаган киңәш бирүе аркасында җыелыштагыларның җитди авырлыклары туса, ул өлкән Аллаһы хуплавын югалтырга мөмкин (Мат. 12:36, 37). Шуңа күрә өлкән булырга яраклы абый-кардәш «өйрәткәндә хак сүздән тайпылмыйча» эш итсен (Тит. 1:9).

Исеңдә тот: ясалган нәтиҗәләр «файдалы сүзләргә», ягъни Изге Язмалардагы бар хакыйкатьләргә, туры килергә тиеш (2 Тим. 1:13). Бу сине куркытмасын. Бәлки, син Изге Язмаларны әле тулысынча укып чыкмагансыңдыр. Укуыңны дәвам ит. Ә ул арада бу дәрестәге киңәшләргә игътибар ит. Алар сиңа кулланылачак мәгълүматны җентекләп тикшерергә ярдәм итәр.

Беренчедән, үзеңә мондый сораулар бир: бу мәгълүмат Изге Язмалардан инде белгәннәремә туры киләме? Ул тыңлаучыларга Йәһвәгә якынлашырга булышырмы? Яки ул, бу дөньяның зирәклеген данлап, аның буенча эш итәргә этәрәме? Гайсә: «Синең сүзең — хакыйкать»,— дигән (Яхъя 17:17; Кан. 13:1—5; 1 Көр. 1:19—21). Икенчедән, ышанычлы һәм акыллы хезмәтче өйрәнү өчен биргән бар коралларны куллан. Алар сиңа шигырьләрне дөрес аңларга да, аларны акыллы кулланырга да ярдәм итәчәк. Нотыкларыңны «файдалы сүзләргә» нигезләнеп сөйлә. Йәһвәдән бирелгән коралларны кулланып шигырьләрне аңлат һәм аларны ничек кулланып була икәнен күрсәт. Шул чакта җиткергән мәгълүмат төгәл һәм ышанычлы булачак.

Мәгълүматның төгәл булуын тикшер. Берәр фикерне аңлатыр өчен һәм аның кулланышын күрсәтер өчен кайвакыт агымдагы вакыйгаларны, өземтәләрне һәм берәр очракны китереп була. Мәгълүмат төгәл булсын өчен мондый адымнар яса. Аларны ышанычлы чыганаклардан ал. Мәгълүматның искермәгәнме икәнен тикшер. Гадәттә статистик мәгълүматлар искерә; фәнни ачышлар бик тиз алмашынып тора; тарихны һәм борынгы телләрне аңлау үсә барган саен элекке белемнәргә нигезләнгән нәтиҗәләр үзгәреп тора. Әгәр син газет-журналлардан алган, телевизор, радио аша ишеткән, электрон почта аша килгән я Интернеттан тапкан мәгълүматны кулланырга җыенасың икән, бик сак бул. Гыйбрәтле сүзләр 14:15 тә: «Аңсыз кеше һәр ишеткән сүзгә ышаныр, акыллы кеше исә юлындагы һәр адымын уйлап-үлчәп атлар»,— дигән киңәш бирелә. Үзеңә мондый сораулар бир: бу чыганак төгәллеге белән билгелеме? Бу мәгълүматны берәр ничек тикшереп буламы? Берәр мәгълүматның дөреслегенә шикләнсәң, аны кулланма.

Шулай ук мәгълүматны кулланганда да сак бул. Өземтәләр һәм статистик мәгълүматлар китергәндә аларның контекстын исәпкә ал. Фикереңә басым ясарга теләп, «кайберәүләрне» — «күпчелеккә», «күпләрне» «һәркемгә» әйләндермә, һәм «кайбер очракларда» «һәрвакыт» булып китмәсен. Берәр нәрсәне күпертеп сөйләсәң, саннарны арттырып күрсәтсәң, вакыйгаларның күләмен һәм җитдилеген арттырсаң, үзеңнең ышанычлы һәм намуслы булуыңны шик астына куярсың.

Сөйләгән сүзләрең һәрвакыт төгәл булса, син хакыйкатьне тотучы буларак билгеле булырсың. Бу башкаларда Йәһвә Шаһитләре турында уңай тәэсир тудырачак. Ә иң мөһиме, бу — хакыйкать Аллаһысы Йәһвәгә дан китерәчәк (Мәд. 30:6).

КИҢӘШЛӘР

  • Сорауга төгәл җавап белмәсәң, кешеләр таләп итсәләр дә, җавап бирмә.

  • Изге Язмалардагы «файдалы сүзләргә» нигезләнеп сөйлә.

  • Темаң буенча тикшерү үткәр.

  • Саннар, өземтәләр һәм очракларның төгәллеген тикшер һәм аларны күпертеп-арттырып сөйләмә. Нечкәлекләрне төгәл хәтерләмәсәң, фараз итмә.

КҮНЕГҮ Шушы күнегүдәге сорауларга үз сүзләрең белән җавап бир. Җавапларың төгәлме, юкмы икәнен белер өчен рухи яктан җитлеккән берәр кардәшкә үзеңне тыңларга куш. Сораулар: 1) Йәһвә нинди шәхес, һәм моны каян белеп була? 2) Ни өчен Гайсә гомерен корбан иткән, һәм бу безгә нинди файда китерә? 3) Гайсә Мәсих Патша булып тәхеткә утыртылган вакыттан алып нәрсә эшли?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу