Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • be 46 дәрес 244 б.-245 б., 4 абз.
  • Ачык мисалларны тормыштан алу

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ачык мисалларны тормыштан алу
  • Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Охшаш мәкаләләр
  • Күрсәтмә әсбапларны дөрес куллану
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Кешене хөрмәт итү
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • «Ул аларга ачык мисаллар кулланмыйча бернәрсә дә сөйләмәде»
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Ачык мисаллар ярдәмендә өйрәтү
    Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
Күбрәк карарга
Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
be 46 дәрес 244 б.-245 б., 4 абз.

46 НЧЫ ДӘРЕС

Ачык мисалларны тормыштан алу

Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Сайланган ачык мисалларың тыңлаучыларыңа яхшы таныш булган эшләр я темалар белән бәйле булсын.

Ни өчен бу мөһим?

Тормыштан алынган ачык мисаллар йөрәккә үтеп керерлек итеп сөйләргә булыша.

ӘЛБӘТТӘ, кулланылган ачык мисаллар материалның үзенә туры килергә тиеш. Әмма алар шулай ук тыңлаучыларыңа да яхшы билгеле булсын.

Әйтик, син зур төркем алдында чыгыш ясыйсың, ди. Нинди ачык мисаллар сайларга? Гайсә Мәсихтән үрнәк ал. Ул халыкка да, үз шәкертләренә сөйләгәндә дә, мисалларны чит илләрдә яшәүче кешеләргә хас булган тормыштан алмаган. Андый мисаллар аны тыңлаучы кешеләргә таныш булмас иде. Мәсәлән, Гайсә Мисыр патшасының сараендагы тормышыннан һәм Һиндстанның дини тормышыннан мисаллар алмаган. Шулай да ул кулланган мисаллар һәр илдә яшәүче кешегә таныш. Мәсәлән, ул киемне ямау, сату-алу эшләре, берәр кыйммәтле әйберне югалту һәм туй белән бәйле ачык мисаллар китергән. Ул шулай ук кешеләрнең үзләрен ничек тотканына игътибар иткән һәм моны да мисалларында кулланган (Марк 2:21; Лүк 14:7—11; 15:8, 9; 19:15—23). Гайсә күбесенчә Исраил халкына вәгазьләгән, шуңа күрә аның мисаллары еш кына шул халыкның көндәлек тормышыннан алынган булган. Мәсәлән, ул игенчелек, көтүче һәм сарык көтүе, шәраб турсыгы белән бәйле мисалларны кулланган (Марк 2:22; 4:2—9; Яхъя 10:1—5). Ул шулай ук Исраил халкына яхшы билгеле булган тарихи вакыйгаларны искә алган: беренче кешеләрне ярату, Нух көннәрендәге Туфан, Содом белән Гомора шәһәрләрен юк итү, Лут хатынының үлеме һәм башка вакыйгалар (Мат. 10:15; 19:4—6; 24:37—39; Лүк 17:32). Син дә ачык мисалларны тыңлаучыларның тормышларыннан аласыңмы һәм мисалларны китергәндә, чыгышларын исәпкә аласыңмы?

Я, әйтик, син бер я берничә кешегә сөйлисең, ди. Аларга туры килгән ачык мисал сайларга тырыш. Самария хатыны Сихар янындагы коега су алырга дип килгәч, Гайсә аңа шаһитлек биргәндә шул хатын башкарган эшкә бәйле образлы әйтемнәр кулланган: «тереклек суы», «һичкайчан сусамас» һәм «мәңгелек тормыш бирә торган... чишмә» (Яхъя 4:7—15). Ә ятьмәләрен юучы ир-атларга сөйләгәндә, ул балык тоту эше белән бәйле образлы әйтемнәр кулланган (Лүк 5:2—11). Халыкка авыл хуҗалыгы белән бәйле эшләр яхшы билгеле булганга, Гайсә һәрбер бу очракта басу эшләренә бәйле мисаллар китерә алыр иде, әмма шул кешеләр башкарган эшләргә кагылышлы мисаллар китерү күпкә яхшырак булган, чөнки кешеләр аның әйткәнен шунда ук күз алдына китерә алган! Син дә шулай эшләргә тырышасыңмы?

Гайсә «Исраил йортының югалган сарыкларына гына җибәрелгән» булган, ә рәсүл Паул мәҗүси халыкларга да шаһитлек бирергә тиеш булган (Мат. 15:24; Рәс. 9:15). Паул вәгазьләгәндә моны исәпкә алганмы? Әйе. Көринттәге мәсихчеләргә язганда, ул, мәсәлән, мәҗүсиләргә яхшы билгеле булган мондый мисаллар китергән: йөгерештә катнашучылар, потханәдә потларга багышланган ризыкны ашау һәм җиңү тантанасы (1 Көр. 8:1—10; 9:24, 25; 2 Көр. 2:14—16).

Син дә, Гайсә белән Паулдан үрнәк алып, мисалларны уйлап сайлыйсыңмы? Тыңлаучыларның чыгышларын, көндәлек эшләрен исәпкә аласыңмы? Әлбәттә, без беренче гасырда түгел, ә егерме беренче гасырда яшибез. Күп кенә кешеләрнең телевизорлары бар, һәм аларга чит илләргә хас нәрсәләр бик яхшы билгеле. Шуңа күрә мисаллар китергәндә моны исәпкә алып була. Ләкин шуны онытма: кеше күңеленә аеруча аның тормышы белән бәйле нәрсәләр бик якын: мәсәлән, аның йорты, гаиләсе, эше, ашаган ризыгы һәм ул яшәгән җирдәге һава торышы.

Әгәр мисал китергәннән соң аны озак кына аңлатырга кирәк икән, димәк, син кешеләргә аларга таныш булмаган нәрсә белән бәйле мисал сөйлисең. Андый мисал аркасында кешеләр нәрсә турында сүз барганын онытыр. Нәтиҗәдә, кеше мисалның үзен хәтерләр, ә нинди хакыйкать турында сүз барганын исенә төшерә алмас.

Гайсә катлаулы чагыштырулар кулланмаган, ә гади, көндәлек тормыштан алынган нәрсәләр турында сөйләгән. Ул кечкенә нәрсә ярдәмендә зур нәрсәне һәм гади нәрсә ярдәмендә катлаулы нәрсәне аңлаткан. Көндәлек тормыштан алынган вакыйганы рухи хакыйкатьләр белән бәйләп, ул кешеләргә бу рухи хакыйкатьләрне яхшырак аңларга һәм хәтерләрендә сакларга булышкан. Аңардан үрнәк ал!

КИҢӘШЛӘР

  • Әйткән сүзләрең турында гына түгел, ә тыңлаучыларың турында да уйларга өйрән.

  • Күзәтүчән бул.

  • Һәр атна әйткән сүзләреңә туры килә торган һәм моңа кадәр әле кулланганың булмаган, ким дигәндә, бер мисал китерергә тырыш.

КҮНЕГҮ Маттай 12:10—12 дәге ачык мисалга анализ яса. Ни өчен ул мисал уңышлы булган?

Яшүсмер белән әхлакый нормалар турында сөйләшкәндә мин мондый мисаллар кулланырга уйлыйм:

․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․․

Балигъ кешегә берәр төп хакыйкатьне аңлатканда мин мондый мисаллар кулланырга уйлыйм:

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу