31 НЧЕ ДӘРЕС
Кешене хөрмәт итү
«ҺӘРКАЙСЫ кешегә ихтирамлы булыгыз» һәм «беркемне дә яманламагыз» дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Пет. 2:17; Тит. 3:2). Чыннан да, һәр кеше «„Аллаһыга охшашлы итеп“ яратылган» (Ягък. 3:9). Мәсих тә һәр кеше өчен үз гомерен биргән (Яхъя 3:16). Һәр кеше дә яхшы хәбәрне ишетергә һәм тиешле үзгәрешләр ясап котылуга лаек (2 Пет. 3:9). Хакимлеккә ия яки дәрәҗәле кайбер кешеләргә хәтта аерым хөрмәт күрсәтелергә тиеш.
Ни өчен соң кайбер кешеләр, Изге Язмалар кушса да, башкаларны хөрмәт итми? Сәбәпләрнең берсе — аларның тәрбиясе. Алар кешене, аның милләтенә, тән төсенә, ир-ат яки хатын-кыз булуына, сәламәтлегенә, яшенә, байлыгына я дәрәҗәсенә карап, хөрмәт итә. Ришвәт алу киң таралганга, хакимлеккә ия кешеләргә карата хөрмәт югала. Күп кенә кешеләр үз тормышлары белән канәгать түгел. Бәлки, аларга иң кирәклесен генә булса да сатып алыр өчен, күп эшләргә туры килә торгандыр, һәм алар бер-берсен хөрмәт итми торган кешеләр арасында яшидер. Ә яшьләр үз яшьтәшләренең басымына дучар була: аларны үзләренә ошамаган укытучыларга һәм хакимлеккә ия башка кешеләргә буйсынмаска котырталар. Фильмнарда, төрле тапшыруларда балалар үз әти-әниләрен алдап йөртәләр һәм аларны санга сукмыйлар. Әлбәттә, бу күп кенә яшьләргә тәэсир итә. Андый дөньяви карашлар үзебезгә дә зыян китермәсен өчен, тырышлыклар куярга кирәк. Кешеләрне хөрмәт итеп, без фикер алышып сөйләшү өчен яхшы шартлар булдырабыз.
Кешеләргә мөрәҗәгать иткәндә, хөрмәтле бул. Дини кеше үз киеме белән дә, үз-үзен тотышы белән дә башкаларга хөрмәт күрсәтергә тиеш. Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре бер җирдә бертөрле булса, икенче җирдә башка төрле булырга мөмкин. Баш киемен салмыйча я бер кулыңны кесәңә тыгып кеше янына килү кайбер җирләрдә кешене хөрмәт итмәү дип санала. Кешене рәнҗетмәс өчен, җирле йолаларны исәпкә ал. Шулай итеп яхшы хәбәрне кабул итүгә киртә куймассың.
Кешегә, аеруча олы яшьтәге кешегә, мөрәҗәгать иткәндә дә, үзеңне тиешенчә тот. Яшь кеше олырак кешегә исеме белән генә дәшсә, гадәттә, бу әдәпсезлек дип санала. Ул, олы кеше рөхсәт итсә генә, моны эшли ала. Кайбер җирләрдә таныш булмаган кеше дә башка кешегә мөрәҗәгать иткәндә, исем белән генә дәшмәскә тиеш дип санала. Күп кенә телләрдә, олырак я хакимлеккә ия кешене хөрмәт итүләрен күрсәтер өчен, шулай ук «сез» дип я башка төрле сүз кулланып дәшәләр.
Кешеләр белән үзеңне хөрмәтле тот. Авылларда һәм кечкенә шәһәрләрдә башка кешене урамда я башка җирдә очраткач, гадәттә, аның белән исәнләшәләр: я кыска гына сәламлиләр, я елмаялар, я баш кагып, я кул болгап алалар. Кешене күрмәмешкә сабышып үтү аны хөрмәт итмәү дип санала.
Кайбер кешеләр, алар белән исәнләшсәң дә, үзләрен санга сукмыйлар дип саный. Ни өчен? Чөнки аларга аларны шәхес буларак танымыйлар дип тоела. Кешеләр еш кына гарип я авыручы кешеләрдән читләшәләр, я кешенең башка үзенчәлекләре аркасында аңа хөрмәт күрсәтмиләр. Ә Аллаһы Сүзендә гарип я авыручы кешеләргә ярату һәм хөрмәт күрсәтергә кирәк дип әйтелә (Мат. 8:2, 3). Адәм гөнаһы аркасында һәркемнең «яньчелгән» яклары бар. Кешеләр исемеңне ишетү белән кимчелекле якларыңны гына исләренә төшерсәләр, сине хөрмәт итәләр дияр идеңме? Исемеңне ишетү белән күп кенә яхшы сыйфатларыңны искә төшерүләрен теләмәс идеңме?
Гаилә башын хөрмәт ит. Кайбер җирләрдә гаиләдә берәрсенә шаһитлек бирер алдыннан, гаилә башы белән сөйләшеп алырга кирәк. Вәгазь эшен һәм өйрәтү эшен башкарырга безне Йәһвә җибәргән булса да, без шуны таныйбыз: балаларны өйрәтү һәм тәрбияләү өчен Аллаһы әти-әниләрне җаваплы иткән (Эфес. 6:1—4). Шуңа күрә, берәр йортка килгәч, балалар белән җитди сөйләшүгә күчәр алдыннан, әти-әнисе белән сөйләшеп алу дөресрәк булыр.
Кеше еллар узу белән тәҗрибә җыя, шуңа күрә олырак кешеләрне хөрмәт ит (Әюб 32:6, 7). Шри-Ланка илендә яшәүче бер яшь пионер апа-кардәш олы яшьтәге бер ир-атка вәгазьләгәндә, нәкъ шундый хөрмәт күрсәткән. Бу ир-ат аңа: «Синең кебек яшь кеше мине Изге Язмаларга ничек өйрәтә алсын инде»,— дигән. Моңа апа-кардәш: «Юк, мин сезне өйрәтергә дип килмәдем. Беләсезме, минем үземне бәхетле иткән белем белән уртаклашасым килә»,— дип әйткән. Аның хөрмәт белән әйтелгән җавабы бу ир-атта кызыксыну уяткан. «Соң, нинди ул белем? Сөйлә»,— дигән ул. Моңа апа-кардәш: «Мин мәңге яшәр өчен нәрсә эшләргә кирәк икәнен белдем»,— дип әйткән. Олы яшьтәге теге ир-ат Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Олы яшьтәге кешеләрнең кайберләре үзләрен хөрмәт итсеннәр дип әйтмәсәләр дә, күпчелеге, андый хөрмәт күрсәтелгәндә, моны кадерли.
Шулай да сак бул: хөрмәт күрсәтүнең дә чикләре бар. Тын океан утрауларында һәм башка җирләрдә дә Йәһвә Шаһитләре берәр авылга килгәч, андагы гадәт буенча башта авыл башлыгы я кабилә башлыгы янына баралар. Нәтиҗәдә, алар шул башлыкларга һәм шул авыл я кабилә кешеләренә шаһитлек бирә. Шулай да андый очракларда ялагайланасы юк, һәм бу урынсыз да (Гыйб. сүз. 29:5). Мәсихчеләр шулай ук, үз телләрендә олылау сүзләре булса да, кешеләргә хөрмәт күрсәткәндә, андый сүзләрне чиктән тыш еш кулланмый.
Сөйләмеңдә хөрмәт чагылсын. Изге Язмалар буенча, берәрсе өметебез хакында сораулар бирсә, без аңа «юашлык һәм тирән хөрмәт белән» җавап бирергә тиеш (1 Пет. 3:15). Кеше үз карашын аңлатып биргәндә, без аның хаталы карашта булуын шунда ук күреп алабыздыр, әмма аның хатасын күрсәтеп, аны түбәнсетү акыллы булыр идеме? Мондый адымнар ясасаң, яхшырак булыр иде: аны сабырлык күрсәтеп тыңла. «Ни өчен сез алай уйлыйсыз?» — дип сора. Аннан соң Изге Язмалар нигезендә фикер алышканда, аның хисләрен исәпкә ал.
Бер кеше белән сөйләшәсеңме я сәхнәдән чыгыш ясыйсыңмы, һәр очракта тыңлаучыларыңны хөрмәт ит. Тыңлаучыларын хөрмәт итүче докладчы аларны каты тәнкыйтьләмәс. Аның сүзләрендә: «Теләсәгез, күптән шулай эшләгән булыр идегез»,— дигән фикер яңгырамас. Андый сөйләм тыңлаучыларны боектыра гына. Тыңлаучыларга Йәһвәне яратучы һәм аңа хезмәт итәргә теләүче кешеләргә кебек карау күпкә яхшырак булыр иде! Гайсәдән үрнәк алып, рухи яктан хәлсезләнгәннәрнең, тәҗрибәсезләрнең я Изге Язмалардагы киңәшләрне кулланырга ашыкмаган кешеләрнең хәленә керә бел.
Докладчы сөйләгәндә, Аллаһы Сүзендә әйтелгәннәр аның үзенә дә кагыла икәнен күрсәтсә, тыңлаучылар ул аларны хөрмәт итә икәнен сизәчәк. Шуңа күрә шигырьләрне китергәндә, «сез» дигән сүзне сирәгрәк куллану акыллы булыр иде. Мәсәлән, докладчы болай ди: «Сез көчегездән килгәннең барысын да эшлисезме?» Я ул болай дип әйтә: «Үзебезгә: „Мин көчемнән килгәннең барысын да эшлимме?“ — дигән сорау бирсәк, яхшы булыр иде». Бу мисалларның икесендә дә бер үк фикер яңгырый, ләкин беренче сорау докладчы үзен тыңлаучылардан өстенрәк куя кебек яңгырый. Ә икенче очракта докладчы һәр кешене, шул исәптән үзен дә, үз мотивларын тикшереп чыгарга чакыра.
Сак бул: тыңлаучыларны көлдерер өчен генә шаярту сүзләрен кыстырырга тырышма. Чөнки бу Изге Язмалардагы хәбәрнең әһәмиятен киметә. Әлбәттә, Аллаһыга хезмәт итү безгә шатлык китерергә тиеш. Хәтта билгеләгән материалыбызда да кайбер нәрсәләр елмаю тудырыр. Шулай да җитди нәрсәләр турында сөйләгәндә шаярту тыңлаучыларыбызга һәм Аллаһыга карата хөрмәтебез җитми икәнен күрсәтер иде.
Кешеләргә мөрәҗәгать итүебез, тәртибебез, сөйләмебез һәрвакыт шуны күрсәтсен: без кешеләргә Йәһвә безне ничек өйрәтә, шулай карыйбыз.