Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • be 52 дәрес 265 б.-267 б., 4 абз.
  • Уңышлы өндәү ысуллары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Уңышлы өндәү ысуллары
  • Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ашыгычлык хисе белән вәгазьлә!
    Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Паулның Титуска, Филимунга һәм Еврейләргә язган хатларыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • «Зур сабырлыкка киенегез»
    Күзәтү манарасы 2002 ел
Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
be 52 дәрес 265 б.-267 б., 4 абз.

52 НЧЕ ДӘРЕС

Уңышлы өндәү ысуллары

Сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

Ышандырырлык дәлилләр китереп я берәр ышанычлы чыганактагы киңәшләрне кулланып, кешеләрне тиешле адымнар ясарга өндә. Өндәү сүзләрең җитди итеп яңгырасын.

Ни өчен бу мөһим?

Уңышлы өндәү сүзләре кешеләргә шуны аңларга булыша: Йәһвә фатихасына китерә торган адымнар ясау бик мөһим.

МӘСИХЧЕ өлкәннәргә кешеләрне «файдалы тәгълимат ярдәмендә дәртләндерә» белергә кирәк (Тит. 1:9). Кайвакыт моны эшләү бик авыр. Киңәш Изге Язмаларга нигезләнеп бирелергә тиеш. Шуңа күрә өлкәннәргә: «Үгет-нәсыйхәт бир... үзеңне шуңа багышла»,— дигән киңәшне тотарга кирәк (1 Тим. 4:13). Бу дәрестәге киңәшләр күбесенчә өлкәннәр өчен я шул җаваплы вазифага омтылган кардәшләр өчен язылган. Шулай да кайвакыт әти-әниләргә үз балаларын берәр эшкә өндәргә туры килә я, Изге Язмалар өйрәнүе үткәргәндә, безгә өйрәнүчегә үгет-нәсыйхәт бирергә туры килә. Андый очракларда да бу дәрестәге принциплар буенча эш итеп була.

Нинди очракларда өндәү сүзләре кирәк? Бу сорауга җавап алыр өчен, Изге Язмаларның тиешле өзекләрен карап чыгыйк. Мәсәлән, рәсүл Петер өлкәннәрне, Аллаһы көтүенең көтүчеләре буларак, үз вазифаларын үтәргә өндәгән (1 Пет. 5:1, 2). Паул Титуска яшь ир-атларны «төпле булырга дәртләндереп торырга» кушкан (Тит. 2:6). Ул шулай ук кардәшләрен «сүздә бердәм булырга» һәм бүленешләр китереп чыгаручылардан читләшергә өндәгән (1 Көр. 1:10; Рим. 16:17; Флп. 4:2). Паул Тисалуникә җыелышындагы кардәшләрне башкарып торган яхшы эшләре өчен мактаса да, үзләренә бирелгән киңәшләрне «тагын да зуррак тырышлыклар куеп» кулланырга өндәгән (1 Тис. 4:1, 10). Ә Петер кардәшләрен «гөнаһлы теләкләрдән читләшергә өндәгән» (1 Пет. 2:11). Яһүд исә мәсихчеләр арасына азгынлыкка баткан бозык кешеләр үтеп кергәнгә, кардәшләрен «иманны саклар өчен, бар көчегезне куеп көрәшегез» дип өндәгән (Яһүд 3, 4). Мәсихчеләр «гөнаһ коткысына бирелеп, үҗәтләнмәсеннәр өчен», Паул аларны бер-берсен үгетләп торырга дәртләндергән (Евр. 3:13). Ә Петер Мәсихкә иман итмәгән яһүдләрне: «Бу бозык буыннан сакланыгыз»,— дип өндәгән (Рәс. 2:40).

Андый очракларда өндәү сүзләрен нинди сыйфатлар чагылдырып әйтергә кирәк? Өндәү сүзләре кырыс я тупас яңгырамасын өчен, нәрсә эшләргә?

«Мәхәббәткә таянып». Әгәр өндәү сүзләре мәхәббәткә таянмыйча әйтелсә, алар кырыс яңгырар (Фил. 9; Инҗил, 2001). Әлбәттә, шунда ук эш итәргә кирәк булса, докладчы моны үз сүзләре белән күрсәтергә тиеш. Йомшак әйтелгән сүзләр гафу үтенү кебек яңгырарга мөмкин. Шул ук вакыт өндәү сүзләрең җитди итеп яңгырасын, аларда тирән хисләр чагылсын. Сүзләреңдә ярату чагылса, кешеләр аларны күпкә теләбрәк тотар. Үзе һәм хезмәттәшләре турында әйткәндә, Паул тисалуникәлеләргә болай дигән: «Әти кеше үзен балалары белән ничек тотса, без дә сезнең белән үзебезне шулай тоттык: һәрберегезне үгетләп юаттык» (1 Тис. 2:11). Паулның һәм башка мәсихче күзәтчеләрнең сүзләрендә шул кардәшләрен яратулары чагылган. Син дә башкаларны өндәгәндә, сүзләреңдә алар турында эчкерсез кайгыртуың чагылсын.

Әдәпле бул. Үзеңне тыңлаучы кешеләрне үзеңә дошман итмә. Шул ук вакыт тартынып торма һәм «Аллаһы ихтыяры турында... барысын сөйлә» (Рәс. 20:27). Рәхмәтле кеше, дөрес булганны эшләргә өнди торган игелекле сүзләр ишеткәч, сиңа үпкәләмәс я сине әзрәк ярата башламас (Мәд. 140:5).

Үгет-нәсыйхәт бирү алдыннан, кешеләрне берәр конкрет эш өчен чын күңелдән мактасаң, яхшы булыр иде. Кардәшләреңнең башкарган яхшы эшләре турында уйла. Мәсәлән, Йәһвәне сөендерә торган эшләре — иманнарын күрсәтеп башкарган эшләре, тырышлык куярга дәртләндерә торган мәхәббәтләре, авырлыклар белән очрашканда чыдамлылыклары турында уйлап кара (1 Тис. 1:2—8; 2 Тис. 1:3—5). Мактау сүзләре тыңлаучыларыңа аларны кадерлиләр һәм аңлыйлар икәнен сизәргә булышачак һәм мактаганнан соң биреләчәк үгет-нәсыйхәтне кабул итәргә ярдәм итәчәк.

«Түземле... бул». «Үгетләгәндә түземле... бул» (2 Тим. 4:2). Түземле булу нәрсә аңлата? Түземлек — берәр кемнең үзеңә карата гаделсез мөнәсәбәтен һәм аның рәнҗетүен сабырлык белән кичерү. Түземле кеше тыңлаучылар аның әйткән сүзләрен кулланачак дип өметләнә. Үгет-нәсыйхәт биреп әйткән сүзләреңдә андый рух чагылса, тыңлаучылар син аларга карата начар карашта торасың дип уйламас. Әйткән сүзләреңдә кардәшләрең Йәһвәгә хезмәт иткәндә иң яхшысын эшләргә тырышалар икәненә ышаныч яңгыраса, бу аларны дөрес булганны эшләргә дәртләндерәчәк (Евр. 6:9).

«Файдалы тәгълимат ярдәмендә». Өлкән «файдалы тәгълимат ярдәмендә» ничек дәртләндерә ала? «Өйрәткәндә хак сүздән тайпылмыйча эш итеп» (Тит. 1:9). Кешеләргә үз карашларыңны җиткерер урынына өндәү сүзләреңне Аллаһы Сүзе ярдәмендә «куәтләндер». Әйтеләчәк сүзләреңне сайларга Изге Язмалар булышсын. Тыңлаучыларга анда әйтелгәнне куллану нинди яклардан файда китерә икәнен күрсәт. Аллаһы Сүзендә әйтелгәнне кулланмау хәзер һәм киләчәктә нинди нәтиҗәләргә китерәчәк икәнен исеңдә тот. Моны тыңлаучыларыңны тиешле адымнар ясарга дәртләндерер өчен куллан.

Тыңлаучыларга нәрсә һәм ничек эшләргә кирәк икәнен ачык аңлат. Алар әйткән сүзләреңнең Изге Язмаларга нигезләнгәнен күрсен. Әгәр Изге Язмалар карар кабул итүчегә берникадәр иреклелек бирә икән, ул иреклелекнең чикләрен билгелә. Аннан соң йомгаклау сүзләрен әйткәндә тыңлаучыларыңның эш итәргә тәвәккәллеген көчәйтә торган ахыргы өндәү сүзләреңне әйт.

«Кыюлык белән сөйлә». Өндәү сүзләрең уңышлы булсын өчен, «кыюлык белән сөйлә» (1 Тим. 3:13). Кешегә кыюлык белән сөйләргә нәрсә булыша? Әйтик, докладчы үз кардәшләрен берәр эшне башкарырга өнди, ди. Ул үзе бу яктан «үрнәк булса», бу аңа кыюлык белән сөйләргә булышыр (Тит. 2:6, 7; 1 Пет. 5:3). Ул чакта тыңлаучылар докладчы алардан үзе эшләмәгәнне башкарырга таләп итә дип уйламаячак. Ул үзе Мәсихтән үрнәк алган кебек, тыңлаучылар үзләре аңардан үрнәк ала ала икәнен күрер (1 Көр. 11:1; Флп. 3:17).

Аллаһы Сүзенә нигезләнгән һәм ярату белән әйтелгән өндәү сүзләре бик яхшы җимешләр китерә. Әгәр сиңа өндәү сүзләре әйтергә кирәк икән, моны мөмкин кадәр яхшырак башкарып чыгарга тырыш (Рим. 12:8).

КИҢӘШЛӘР

  • Кешеләргә карата түземле бул, аларны ярат. Сүзләрең җитди итеп яңгырасын.

  • Өндәү сүзләрең Аллаһы Сүзенә нигезләнгән булсын.

  • Берәр нәрсәгә өндәгәндә, бу яктан үзең үрнәк бул.

КҮНЕГҮ Рәсүл Паулның Филимунга язган хатын укы. Мондый сорауларга җавап бир: 1) Паул нинди җылы мактау сүзләре әйткән? 2) Ул нәрсәгә нигезләнеп Анисимус турында үтенгән? 3) Паул Филимунга, ул үз колын кабул итсен өчен, нинди сәбәп китергән? 4) Паул Филимунның дөрес эшләячәгенә ышанычын ничек күрсәткән? Син өндәгәндә Паул үрнәген ничек тота аласың?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу