Ашыгычлык хисе белән вәгазьлә!
1. Паулның нинди өндәү сүзләре безнең көннәрдә шулкадәр мөһим?
1 «Аллаһы сүзен игълан ит, моны... эшләргә әзер тор» (2 Тим. 4:2). Ни өчен Паулның өндәү сүзләре безнең көннәрдә шулкадәр мөһим? Бу сүзләр безнең һәм башкаларның тормышына ничек тәэсир итә ала?
2. Ни өчен без яхшы хәбәрне ишетмәгән кешеләрне тырышып эзлибез?
2 Кеше тормышы белән бәйле хәбәр. Бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше коткаруга алып бара торган яхшы хәбәрне әле ишетергә тиеш (Рим. 10:13—15; 1 Тим. 4:16). Еш вәгазьләнә торган участокларда күп эчкерсез кешеләр бар. Участокка төрле көннәрне яки төрле вакытта килеп, без аларны очрата алабыз. Эчкерсез кешеләрне шулай тырышып эзләсәк, вөҗданыбыз саф булачак һәм без кан коелуда гаепле булмаячакбыз (Рәс. 20:26).
3. Вәгазьләгәндә, без вакытыбызны ничек акыллы куллана алабыз?
3 Каты каршылыкларга карамастан, беренче гасырдагы мәсихчеләр үз «тәгълиматларын бөтен Иерусалимга таратканнар» (Рәс. 5:28). Без дә шулай ук тырышып «шаһитлек итәргә» әзерме? (Рәс. 10:42). Вәгазьләгәндә, без вакытыбызны акыллы кулланабызмы? Башка вәгазьче кешегә кабат килеп, аның белән сөйләшкәндә, безгә көтәргә туры килсә, без бу мөмкинлекне кулланып узып баручы кешеләр белән сөйләшәбезме?
4. Ашыгычлык хисе белән вәгазьләү безгә уяу булырга ничек ярдәм итә ала?
4 Тагы да уяурак булыйк. Бу дөнья төзелешенең ахыры якынлаша, шуңа күрә без уяу һәм аек булырга тиеш (1 Тес. 5:1—6). Без Патшалык өмете турында һәрвакыт сөйләсәк, бу дөнья төзелеше безнең белән идарә итмәячәк (Лүк 21:34—36). Ә Йәһвә көнен исебездә тотсак, кеше гомерен коткара торган эштә күбрәк катнашачакбыз (2 Пет. 3:11, 12).
5. Тормышка карата хөрмәт безне ничек вәгазьләргә дәртләндерә?
5 Ашыгычлык хисе белән вәгазьләгәндә, без Йәһвәнең тормышка карата карашын чагылдырабыз: «Ул беркемнең дә һәлак булуын теләми, бәлки барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Пет. 3:9; Йәз. 33:11). Участокларыбызда мөмкин булганча күбрәк кеше белән сөйләшергә тырышыйк һәм шулай итеп Йәһвәне данлыйк! (Мәд. 108:30).