БУ АЙНЫҢ ТЕМАСЫ: «СҮЗНЕ ВӘГАЗЬЛӘ, МОНЫ... КИЧЕКТЕРМИЧӘ БАШКАР» (2 ТИМ. 4:2).
Кичектермичә вәгазьләү хисен ничек үстерергә?
Кичектермичә вәгазьләү хисен үстерү мөһим, ансыз без дөнья төзелешенең ахырын күрә алмабыз. Кичектермичә вәгазьләр өчен, мондый фикерләрне истә тоту мөһим:
Патшалык турында регуляр рәвештә дога кыл (Мат. 6:10).
Изге Язмаларны көн дә укып, йөрәгеңне сакла (Евр. 3:12).
Вакытыңны дөрес куллан (Эфес. 5:15, 16; Флп. 1:10).
Гади күз сакла. Дөнья нәфесләреннән ваз кич (Мат. 6:22, 25; 2 Тим. 4:10).
Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлешен күзәт һәм уяу бул (Марк 13:35—37).
Әле күп эш бар, шуңа күрә кичектермичә вәгазьләү хисе безне бу эштә ашкынып катнашырга этәрсен! (Яхъя 4:34, 35)