Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lr 9 бүл. 52-56 б.
  • Вәсвәсәләргә каршы тор

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Вәсвәсәләргә каршы тор
  • Бөек Остаздан өйрән
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә вәсвәсәләргә каршы тора
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Иблис Гайсәне сыный
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Гайсә вәсвәсәләргә каршы тора
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә үрнәге буенча «Иблискә каршылык күрсәтегез»
    Күзәтү манарасы 2008 ел
Күбрәк карарга
Бөек Остаздан өйрән
lr 9 бүл. 52-56 б.

9 БҮЛЕК

Вәсвәсәләргә каршы тор

БЕРӘРСЕНЕҢ сине ярамаганны эшләргә котыртканы булдымы? ~ Бәлки, ул бу кызык булыр һәм моның зыяны юк дип әйткәндер. Сиңа шулай дип әйткәннәре бармы? ~ Берәрсе шулай эшләгәндә, ул безне вәсвәсәгә төшерергә, ягъни начарлыкка этәрергә тырыша.

Берәрсе безне вәсвәсәгә төшергәндә, без нәрсә эшләргә тиеш? Бирешергә һәм ярамаганны эшләргәме? ~ Бу Йәһвә Аллаһыга бер дә ошамас иде. Ә кемгә ошар иде, беләсеңме? ~ Әйе, Шайтан Иблискә.

Шайтан — Аллаһының дошманы. Һәм ул безнең дә дошманыбыз. Ул рух булганга, без аны күрә алмыйбыз. Әмма ул безне күрә. Бер тапкыр Иблис, Бөек Остаз Гайсә белән сөйләшкәндә, аны вәсвәсәләргә тырышкан. Гайсә нәрсә эшләгән? Әйдә моны белик. Шулчак без вәсвәсәләр булганда нәрсә эшләргә кирәк икәнен белербез.

Суга чумдырылганнан соң Гайсә күккә карый һәм дога кыла

Гайсә суга чумдырылганнан соң нәрсәне исенә төшергән?

Гайсәнең Аллаһы ихтыярын һәрвакыт үтисе килгән. Үрдүн елгасында суга чумдырылу үтеп, ул моны ачык итеп күрсәткән. Шуннан соң Шайтан аны вәсвәсәләргә тырышкан. Изге Язмаларда Гайсә суга чумдырылганда «күкләр ачылды» дип әйтелә (Маттай 3:16). Бу сүзләр нәрсә аңлата? Гайсә, күрәсең, Аллаһы белән бергә күктә яшәгән тормышын исенә төшергәндер.

Суга чумдырылу үткәннән соң, Гайсә исенә төшергән нәрсәләр турында уйланыр өчен чүлгә киткән. Анда ул кырык көн һәм кырык төн булган. Гайсә ашамаган, шуңа күрә ул бик ачыккан. Нәкъ шул вакытта Шайтан аны вәсвәсәләргә тырышкан да.

Иблис Гайсәне ташлар алып вәсвәсәли

Ташларга күрсәтеп, Шайтан Гайсәне ничек вәсвәсәләгән?

Иблис Гайсәгә: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, бу ташларга икмәккә әйләнергә куш»,— дигән. Ипи бик тәмле була! Ләкин Гайсә ташларны икмәккә әйләндерә алганмы? ~ Әйе. Ни өчен? Чөнки Аллаһы Улы булганга, Гайсәнең гаҗәеп көче булган.

Иблис сиңа ташларны икмәккә әйләндер дисә, син шулай эшләр идеңме? ~ Гайсә ач булган. Аңа моны бер тапкыр булса да эшләргә ярамаган мыни? ~ Гайсә үз көчен шулай итеп куллану дөрес түгел икәнен белгән. Йәһвә аңа бу көчне үз файдасына түгел, ә кешеләрне Аллаһыга якынрак итәр өчен биргән.

Шуңа күрә Гайсә Шайтанга Изге Язмаларда язылган мондый сүзләрне әйткән: «Кеше икмәк белән генә түгел, ә Йәһвә авызыннан чыккан һәр сүз белән яшәргә тиеш». Гайсә шуны белгән: Йәһвәгә ошаганны эшләү ризыктан мөһимрәк.

Әмма Иблис кабат Гайсәне вәсвәсәгә тарткан. Ул Гайсәне Иерусалим шәһәренә алып, гыйбадәтханә стенасының өстенә бастырган. Шунда Шайтан болай дигән: «Әгәр дә син Аллаһы улы икән, аска ташлан, чөнки: „Ул үз фәрештәләренә синең турында боерык бирәчәк, һәм алар сине... кулларына күтәреп алып барачаклар“,— дип язылган бит».

Ни өчен Шайтан шулай дигән? ~ Чөнки аның Гайсәне берәр акылсыз эш эшләргә котыртасы килгән. Әмма бу очракта да Гайсә аны тыңламаган. Ул Шайтанга: «„Йәһвә Аллаһыңны сынама“,— дип тә язылган»,— дигән. Әйе, Гайсә тормышны куркыныч астына куеп, Йәһвәне сынау дөрес түгел икәнен белгән.

Шулай да Шайтан бирешергә уйламаган. Ул Гайсәне бик биек тауга алган да, дөньяның бар патшалыкларын һәм аларның шөһрәтләрен күрсәткән. Шайтан Гайсәгә: «Әгәр дә тезләнеп миңа бер табынсаң, боларның барысын да сиңа бирермен»,— дигән.

Иблиснең сүзләре турында уйланыйк. Бар патшалыклар, ягъни хөкүмәтләр, чыннан да Шайтанныкымы? ~ Гайсә Шайтанга: «Бу патшалыклар синеке түгел»,— дип әйтмәгән. Алар Шайтанныкы булмаса, Гайсә моны әйтер иде. Әйе, Шайтан чыннан да дөньядагы бөтен халыклар белән идарә итә. Изге Язмаларда ул хәтта «бу дөньяның идарәчесе» дип атала (Яхъя 12:31).

Гайсә Шайтанның дөньяда булган бар патшалыкларны тәкъдим итүеннән баш тарта

Ни өчен Шайтан Гайсәгә бар патшалыкларны тәкъдим итә алган?

Шайтан сиңа: «Миңа табынсаң, барысын да бирермен»,— дип вәгъдә итсә, син нәрсә эшләр идең? ~ Гайсә шуны белгән: Иблис нәрсә генә тәкъдим итмәсен, аңа табыну дөрес түгел. Шуңа күрә Гайсә болай дигән: «Кит, Шайтан! „Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар“,— дип язылган бит» (Маттай 4:1—10; Лүк 4:1—13).

Кечкенә кыз пирогка түземсезлек белән карый

Сине вәсвәсәгә тартсалар, син нәрсә эшләрсең?

Без дә вәсвәсәләргә дучар булабыз. Беләсеңме, нинди? ~ Менә бер мисал. Әйтик, әниең тәмле торт яки пирог пешергән ди. Ул сиңа, ашарга утырганчы, аңа тимәскә кушкан. Ләкин син бик ачыккансың, шуңа күрә син аның бер кисәген булса да ашарга телисең. Син әниеңнең сүзен тыңларсыңмы? ~ Тыңламасаң, бу Шайтанга бик ошар иде.

Гайсә нәрсә эшләгәнен хәтерлисеңме? Аның да бик ашыйсы килгән. Ләкин ул Аллаһыны сөендерү күпкә мөһимрәк икәнен белгән. Әниеңне тыңлаганда, син Гайсәдән үрнәк аласың.

Башка балалар сиңа ниндидер таблетка бирергә мөмкин. Аны капсаң, сиңа бик рәхәт булыр, дип әйтә алар. Ләкин бу таблетка наркотик булырга мөмкин. Аның аркасында син нык авырып китәргә һәм хәтта үләргә дә мөмкин. Яки берәрсе сиңа тәмәке тартырга тәкъдим итәр, анда да наркотик бар. Син нәрсә эшләрсең? ~

Бер малай башка ике малайга тәмәке тәкъдим итә; берсе ризалаша, икенчесе баш тарта да китә

Гайсәне исеңә төшер. Шайтан аны гыйбадәтханә стенасыннан сикерергә котырткан. Гайсә алай эшләгән булса, үз тормышын куркыныч астына куяр иде. Ләкин ул моны эшләмәгән. Берәрсе сине куркыныч нәрсә эшләргә этәрсә, син нәрсә эшләрсең? ~ Гайсә Шайтанны тыңламаган. Шуңа күрә сине дә берәрсе начарлыкка этәрсә, аны тыңлама.

Кыз кулында тәре тота

Ни өчен тәрегә яки башка берәр нәрсәгә табыну дөрес түгел?

Сине шулай ук берәр нәрсәгә табынырга мәҗбүр итәргә мөмкиннәр, ә бу Изге Язмаларга каршы килә (Чыгыш 20:4, 5). Андый хәл мәктәптә булырга мөмкин. Сиңа хәтта: «Алай эшләмәсәң, без сине мәктәптән куып чыгарачакбыз»,— дип әйтүләре бар. Син нәрсә эшләрсең? ~

Башкалар дөрес эш иткәндә, безгә дөрес эш итү җиңел. Ләкин башкалар сине начарны эшләргә этәргәндә, дөрес эш итү бик авыр булырга мөмкин. Алар хәтта бу бер дә начар түгел дип әйтә ала. Ләкин Аллаһының моның турында нәрсә уйлаганын белү мөһимрәк түгелме? Ул бит яхшырак белә.

Башкалар ни генә әйтмәсен, без Аллаһы начар дип санаганны беркайчан да эшләргә тиеш түгел. Шулай итеп без Иблисне түгел, ә һәрвакыт Аллаһыны сөендерәчәкбез.

Бу шигырьләрдә вәсвәсәләргә ничек каршы торырга икәне турында күбрәк әйтелә: Мәдхия 1:1, 2; Гыйбрәтле сүзләр 1:10, 11; Маттай 26:41 һәм 2 Тимутигә 2:22.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу