Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 75 хикәя 178 б.-179 б., 4 абз.
  • Иблис Гайсәне сыный

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Иблис Гайсәне сыный
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Вәсвәсәләргә каршы тор
    Бөек Остаздан өйрән
  • Гайсә үрнәге буенча «Иблискә каршылык күрсәтегез»
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Гайсә вәсвәсәләргә каршы тора
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гайсә вәсвәсәләргә каршы тора
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 75 хикәя 178 б.-179 б., 4 абз.
Гайсә гыйбадәтханәнең иң югары урыныннан сикереп төшүдән баш тарта

ҖИТМЕШ БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Иблис Гайсәне сыный

Гайсә ташларны икмәккә әйләндерүдән баш тарта

Гайсә суга чумдырылганнан соң, изге рух аны чүлгә алып киткән. Гайсә 40 көн дәвамында бернәрсә дә ашамаган һәм бик нык ачыккан. Шуннан соң Иблис Гайсәне сыный башлаган. Ул аңа: «Әгәр дә син чыннан да Аллаһы улы икән, бу ташларны икмәккә әйләндер»,— дип әйткән. Ләкин Гайсә, Изге Язмаларга нигезләнеп, болай дигән: «Язылган: „Яшәр өчен, ашарга гына түгел, ә шулай ук Йәһвә әйткән һәр сүзне тыңларга кирәк“».

Иблис тагын Гайсәне сынаган: «Әгәр дә син чыннан да Аллаһы улы икән, гыйбадәтханәнең иң югары урыныннан сикереп төш. Чөнки язылган: „Аллаһы фәрештәләрен җибәрер, һәм алар сине кулларына күтәреп алып барыр“». Гайсә, кабат Изге Язмаларга нигезләнеп, болай дип җавап биргән: «„Йәһвәне сынама“,— дип язылган».

Гайсә Шайтанның бар дөнья патшалыкларын үзенә алырга тәкъдименнән баш тарта

Аннары Иблис, Гайсәгә дөньяның бар патшалыкларын, аларның байлыкларын һәм данын күрсәтеп, болай дигән: «Әгәр миңа бер табынсаң, бар бу патшалыкларны һәм аларның данын сиңа бирермен». Әмма Гайсә болай дип җавап биргән: «Кит, Шайтан! Йәһвәгә генә табынырга кирәк, дип язылган».

Шуннан соң Иблис аны калдырып киткән, һәм фәрештәләр, Гайсә янына килеп, аңа ашарга биргән. Аннары Гайсә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьли башлаган. Йәһвә аны җиргә нәкъ шуның өчен җибәргән булган да. Кешеләргә Гайсәнең өйрәтүләре бик ошаган, һәм алар, ул кая гына бармасын, аңа ияргән.

«[Иблис] ялган сөйләгәндә, үз табигате буенча сөйли, чөнки ул — ялганчы һәм ялганның атасы» (Яхъя 8:44)

Сораулар: Гайсә нинди өч сынауга дучар булган? Гайсә Иблискә ничек җавап биргән?

Маттай 4:1—11; Марк 1:12, 13; Лүк 4:1—15; Канун 6:13, 16; 8:3; Ягъкуб 4:7

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу