15 БҮЛЕК
Игелекле булу
КЕШЕНЕ белмәс борын, аның турында начар уйлау дөресме? ~ Юк. Әгәр алай уйлыйбыз икән, димәк, ул кеше, тышкы яктан аерылып торганга гына яки башка телдә сөйләшкәнгә генә, безгә ошамый булып чыга.
Бу турыда син нәрсә уйлыйсың? ~ Алдан ук кеше турында начар уйлау дөрес тә түгел, яхшы да түгел. Кеше безгә охшаш булмаса да, бу аның белән үзебезне начар тотар өчен сәбәп түгел.
Син тән төсе яки сөйләшкән теле белән үзеңнән аерылып торган берәр кешене беләсеңме? ~ Син, бәлки, авыру яки гарип булганы аркасында башкалардан аерылып торган кешеләрне беләсеңдер. Андый кешеләргә син игелекле һәм кайгыртучанмы? ~
Бездән аерылып торган кешеләргә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?
Бөек Остаз Гайсә Мәсихне тыңлап яшәсәк, без бар кешеләргә дә игелекле булырбыз. Кешенең туган иле яки тән төсе нинди генә булмасын, без аны яратырга тиеш. Кайбер кешеләр моның белән риза булмас, әмма моңа безне Гайсә өйрәткән. Әйдә, моның турында сөйләшик.
Бер тапкыр башка халык кешеләрен яратып бетермәгән бер яһүд Гайсә янына килгән. Ул аңардан: «Мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» — дип сораган. Бу кеше, күрәсең, Гайсәнең без милләттәшләребезгә генә игелекле булырга тиеш дип әйтүен көткән. Гайсә моны белгән. Шуңа күрә аның соравына җавап бирәсе урынына ул бу кешедән: «Канунда нәрсә язылган?» — дип сораган.
Бу кеше болай дип җавап биргән: «„Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең... белән ярат“ һәм „якыныңны үзеңне яраткандай ярат“». Гайсә аңа: «Син дөрес җавап бирдең; „шулай эшлә һәм мәңгелек тормышка ия булырсың“»,— дигән.
Әмма бу яһүд үзеннән аерылып торган кешеләрне яратырга һәм аларга игелекле булырга теләмәгән. Шуңа күрә, үзен акларга теләп, ул Гайсәдән: «Ә минем якыным кем соң?» — дип сораган. Бәлки, ул Гайсәдән: «Синең якының — дусларың» яки «Якының — сиңа охшаган кешеләр»,— дигән сүзләр ишетергә теләгәндер. Җавап итеп Гайсә яһүд һәм самарияле турында бер хикәя сөйләгән. Әйдә, бу хикәяне укыйк.
Бер кеше Иерусалимнан Әрихә шәһәренә төшүче юл буенча үткән. Ул яһүд булган. Юлда ул юлбасарлар кулына эләккән. Алар аны талаганнар һәм кыйнап ташлап, юл кырыенда үлем хәлендә калдырып киткәннәр.
Бераз вакыт узгач, шул ук юлдан бер рухани үткән. Ул җәрәхәтләнгән кешене күреп алган. Син аның урынында булсаң, нәрсә эшләр идең? ~ Рухани, теге кешене күргәч, юлның икенче ягыннан үтеп киткән. Ул аңа берничек тә ярдәм итмәгән, хәтта туктамаган да.
Бу юлдан башка бер дини кеше дә барган. Ул левиле булган һәм Иерусалимдагы гыйбадәтханәдә хезмәт иткән. Син ничек уйлыйсың, ул туктап, җәрәхәтләнгән кешегә ярдәм итәрме? ~ Юк, ул ярдәм итмәгән. Теге рухани кебек, ул да үтеп киткән.
Аннары шул юлдан бер самарияле үткән. Рәсемдә аны күрәсеңме? ~ Ул җәрәхәтләнгән яһүдне күреп алган. Күп кенә самариялеләр һәм яһүдләр бер-берсен яратмаган (Яхъя 4:9). Ә бу самарияле яһүдкә ярдәм итмичә үтеп китәрме? Ул: «Ни өчен мин бу яһүдкә ярдәм итәргә тиеш? Минем белән андый хәл булса, ул миңа ярдәм итмәс иде»,— дип уйлармы?
Юл читендә яткан кешене күргәч, самарияле аны бик кызганган. Үлем хәлендә булган кешене ул ташлап китә алмаган. Ул ишәгеннән төшеп, яһүд янына килгән һәм, тизрәк төзәлсен дип, яраларын шәраб белән май салып бәйләгән.
Ни өчен самариялене яһүднең якыны дип атап була?
Самарияле яһүдне ипләп кенә ишәгенә утырткан. Алар әкрен-әкрен генә кечкенә бер кунак йортына килеп җиткән. Самарияле аны бер бүлмәгә урнаштырып, аның турында кайгырткан.
Бу хикәяне сөйләп бетергәч, Гайсә теге кешедән болай дип сораган: «Синеңчә, шушы өч кешенең кайсысы юлбасарлар кулына эләккән кешенең якыны була?» Син үзең бу сорауга ничек җавап бирер идең? Рухани, левиле яки самариялеме? ~
Тегесе болай дип җавап биргән: «Аңа шәфкать күрсәткәне». Гайсә аңа: «Бар, үзең дә шулай эшлә»,— дигән (Лүк 10:25—37).
Нинди яхшы хикәя! Хәзер инде кем безнең якыннарыбыз икәне аңлашыла. Алар якын дусларыбыз гына түгел. Аларның тән төсе яки сөйләшкән теле безнекеннән аерылып торырга мөмкин. Кешеләр нинди генә илдән килмәсен, тышкы яктан нинди генә булмасын, нинди генә телдә сөйләшмәсен, Гайсә безне һәр кешегә дә игелекле булырга өйрәткән.
Йәһвә Аллаһы да нәкъ шулай эшли. Безнең күктәге Әтиебез бар кешеләрне дә ярата. «Ул кояшын явызлар өчен дә, яхшылар өчен дә чыгара һәм яңгырын гаделләргә дә, гаделсезләргә дә яудыра»,— дип әйткән Гайсә. Шуңа күрә без, Аллаһыбыз кебек, һәр кешегә дә игелекле булырга тиеш (Маттай 5:44—48).
Син башкаларга ничек игелекле була аласың?
Син берәрсенә ярдәм кирәк икәнен яки берәрсенең җәрәхәтләнгәнен күрсәң, нәрсә эшләрсең? ~ Ә ул башка милләт кешесе булса я аның тән төсе синекеннән аерылып торса? Ул барыбер синең якының була, һәм син аңа ярдәм итәргә тиеш. Булдыра алмасаң, ярдәмгә зурларны чакыр. Мәсәлән, син полиция хезмәткәрен яки укытучыны чакыра аласың. Шулай эшләп, син, самарияле кебек, ул кешегә игелек күрсәтерсең.
Бөек Остаз безнең игелекле булуыбызны һәм һәркайсы кешегә ярдәм итүебезне тели. Шуңа күрә ул безгә игелекле самарияле турындагы хикәяне сөйләгән дә.
Бар милләт кешеләренә дә игелек күрсәтү мөһим икәне турында бу шигырьләрдән укы: Гыйбрәтле сүзләр 19:22; Рәсүлләр 10:34, 35 һәм 17:26.