ҖИТМЕШ ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Бер самарияле чын якын булып чыга
МӘҢГЕЛЕК ТОРМЫШНЫ НИЧЕК МИРАС ИТЕП АЛЫРГА?
ҮЗЕН ДУСЛАРЧА ТОТКАН БЕР САМАРИЯЛЕ
Гайсә Иерусалим тирәсендә булганда, аның янына төрле яһүдләр килә. Берәүләре аңардан өйрәнергә, ә икенчеләре аны сынарга тели. Аларның берсе — Канунны яхшы белүче бер кеше — Гайсәдән болай дип сорый: «Остаз, мәңгелек тормышны мирас итеп алыр өчен миңа нәрсә эшләргә?» (Лүк 10:25).
Гайсә бу кешенең мәгълүмат алырга түгел, ә үзен сынап карарга теләгәнен күреп ала. Бәлки, аның Гайсәне яһүдләрнең тойгыларын рәнҗетерлек итеп җавап бирергә этәрәсе киләдер. Гайсә аның инде билгеле бер карашта торганын белә. Шуңа күрә ул акыллы җавап биреп, бу кешене үз карашларын ачарга мәҗбүр итә.
Гайсә аңардан: «Канунда нәрсә язылган? Син ничек аңлыйсың?» — дип сорый. Тегесе, Аллаһы канунын яхшы белгәнгә, үз җавабын Канунга нигезләнеп бирә. Ул Канун 6:5 һәм Левилеләр 19:18 не өземтә итеп китереп, болай ди: «„Йәһвә Аллаһыңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен кодрәтең һәм бөтен акылың белән ярат“ һәм „якыныңны үзеңне яраткандай ярат“» (Лүк 10:26, 27). Ул үзенең соравына җавап аламы?
Гайсә аңа: «Син дөрес җавап бирдең. Шулай эшлә һәм мәңгелек тормышка ия булырсың»,— дип әйтә. Әмма моның белән сөйләшү тәмамланамы? Андый җавап белән бу кеше канәгать түгел, ул «үзен акларга тели». Аның үз карашларының дөреслеген раслыйсы һәм шулай итеп башкаларга карата мөгамәләсе гадел икәненә инанасы килә. Шуңа күрә ул: «Ә минем якыным кем соң?» — дип сорый (Лүк 10:28, 29). Беренче карауда гади булып күренгән бу сорау үз эченә күпне ала. Ни өчен алай әйтеп була?
Яһүдләр «якыным» дигән сүзне яһүди йолаларны тоткан кешеләргә карата гына кулланып була дип уйлый; һәм Левилеләр 19:18 бу карашны раслый кебек тоела. Асылда, яһүдләр хәтта башка халык кешеләре белән аралашу «яһүдләрнең законы буенча... тыела» дип саныйдыр (Рәсүлләр 10:28). Шулай итеп, бу кеше һәм, күрәсең, Гайсәнең кайбер шәкертләре үзләрен, яһүдләр белән игелекле тотса, тәкъва булырлар дип саный. Әмма башка халык кешеләре белән игелекле булмасалар да ярый, алар бит «якыннары» түгел.
Бу кешене һәм башка яһүдләрне рәнҗетмичә, Гайсә аларның карашын ничек төзәтер? Ул бер хикәя сөйли: «Бер кеше Иерусалимнан Әрихәгә төшүче юл буенча барганда юлбасарлар кулына эләккән. Алар аны чишендереп кыйнаганнар һәм үлем хәлендә калдырып киткәннәр». Гайсә дәвам итә: «Бер руханига да шул юлдан барырга туры килгән, әмма ул теге кешене күргәч, юлның икенче ягыннан үтеп киткән. Бер левиле дә, шул урынга барып җиткәч һәм бу кешене күргәч, юлның икенче ягыннан китеп барган. Бер самарияле исә, шул юл буйлап сәяхәт иткәндә, бу кешегә тап булган һәм аны күреп бик кызганган» (Лүк 10:30—33).
Гайсәнең хикәясен тыңлаган бу кеше, һичшиксез, күп кенә руханиларның һәм гыйбадәтханәдә хезмәт иткән левилеләрнең Әрихәдә яшәгәннәрен беләдер. Гыйбадәтханәдән кайтышлый аларга 23 километр чамасы юл үтәргә, аска төшәргә туры килә. Бу юл куркыныч булган, кайвакыт юл буенда үтеп баручыларны юлбасарлар сагалап торган. Рухани һәм левиле бәлагә эләккән милләттәшенә ярдәм итәргә тиеш түгел идеме? Ләкин Гайсәнең хикәясендә алар ярдәм итмәгән. Ә яһүдләр җирәнеп караган самарияле ярдәм иткән (Яхъя 8:48).
Самарияле бу яраланган яһүдкә ничек ярдәм иткән? «Ул аның янына килеп,— дип әйтә Гайсә,— яраларына шәраб белән май салып бәйләгән. Аннары ул аны үзенең ишәгенә утыртып, кунак йортына алып килгән һәм аның хакында кайгырткан. Ә икенче көнне ике динар чыгарып, кунак йорты хуҗасына биргән һәм: „Аның хакында кайгыртчы, әгәр күбрәк сарыф итсәң, кире кайткач түләрмен“,— дигән» (Лүк 10:34, 35).
Хикәяне сөйләп бетергәннән соң, оста өйрәтүче Гайсә бу кешегә уйландыручы сорау бирә: «Синеңчә, шушы өч кешенең кайсысы юлбасарлар кулына эләккән кешенең якыны була?» Күрәсең, «самарияле» дип җавап бирергә теле әйләнмәгән бу кеше: «Аңа шәфкать күрсәткәне»,— дип әйтә. Аннары Гайсә үз хикәясенең максатын ачык итеп күрсәтеп, аны: «Бар, үзең дә шулай эшлә»,— дип өнди (Лүк 10:36, 37).
Нинди көчле өйрәтү ысулы! Гайсә бу кешегә, яһүд булмаган кешеләр дә — синең якыннарың, дип турыдан-туры әйткән булса, бу кеше һәм тыңлап торган башка яһүдләр моны кабул итәр идеме? Юктыр. Әмма тыңлаучыларга барысы аңлаешлы һәм таныш булган бу гади хикәя ул кешенең: «Ә минем якыным кем соң?» — дигән соравына ачыктан-ачык җавап бирә. Кешенең якыны — ярату һәм игелек күрсәткән кеше. Нәкъ шул сыйфатларны Изге Язмалар буенча күрсәтергә кирәк.