40 БҮЛЕК
Аллаһыны сөендер
АЛЛАҺЫНЫ сөендерер өчен нәрсә эшләп була? Бәлки, аңа берәр нәрсә биреп буладыр? ~ Изге Язмаларда Йәһвә турында болай диелгән: «Җир дә, җирне тутырып тора торган нәрсәләр дә... Ходайныкы». Йәһвә шулай ук: «Көмеш минеке һәм алтын минеке»,— ди (Мәдхия 23:1; 49:10; Аггей 2:8). Шулай да без Аллаһыга бирә алган нәрсә бар. Нәрсә ул? ~
Йәһвә безгә аңа хезмәт итәргәме, юкмы икәнен сайларга мөмкинлек бирә. Ул безне үзе теләгәнне эшләргә мәҗбүр итми. Ул безне сайлау иреге белән барлыкка китергән, әмма ни өчен? Әйдә, моны белик.
Син роботның нәрсә икәнен беләсеңдер. Бу булдыручысы нәрсә эшләвен теләсә, шуны эшли торган бер машина. Роботларның сайлау иреге юк. Йәһвә безнең барыбызны да роботлар итеп барлыкка китерә алыр иде. Ул чакта без ул теләгәнне генә эшләр идек. Әмма Аллаһы безне шулай итеп яратмаган. Беләсеңме ни өчен? ~ Мәсәлән, кайбер уенчыклар робот кебек. Аларның төймәсенә бассаң, алар нәрсә өчен ясалган — шуны гына эшли. Синең андый уенчыкларны күргәнең бармы? ~ Бер үк хәрәкәтләр ясаучы, яки бер программа буенча гына эш итүче уенчык еш кына туйдыра башлый. Аллаһы безнең аңа алдан билгеләнгән программа буенча эшләүче роботлар кебек буйсынуыбызны теләми. Ул безнең аңа яратудан чыгып һәм буйсынырга теләгәнгә хезмәт итүебезне тели.
Ни өчен Аллаһы безне бу роботка охшаш итеп барлыкка китермәгән?
Без күктәге Атабызга үз теләгебездән чыгып буйсынганда, ул нинди хисләр кичерә? ~ Ә синең тәртибең әти-әниеңә ничек тәэсир итә? ~ Изге Язмаларда әйтелгәнчә, «зирәк угыл атасын шатландырыр, ә акылсыз угыл анасын кайгы-хәсрәткә батырыр» (Гыйбрәтле сүзләр 10:1). Син әти-әниеңнең сүзен тыңлаганда, алар бик шатлана. Синең моңа игътибар иткәнең бармы? ~ Әмма син аларга буйсынмаганда, алар нәрсә хис итә? ~
Йәһвәне һәм әти-әниеңне сөендерер өчен нәрсә эшләп була?
Ә хәзер күктәге Атабыз Йәһвәнең хисләре турында уйланыйк. Ул безгә үзен ничек шатландырып була икәне турында әйтә. Әйдә, Изге Язмаларны алыйк та, Гыйбрәтле сүзләр китабын ачып, 27 нче бүлекнең 11 нче шигырен укыйк. Анда Аллаһы безгә болай ди: «И улым [яки кызым], зирәк бул һәм минем йөрәгемне сөендер; шулчак мин гаепләүчеләремә тиешле җавапны бирә алырмын». Башкаларны гаепләү нәрсәне аңлата, син беләсеңме? ~ Берәрсе синнән көлеп һәм син вәгъдә иткәнне эшли алмыйсың дип әйтеп, сине гаепләргә мөмкин. Ә Шайтан Йәһвәне ничек гаепли? ~ Әйдә, моны карап чыгыйк.
Исеңдәдер, 8 нче бүлектә без Шайтанның барысыннан да бөегрәк булырга теләге турында сөйләшкән идек. Ул шулай ук бөтен кешеләрнең үзенә буйсынуларын тели. Кешеләр Йәһвәгә мәңгелек тормыш алыр өчен генә табына, ди Шайтан. Адәм белән Хауваны Аллаһы сүзен тыңламаска котыртканнан соң, Шайтан Аллаһыга каршы чыккан. Ул Аллаһыга болай дигән: «Кешеләр сиңа берәр нәрсә алыр өчен генә хезмәт итә. Миңа мөмкинлек бирсәң, мин һәркемне синнән алып китә алырмын».
Адәм белән Хаува гөнаһ кылгач, Шайтан Йәһвәгә ничек каршы чыккан?
Әлбәттә, Изге Язмаларда нәкъ андый сүзләр юк. Әмма Әюб исемле кеше турында укыганда, Шайтанның Аллаһыга моңа охшаш сүзләр әйткәнен күреп була. Әюб Аллаһыга тугры булырмы, юкмы икәне Шайтанны да, Йәһвәне дә бик кызыксындырган. Әйдә, бергәләп Әюб китабының 1 һәм 2 нче бүлекләрен ачып, нәрсә булганын белик.
Әюб китабының 1 нче бүлегендә фәрештәләр күктә Йәһвә алдына килә һәм Шайтан да анда була дип әйтелә. Шунда Йәһвә Шайтаннан: «Син кайдан килдең?» — дип сорый. Шайтан җирне күзәтеп чыкканы турында әйтә. Шунда Йәһвә аңа: «Әюбкә игътибар иттеңме? Ул миңа хезмәт итә һәм явызлык кылмый»,— ди (Әюб 1:6—8).
Шайтан шунда ук моның сәбәбен таба. Ул болай ди: «Әюб тыныч-имин яшәгәнгә генә сиңа табына. Аңардан ярдәм кулын һәм фатихаңны алсаң, ул сине каһәрләячәк». Моңа Йәһвә: «Ярый, Шайтан, аңа ни теләсәң, шуны эшлә, үзенә генә зыян китермә»,— дип җавап кайтара (Әюб 1:9—12).
Шайтан нәрсә эшли? ~ Ул явыз кешеләрне Әюбнең үгезләрен һәм ишәкләрен урлап китәргә, ә көтүчеләрне үтерергә котырта. Аннан соң аның сарыкларын көтүчеләре белән бергә яшен сугып үтерә. Соңрак башка кешеләр дөяләрен урлый, ә аларны көткән көтүчеләрне һәлак итә. Ахыр чиктә, Шайтан күтәргән давыл йортка ябырыла, һәм Әюб балаларының унысы да вафат була. Моңа карамастан, Әюб Йәһвәгә хезмәт итүен дәвам итә (Әюб 1:13—22).
Шайтан белән кабат очрашкач, Йәһвә Әюбнең әле дә тугры булуы турында әйтә. Шайтан моңа да сәбәп таба һәм болай ди: «Аның тәненә зыян китерергә рөхсәт итсәң, ул сине каһәрләячәк». Шунда Йәһвә Шайтанга Әюбнең тәненә зыян китерергә рөхсәт итә, әмма Әюбне үтермәскә генә куша.
Әюб нәрсә кичергән, ул Аллаһыны ничек сөендергән?
Шайтан Әюбкә чир җибәрә, һәм Әюбнең бөтен тәне сасы исле җәрәхәтләр белән каплана. Шул ис аркасында беркемнең дә аңа якынлашасы килми. Хәтта Әюбнең хатыны да аңа: «Аллаһыны каһәрлә дә үл!» — ди. Аның янына ялган дуслары килә һәм син бу бәла-казаларны авыр гөнаһларың өчен күрәсең диеп, хәлен тагы да начарайта. Шайтан китергән бар бу газапларга һәм авырлыкларга карамастан, Әюб Йәһвәгә тугры булып кала һәм аңа хезмәт итүен дәвам итә (Әюб 2:1—13; 7:5; 19:13—20).
Әюбнең тугрылыгын күреп, Йәһвә нәрсә хис иткән? ~ Йәһвә бик шатланган, чөнки хәзер ул Шайтанга болай дип әйтә алган: «Хезмәтчем Әюбкә кара! Ул миңа үз теләге белән хезмәт итә». Хәзер Йәһвә Әюбнең мисалын кулланып, Шайтанның ялганчы булуын дәлилли ала. Син дә Әюб кебек булырсыңмы? ~ Әйе, Шайтан, һәркемне Йәһвәдән читкә алып китә алам, ди. Һәм аның бу сүзләренә җавап кайтаруда катнашу — зур хөрмәт. Гайсә дә моны хөрмәт дип санаган.
Шайтан Бөек Остазны начар эшләргә котырткан булса да, Гайсә аңа бирешмәгән. Ул үзенең Атасын бик сөендергән! Йәһвә Гайсәнең мисалын кулланып Шайтанга болай дип әйтә алган: «Минем Улыма кара! Мине яратканга, ул ахырга кадәр тугры булып калды!» Атасының йөрәген сөендереп, Гайсә үзе дә бик шатланган. Шул шатлык ярдәмендә Гайсә хәтта җәфалану баганасындагы үлеменә кадәр тугры булып калган (Еврейләргә 12:2).
Синең дә Бөек Остаздан үрнәк алып Йәһвәне сөендерәсең киләме? ~ Ул чакта Йәһвәнең таләпләре турында белем алуыңны дәвам ит һәм аларны үтәп аңа шатлык китер!
Гыйбрәтле сүзләр 23:22—25; Яхъя 5:30; 6:38; 8:28 һәм 2 Яхъя 4 не укып, Гайсә Аллаһыны сөендерер өчен нәрсә эшләгән һәм без нәрсә эшләргә тиеш икәнен бел.