УНИКЕНЧЕ БҮЛЕК
Аллаһы белән ничек дуслашып була?
1, 2. Кемне Йәһвә үз дуслары дип санаган?
СЕЗ кем белән дус булырга теләр идегез? Сезгә ошаган кеше беләндер. Андый кеше белән аралашу сезгә шатлык китерә. Ул кешегә дә сезнең белән аралашу ошый. Гадәттә, без игелекле һәм башка күркәм сыйфатларга ия кешеләр белән дуслашабыз.
2 Йәһвә Аллаһы кайбер кешеләрне үз дуслары итеп сайлаган. Мәсәлән, Ибраһим аның дусты булган (Ишагыя 41:8; Ягъкуб 2:23). Йәһвә Давытны да яраткан. Давыт турында ул «күңелемә хуш килгән кеше» дигән (Рәсүлләр 13:22). Ә Даниял пәйгамбәрне ул «кадерле кеше» дип атаган (Даниял 9:23).
3. Ни өчен Ибраһим, Давыт һәм Даниял Йәһвәнең дуслары булган?
3 Ни өчен Ибраһим, Давыт һәм Даниял Йәһвәнең дуслары булган? Йәһвә Ибраһимга: «Минем сүземне тыңлаганың өчен»,— дип әйткән (Яратылыш 22:18). Басынкылык күрсәтеп Йәһвәне тыңлаган кешеләр аның дуслары була. Хәтта тулаем халык та Йәһвәнең дусты булып китә ала. Йәһвә Исраил халкына болай дигән: «Тавышыма буйсыныгыз, һәм мин сезнең Аллаһыгыз булырмын, ә сез минем халкым булырсыз» (Ирмия 7:23). Йәһвәнең дусты булырга теләсәгез, сезгә да аны тыңлап яшәргә кирәк.
ЙӘҺВӘ ҮЗ ДУСЛАРЫН ЯКЛЫЙ
4, 5. Йәһвә үз дусларын ничек яклый?
4 Көчле дошман безгә Аллаһы белән дуслашырга комачаулый. Ләкин Йәһвә безне якларга тели. (Зәбур 55:22 укы.) Ничек итеп? Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвә «үзенең көч-куәтен күңелләре тулысынча үзенә тугры булганнар файдасына күрсәтер өчен» мөмкинлекләр эзли (2 Елъязма 16:9). Зәбур 32:8 дә Йәһвә үз дусларына мондый вәгъдә бирә: «Мин сиңа аңлау сәләте бирермен һәм сине дөрес юлга өйрәтермен. Сиңа киңәш биреп, сине күзәтермен».
5 Йәһвәнең дуслары булыр өчен, без аңа чын күңелдән хезмәт итәргә телибез һәм хәтта авыр шартларда да аңа тугрылык сакларга тырышабыз. Мәдхия җырлаучы кебек, без дә Йәһвәгә тулысынча таянабыз. Йәһвә турында ул болай дигән: «Мин һичкайчан какшамам, чөнки ул минем уң ягымда» (Зәбур 16:8; 63:8). Шайтан безгә Аллаһы белән дуслашырга ничек комачаулый?
ШАЙТАН КЕШЕЛӘРНЕ ГАЕПЛИ
6. Шайтан, кешеләрне гаепләп, нәрсә дип әйтә?
6 Унберенче бүлектән белгәнебезчә, Шайтан Йәһвәне ялганчы булуында гаепләгән. Ул шулай ук Аллаһыны, Адәм белән Хаувага нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен үзләренә хәл итәргә мөмкинлек бирмәгәне өчен, гаделсез дип атаган. Изге Язмаларның Әюп китабыннан күренгәнчә, Шайтан шулай ук Аллаһының дуслары булырга теләгән кешеләрне дә гаепли. Аның сүзләре буенча, кешеләр Аллаһыга аны яратканга түгел, ә аңардан берәр нәрсә алыр өчен хезмәт итә. Шайтан хәтта һәркемне Аллаһыдан читләштерә алам ди. Әйдәгез, Әюп белән булган очракны карап чыгыйк һәм Йәһвәнең аны ничек яклаганын күрик.
7, 8. а) Әюп нинди кеше булган? ә) Шайтан Әюп турында нәрсә әйткән?
7 Әюп турында нәрсә билгеле? Ул якынча 3 600 ел элек яшәгән һәм яхшы кеше булган. Йәһвә әйткәнчә, ул вакытта җирдә аның кебек кеше булмаган. Әюп Аллаһыга курку-хөрмәт күрсәтеп яшәгән һәм явызлыкны нәфрәт иткән (Әюп 1:8). Әйе, Әюп Йәһвәнең чын дусты булган.
8 Шайтан Әюпне имеш ул Йәһвәгә эгоистик теләкләреннән чыгып хезмәт итә дип гаепләгән. Шайтан Йәһвәгә болай дип әйткән: «Син үзең аны, аның йортын һәм бөтен мөлкәтен яклап торасың түгелме? Син аның эшләрен фатихалыйсың, аның маллары күбәйгән. Әмма кулыңны сузып, аның бөтен мөлкәтен харап ит, шулчак ул сине ачыктан-ачык каһәрләячәк» (Әюп 1:10, 11).
9. Йәһвә Шайтанга нәрсә эшләргә рөхсәт иткән?
9 Шайтан Әюпне ул Йәһвәдән нәрсәдер алырга теләгәнгә күрә генә хезмәт итә дип гаепләгән. Шайтан шулай ук Әюпне Йәһвәдән читләштерә алырмын дип әйткән. Йәһвә Шайтанның гаепләүләре белән ризалашмаган, әмма аңа Әюпне сынарга рөхсәт биргән. Шулай итеп Әюп Йәһвәне яратканын һәм шуңа күрә аның дусты булуын күрсәтә алган.
ШАЙТАН ӘЮПКӘ ҺӨҖҮМ ИТӘ
10. Шайтан Әюпкә ничек һөҗүм иткән һәм Әюп үзен ничек тоткан?
10 Башта Шайтан Әюпнең кайбер малларын урлаган, ә кайберләрен үтергән. Ул аның хезмәтчеләрен дә һәлак иткән. Әюп үзенең бөтен мөлкәтен югалткан. Ахыр чиктә Шайтан давылда Әюпнең ун баласын үтергән. Шулай да Әюп Йәһвәгә тугры булып калган. «Моның барысына карамастан, Әюп гөнаһ кылмаган һәм Аллаһыны бернинди явызлыкта да гаепләмәгән» (Әюп 1:12—19, 22).
Йәһвә Әюпне тугры дусты булганы өчен бүләкләгән
11. а) Шайтан Әюп белән тагын ни эшләгән? ә) Әюп үзен ничек тоткан?
11 Әмма Шайтан бирешмәгән. Ул Аллаһыга болай дигән: «Аның сөякләрен һәм тәнен зарарла, шулчак ул сине ачыктан-ачык каһәрләячәк». Шунда Шайтан Әюпне бик әрнеткеч чир белән зарарлаган (Әюп 2:5, 7). Бу очракта да Әюп Йәһвәгә тугры булып калган. «Үлгәнче үз сафлыгымнан баш тартмам!» — дигән ул (Әюп 27:5).
12. Әюп Шайтанның гаепләүләре ялган булуын ничек күрсәткән?
12 Әюп Шайтанның гаепләүләре турында да, үз газапларының сәбәбе турында да белмәгән. Бу газапларны Йәһвә китерә дип уйлаган ул (Әюп 6:4; 16:11—14). Шулай да Әюп Йәһвәгә тугры булып калган. Әйе, Әюп эгоист булмаган. Ул Йәһвәне яратканга күрә аңа хезмәт иткән. Шайтанның гаепләүләре ялган булып чыккан.
13. Әюпнең тугрылыгы нинди нәтиҗәләргә китергән?
13 Әюп күктә нинди вакыйгалар булганы турында белмәсә дә, ул Аллаһыга тугры булып калган һәм Шайтанның ялганчы булуын раслаган. Йәһвә аны тугры дус булганы өчен фатихалаган (Әюп 42:12—17).
ШАЙТАН СЕЗНЕ НӘРСӘДӘ ГАЕПЛИ?
14, 15. Шайтан кешеләрне нәрсәдә гаепли?
14 Әюп белән булган очрактан күп сабаклар алып була. Бүген Шайтан безне дә Йәһвәгә эгоистик теләкләрдән чыгып хезмәт итәбез дип гаепли. Әюп 2:4 тә аның мондый сүзләре китерелә: «Үз җаны өчен кеше бар нәрсәсен бирәчәк». Шулай итеп Шайтан эгоист булуында Әюпне генә түгел, ә бар кешеләрне гаепли. Әюпнең үлеменнән соң гасырлар үткәч тә, Шайтан Йәһвәне һәм аның хезмәтчеләрен гаепләгән. Шуңа күрә Гыйбрәтле сүзләр 27:11 дә Йәһвәнең мондый сүзләре язылган: «Улым, зирәк бул һәм йөрәгемне сөендер, шулчак мин мыскыллаучыма җавап кайтара алырмын».
15 Сез Йәһвәгә буйсынырга һәм аның тугры дусты булырга карар итә аласыз. Шулай итеп сез Шайтанның ялганчы булуын расларсыз. Сезгә Аллаһының дусты булыр өчен тормышыгызда зур үзгәрешләр ясарга туры килсә дә, бу адым иң яхшы адым булыр. Андый карарны кабул итү һәм аның буенча эш итү бик мөһим. Шайтан, авырлыклар туганда, сез Йәһвәгә тугры калмассыз дип әйтә. Тугрылыгыбызны какшатыр өчен, ул безне алдарга тырыша. Ничек итеп?
16. а) Кешеләрне Йәһвәдән читләштерер өчен, Шайтан нинди ысуллар куллана? ә) Шәхсән сезне Йәһвәдән читләштерер өчен, Иблис нәрсә эшләргә мөмкин?
16 Аллаһы белән дуслыгыбызны җимерер өчен, Шайтан төрле ысуллар куллана. Ул, «үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри» (1 Петер 5:8). Дусларыгыз, туганнарыгыз я башкалар сезгә Изге Язмаларны өйрәнергә һәм дөрес булганны эшләргә комачауласа, моңа гаҗәпләнмәгез. Андый хәлдә аларны Шайтан котырта дигән уй туарга мөмкинa (Яхъя 15:19, 20). Шайтан шулай ук үзен «яктылык фәрештәсе» итеп күрсәтә. Шулай итеп ул, безне алдап, Йәһвәгә буйсынмаска этәрә ала (2 Көринтлеләргә 11:14). Шайтан, безне Аллаһыдан читләштерер өчен, тагын бер алым куллана: безне Йәһвәгә хезмәт итәргә лаек булмавыбызга ышандыра (Гыйбрәтле сүзләр 24:10).
ЙӘҺВӘНЕҢ ӘМЕРЛӘРЕН ҮТӘГЕЗ
17. Йәһвәне тыңларга безне нәрсә дәртләндерә?
17 Йәһвәне тыңлап, без Шайтанның ялганчы булуын күрсәтәбез. Безгә тыңлаучан булырга нәрсә булышыр? Изге Язмаларда болай диелгән: «Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен кодрәтең белән ярат» (Канун 6:5). Без Йәһвәне аны яратканга тыңлыйбыз. Йәһвәгә карата мәхәббәтебез үскән саен, аны тыңларга теләгебез дә үсәр. Рәсүл Яхъя болай дип язган: «Аллаһыны ярату — аның әмерләрен үтәү, ә аның әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3).
18, 19. а) Йәһвә безне нинди яман эшләрдән кисәтә? ә) Ни өчен Йәһвә бездән мөмкин булмаганны таләп итми дип әйтеп була?
18 Йәһвә безне нинди яман эшләрдән кисәтә? Андый эшләрнең кайберләре «Йәһвә нәфрәт иткәнне нәфрәт итегез» дигән рамкада китерелә. Башта сезгә ул эшләрнең кайберләре бик үк начар түгел кебек тоелырга мөмкин. Ләкин Изге Язмалар өзекләрен укып, алар турында җитди уйлансагыз, сез Йәһвә әмерләрен үтәүнең акыллы булуын аңларсыз. Бәлки, сез тормышыгызда кайбер үзгәрешләр ясарга кирәк икәнен күрерсез. Кайвакыт бу авыр булса да, ул үзгәрешләрне ясасагыз, сез Аллаһының тугры дусты булырсыз, ә бу чын тынычлык һәм бәхет китерә (Ишагыя 48:17, 18). Андый үзгәрешләрне ясау кулыбыздан киләме?
19 Йәһвә бездән мөмкин булмаганны таләп итми (Канун 30:11—14). Йәһвә — чын Дус, һәм ул безне үзебездән дә яхшырак белә. Аңа безнең көчле якларыбыз да, йомшак якларыбыз да билгеле (Зәбур 103:14). Рәсүл Паул өмет өстәүче мондый сүзләр әйткән: «Аллаһы тугры, һәм ул сезнең каршы тора алмаслык вәсвәсәгә дучар булуыгызны рөхсәт итмәячәк, әмма вәсвәсәгә дучар булганда нык калыр өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк» (1 Көринтлеләргә 10:13). Бер дә шикләнмәгез, Йәһвә безгә, дөрес булганны эшләр өчен, көч биреп торыр. Авырлыкларны кичереп чыгар өчен, Аллаһы сезгә «кеше көченнән өстенрәк кодрәт» бирер (2 Көринтлеләргә 4:7). Авыр вакытларда Йәһвә ярдәмен татыган Паул болай дигән: «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам» (Филипиялеләргә 4:13).
АЛЛАҺЫ ЯРАТКАННЫ ЯРАТЫРГА ӨЙРӘНЕГЕЗ
20. Нинди сыйфатларны чагылдырырга кирәк һәм ни өчен?
20 Йәһвәнең дуслары буласыбыз килсә, безгә Йәһвә яман дип санаган эшләрне дә ташларга, ул яратканны да яратырга кирәк (Римлыларга 12:9). Аллаһы дусларының нинди булганы турында Зәбур китабында әйтелгән. (Зәбур 15:1—5 укы.) Йәһвәнең дуслары аның сыйфатларын чагылдыра һәм «мәхәббәт, шатлык, тынычлык, түземлек, игелек, яхшылык, иман, юашлык, тотнаклылык» күрсәтә (Гәләтиялеләргә 5:22, 23).
21. Яхшы сыйфатлар күрсәтер өчен, нәрсә эшләргә?
21 Андый күркәм сыйфатларны күрсәтер өчен, нәрсә эшләп була? Йәһвә яратканны яратыр өчен, аның Сүзен регуляр рәвештә укырга һәм өйрәнергә кирәк (Ишагыя 30:20, 21). Шулай эшләп, сезнең Йәһвәгә карата мәхәббәтегез үсәр, ә мәхәббәтегез үскән саен, сез аны күбрәк тыңларга теләрсез.
22. Йәһвәгә тыңлаучан булу нәрсәгә китерә?
22 Тормышыбызда ясалырга тиеш үзгәрешләрне иске киемне салып яңасын кию белән чагыштырып була. Изге Язмаларда: «Элекке шәхесегезне... салып ташлагыз да яңа шәхес булып киенегез»,— дип әйтелгән (Көләсәйлеләргә 3:9, 10). Бу җиңел булмаса да, үзгәрешләр ясап Йәһвәгә буйсынсак, ул безгә «олы әҗер» бирер (Зәбур 19:11). Әйе, Йәһвәне тыңлап, Шайтанның ялганчы булуын раслагыз. Йәһвәгә ниндидер әҗер өчен түгел, ә аны чын күңелдән яратканга хезмәт итегез. Шулчак сез Йәһвәнең дусты булырсыз!
a Кемдер сезгә Изге Язмаларны өйрәнергә комачауласа, аның белән Шайтан үзе идарә итә дигәнне аңлатмый. Шулай да Шайтан — «бу дөнья төзелешенең илаһы» һәм «бөтен дөнья...[аның] хакимлеге астында тора». Шуңа күрә кемдер безгә Йәһвәгә хезмәт итәргә комачауласа, моңа гаҗәпләнәсе юк (2 Көринтлеләргә 4:4; 1 Яхъя 5:19).