Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lr 41 бүл. 212-216 б.
  • Аллаһыны сөендерүче балалар

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһыны сөендерүче балалар
  • Бөек Остаздан өйрән
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гаскәр башлыгы һәм кечкенә кыз
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Ул булышырга теләгән
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Бер кыз түрәгә булыша
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Гайсә тыңлаучан булырга өйрәнгән
    Күзәтү манарасы 2010 ел
Күбрәк карарга
Бөек Остаздан өйрән
lr 41 бүл. 212-216 б.

41 БҮЛЕК

Аллаһыны сөендерүче балалар

АЛЛАҺЫГА иң зур шатлык китергән бала кем дип уйлыйсың? ~ Бу аның Улы, Гайсә. Әйдә, Гайсәнең үзенең күктәге Атасын сөендерер өчен нәрсә эшләгәне турында сөйләшик.

Гайсәнең гаиләсе яшәгән урын Иерусалимнан өч көнлек юл ераклыгында булган. Иерусалимда Йәһвәнең матур гыйбадәтханәсе урнашкан булган. Гайсә аны: «Атам йорты»,— дип атаган. Ул анда ел саен әти-әнисе һәм туганнары белән Пасах бәйрәменә йөргән.

Бер тапкыр, Гайсәгә 12 яшь булганда, аның гаиләсе Пасахтан соң кире өйгә кайтырга чыккан. Төнлә кунар өчен тукталгач кына, алар Гайсәнең туганнар һәм дуслар арасында булмавын аңлаган. Мәрьям белән Йосыф шунда ук Иерусалимга Гайсәне эзләргә ашыккан. Син ничек уйлыйсың, ул кайда булган? ~

Алар Гайсәне гыйбадәтханәдә тапканнар. Ул укытучыларны тыңлап һәм аларга сораулар биреп утырган. Тегеләре аңа сораулар биргәндә, ул аларга җавап кайтарган. Алар аның яхшы җавапларына гаҗәпләнгән. Хәзер күрәсеңме ни өчен Аллаһы үз Улына карап сөенгән? ~

Әлбәттә, Гайсәне тапкач, Мәрьям белән Йосыф җиңел сулап куйгандыр. Әмма Гайсә бер дә борчылмаган. Ул гыйбадәтханәдә үзен тыныч-имин хис иткән. Шуңа күрә әти-әнисеннән: «Атам йортында булырга тиешлегемне белмәдегезме әллә?» — дип сораган. Ул гыйбадәтханәнең Аллаһы йорты булуын белгән һәм анда булырга яраткан.

Шуннан соң Мәрьям һәм Йосыф 12 яшьлек Гайсә белән бергә өйләренә Насарага кайткан. Гайсә алар белән үзен ничек тоткан, син ничек уйлыйсың? ~ Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ул «аларга буйсынып яшәгән». Бу нәрсәне аңлата? ~ Бу сүзләр Гайсә әти-әнисен тыңлаган икәнен күрсәтә. Ул алар кушканны эшләгән, мәсәлән, коедан су алып килгән (Лүк 2:41—52).

Яшь Гайсә коедан алып кайта, гыйбадәтханәдә ир кешегә сорау бирә

Яшь Гайсә Аллаһыны ничек сөендергән?

Уйлап кына кара: камил булса да, Гайсә камил булмаган әти-әнисенә буйсынган. Бу Аллаһыны сөендергәнме? ~ Әлбәттә, сөендергән, чөнки Аллаһы Сүзендә балаларга: «Ата-анагызны... тыңлап яшәгез»,— дип әйтелә (Эфеслеләргә 6:1). Син дә, Гайсә кебек, әти-әниеңне тыңласаң, Аллаһыны бик сөендерерсең.

Аллаһыны сөендерер өчен тагын бер мөмкинлек — аның турында сөйләү. Кайберәүләр балалар Аллаһы турында сөйләргә тиеш түгел дип әйтер. Ләкин кешеләр малайларга Аллаһыны данларга комачаулагач, Гайсә аларга болай дигән: «„Балалар белән сабыйларның телләрен үзеңне [Аллаһыны] мактарга дәртләндердең“,— дип язылганны әллә сез укымадыгызмы?» (Маттай 21:16). Димәк, теләгебез булса, без барыбыз да Йәһвә турында һәм аның нинди гаҗәеп Аллаһы булуы турында сөйли алабыз. Шулай эшләсәк, без Аллаһыны сөендерербез.

Аллаһы турында сөйләр өчен без кирәкле белемне кайда таба алабыз? ~ Мәсәлән, өйдә Изге Язмаларны өйрәнгәндә. Әмма Аллаһы халкы җыелган урында без күбрәк белем алабыз. Ә нинди кешеләрне Аллаһы халкы дип атап була? ~

Моның өчен үзеңә мондый сораулар бир: бу кешеләр үз очрашуларында нәрсә эшли? Алар чыннан да Изге Язмалар буенча өйрәтәме? Алар аны укыймы һәм аның турында сөйләшәме? Нәкъ шулай итеп без Аллаһының әйткәннәрен белә алабыз түгелме? ~ Һәм мәсихчеләрнең очрашуларында безнең Аллаһы сүзләрен ишетәсебез килә, шулай бит? ~ Әмма кешеләр син Изге Язмалар буенча яшәргә тиеш түгел дисә, алар Аллаһы халкыннан дип әйтеп буламы? ~

Өстәвенә, шуның турында да уйлап кара: Изге Язмаларда Аллаһының халкы аның «исемен йөртүче халык» булыр дип әйтелә (Рәсүлләр 15:14). Аллаһының исеме Йәһвә, шуңа күрә кешеләрдән аларның Аллаһысы Йәһвәме дип сорап була. Йәһвә түгел икән, димәк, алар аның халкы да түгел. Аллаһының халкы шулай ук Аллаһы Патшалыгы турында да сөйләп йөри һәм Аллаһының әмерләрен үтәп, аны яратканнарын күрсәтә (1 Яхъя 5:3).

Андый кешеләрне белсәң, Аллаһыга табыныр өчен аларның очрашуларына йөр. Ул очрашуларда игътибар белән тыңла һәм сораулар бирелгәндә, җаваплар бир. Аллаһы йортында булганда, Гайсә дә шулай эшләгән. Гайсәдән үрнәк алсаң, син дә Аллаһыны сөендерерсең.

Изге Язмаларда Аллаһыны сөендергән башка балалар да искә алына. Син кемне хәтерлисең? ~ Тимути безгә бик яхшы үрнәк калдырган. Аның атасы Йәһвәгә ышанмаган. Ә әнисе Әүникә белән әбисе Лаисә Аллаһы хезмәтчеләре булган. Тимути аларны тыңлаган һәм Йәһвә турында белем алган.

Әүникә яшь Тимутине өйрәтә, Тимутинең атасы һәм аның әбисе Лаисә якын басып торалар

Әтисе Аллаһыга ышанмаса да, Тимутинең нәрсә эшлисе килгән?

Тимути үсеп җиткәч, ул яшәгән шәһәргә рәсүл Паул килгән. Паул аның Йәһвәгә хезмәт итәргә көчле теләген күргән. Һәм аны үзе белән Аллаһыга тагы да күбрәк хезмәт итәргә чакырган. Сәяхәт иткәндә, Паул белән Тимути кешеләргә Аллаһы Патшалыгы һәм Гайсә турында сөйләп йөргән (Рәсүлләр 16:1—5; 2 Тимутигә 1:5; 3:14, 15).

Изге Язмаларда Аллаһыны сөендергән кызларның мисаллары бармы? ~ Әлбәттә. Әйдә, Аллаһыны сөендергән бер Исраил кызының мисалын карап чыгыйк. Аның көннәрендә Сурия халкы һәм Исраил халкы дошман булганнар. Бер тапкыр суриялеләр Исраил белән сугышканнар һәм бу кызны әсирлеккә алып киткәннәр. Аны гаскәр башлыгы Ногман йортына җибәргәннәр. Һәм анда ул Ногманның хатынына хезмәт итә башлаган.

Ногман махау авыруы белән чирләгән. Бер табиб та аны дәвалый алмаган. Әмма теге Исраил кызы Аллаһының махсус бер хезмәтчесе — пәйгамбәр — Ногманга булыша ала икәненә ышанган. Дөрес, Ногман белән аның хатыны Йәһвәгә табынмаган. Хәзер бу кыз аларга үзенең белгәннәре турында сөйләргә тиешме? Ә син нәрсә эшләр идең? ~

Исраилле кызы Ногманның хатыны белән сөйләшә

Бу Исраил кызы Аллаһыны ничек сөендергән?

Бу кечкенә кыз болай дигән: «Ногман Йәһвәнең Исраилдәге пәйгамбәре янына барып килсә иде. Ул аны махау чиреннән савыктырыр иде». Ногман бу кызның сүзен тыңлап, Йәһвәнең пәйгамбәре янына киткән. Барысын пәйгамбәр әйткәнчә эшләгәннән соң, ул савыккан. Нәтиҗәдә, Ногман хак Аллаһының хезмәтчесе булып киткән (4 Патшалык 5:1—15).

Син дә, шул кечкенә кыз кебек, башкаларга Йәһвә турында һәм аның нәрсә эшли алганы турында сөйләргә теләр идеңме? ~ Мәсәлән, син кемгә булыша алыр идең? ~ Әлбәттә, башта ул кешеләр аларга синең ярдәмең кирәк дип уйламас та. Әмма аларга Йәһвәнең игелекле эшләре турында сөйләп була. Бәлки, алар тыңларлар. Һәм бер дә шикләнмә: шулай эшләсәң, син Аллаһыны сөендерерсең.

Яшьләрне Аллаһыга шатлык белән хезмәт итәргә дәртләндерүче мондый шигырьләрне укыгыз: Мәдхия 121:1; 148:12, 13; Вәгазьче 12:1, 2; 1 Тимутигә 4:12 һәм Еврейләргә 10:23—25.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу