Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bh 218 б.-219 б., 2 абз.
  • Җитәкче фәрештә Микаил. Ул кем?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җитәкче фәрештә Микаил. Ул кем?
  • Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Охшаш мәкаләләр
  • Баш фәрештә Микаил. Кем ул?
    Рухи сорауларга җавап
  • Гайсә — җитәкче Микаил фәрештәме?
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Баш фәрештә
    Сүзлек
  • Фәрештәләр турында хакыйкать
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
bh 218 б.-219 б., 2 абз.

КУШЫМТА

Баш фәрештә Микаил. Ул кем?

БАШ фәрештә Микаил Изге Язмаларда берничә тапкыр гына искә алына, һәм ул һәрвакыт берәр мөһим вакыйгада катнаша. Изге Язмаларның Данил китабында Микаил явыз фәрештәләр белән көрәшкән дип әйтелә. Инҗилдә, Яһүд язган хатта, ул Шайтанга ризасызлыгын белдерә, ә Ачылыш китабында ул Шайтан һәм аның җеннәре белән сугыш алып барган дип әйтелә. Микаил Йәһвә хакимлеген яклый һәм Аллаһы дошманнары белән сугыш алып бара. Аның исеменең мәгънәсе — «Кем Аллаһы кебек?». Шулай итеп, ул үзенең исеменең мәгънәсе буенча эш итә. Кем соң ул Микаил?

Кешеләрне кайвакыт берничә исем белән атаганнар. Мәсәлән, ыруг башлыгы Ягъкубны — Исраил, ә рәсүл Петерне Шимун дип атаганнар (Яратылыш 49:1, 2; Маттай 10:2). Микаил — Гайсә Мәсихнең башка бер исеме. Бу исемне ул җирдә яшәгәнгә кадәр йөрткән һәм терелтелгәннән соң да шул ук исемне йөртә. Моны Изге Язмалардан күреп була.

Баш фәрештә. Аллаһы Сүзендә Микаил «баш фәрештә» дип атала (Яһүд 9). Изге Язмаларда «баш фәрештә» дигән сүзтезмә берлек санында гына очрый, күплек санда ул юк. Инҗилдә терелтелгән Гайсә Мәсих турында: «Хуҗабыз үзе баш фәрештә тавышы белән боерыклар биреп... күктән төшәчәк»,— диелгән (1 Тисалуникәлеләргә 4:16). Шулай итеп, Гайсәнең тавышы баш фәрештә тавышы булып яңгырый. Димәк, баш фәрештә Микаил — Гайсә үзе.

Гаскәрләр Башлыгы. Инҗилдә: «Микаил үз фәрештәләре белән аждаһага каршы сугышты. Аждаһа да үзенең явыз фәрештәләре белән аларга каршы сугышты»,— дип әйтелә (Ачылыш 12:7). Димәк, Микаил тугры фәрештәләр армиясенең Башлыгы. Инҗилнең соңгы китабында Гайсә дә тугры фәрештәләрнең Башлыгы итеп күрсәтелә (Ачылыш 19:14—16). Рәсүл Паул да «Хуҗабыз Гайсә...үзенең куәтле фәрештәләре белән» дигән сүзләр язган (2 Тисалуникәлеләргә 1:7). Изге Язмаларда Микаилның да, Гайсәнең дә фәрештәләре бар дип әйтелә (Маттай 13:41; 16:27; 24:31; 1 Петер 3:22). Аллаһы Сүзенең бер шигырендә дә күктә тугры фәрештәләрнең ике төрле армиясе һәм аларның ике төрле башлыклары бар дип әйтелмәгән. Шуңа күрә Микаил — күктә үз эшен алып баручы Гайсә Мәсихa.

a Микаил — Аллаһы Улының исеме икәнлеге турында күбрәк белер өчен, «Изге Язманы аңлау» дигән китапны (инглиз) кара (II том, 393, 394 нче битләр). Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу