Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 121 мәкалә
  • Баш фәрештә Микаил. Кем ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Баш фәрештә Микаил. Кем ул?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Җитәкче фәрештә Микаил. Ул кем?
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Гайсә — җитәкче Микаил фәрештәме?
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Баш фәрештә
    Сүзлек
  • Фәрештәләр турында хакыйкать
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 121 мәкалә
Микаил фәрештәләр армиясе белән бергә

Баш фәрештә Микаил. Кем ул?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Күрәсең, Микаил дигән исемне (кайбер диннәр аны изге Микаил дип атый) Гайсәгә, ул әле җиргә килгәнче һәм аннан соң күккә кире кайткач биргән булганнарa. Микаил Шайтан белән Муса мәете турында бәхәсләшкән һәм Даниял пәйгамбәргә Аллаһы хәбәрен җиткерергә булышкан (Даниял 10:13, 21; Яһүд 9). Микаил үз исеменең җисеменә туры китереп яши: «Аллаһы кебек кем бар?». Ул Аллаһы хакимлеген яклап тора һәм Аллаһының дошманнары белән сугыша (Даниял 12:1; Ачылыш 12:7).

Ни өчен баш фәрештә Микаил бу Гайсә дип әйтеп була. Моңа кайбер сәбәпләрне карап чыгыйк.

  • Микаил «баш фәрештә» (Яһүд 9) «Баш фәрештә» дигән исем Изге Язмаларның ике урынында гына очрый. Шул ике урында ул бер затка гына кулланыла һәм шулай итеп сүз бер фәрештә турында гына бара икәнен күрсәтә. Шигырьләрнең берсендә терелтелгән Хуҗа Гайсә «үзе баш фәрештә тавышы белән боерыклар биреп... төшәчәк» дип әйтелә (1 Тисалуникәлеләргә 4:16). Гайсә «баш фәрештә тавышы белән» төшә, чөнки ул баш фәрештә Микаил.

  • Микаил фәрештәләр армиясе белән җитәкчелек итә. «Микаил үз фәрештәләре белән аждаһага», ягъни Шайтанга, каршы сугыша (Ачылыш 12:7). Микаил рухи дөньяда зур хакимлеккә ия. Ул «күренекле мирза» һәм «бөек мирза» дип атала (Даниял 10:13, 21; 12:1).

    Изге Язмаларда бар фәрештәләр белән идарә иткән бер зат кына искә алына: «Хуҗабыз Гайсә күкләрдән үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килә» (2 Тисалуникәлеләргә 1:7, 8; Маттай 16:27). Аллаһы Гайсәгә «фәрештәләрне, хакимлекләрне һәм кодрәтләрне буйсындырган» (1 Петер 3:21, 22). Аллаһы бер армиягә ике җитәкче куймас инде. Шуңа күрә Гайсә дә, Микаил да шул ук бер шәхес.

  • Микаил «кайгы-хәсрәт вакытында» «күтәреләчәк» (Даниял 12:1). Даниял китабында «күтәреләчәк» дигән сүз еш кына, берәр мөһим урынга утырыр өчен сайланган патшаларга карата кулланыла (Даниял 11:2—4, 21). «Аллаһы Сүзе» — Гайсә Мәсих «Патшалар патшасы» булып эш итәчәк һәм Аллаһының дошманнарын юк итеп үз халкын яклап чыгачак (Ачылыш 19:11—16). Ул моны «дөнья яратылганнан бирле булганы» булмаган бөек афәт вакытында башкарачак (Маттай 24:21, 42).

a Изге Язмаларда башка кешеләр күп кенә исемнәр белән атала. Мәсәлән, Ягъкуб (башка исеме Исраил), Петер (башка исеме Шимун) Фаддай (башка исеме Яһүд). (Яратылыш 49:1, 2; Маттай 10:2, 3; Марк 3:18; Рәсүлләр 1:13).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу